Логотип
Шәхес

Гомер сәхнәсе

...Әкиятләрдә булсынмы яисә чын тормыштамы — үксез калып, балачактан ятимлек ачысын  татыган, авыр эшкә җигелергә мәҗбүр булган, үгилекне белгән кыз бала — моңлы күзле, аз сүзле булырга тиеш булып күңелләргә кергән...
Гел каршылык-киртәләргә бәрелеп торган язмыш иясенең йөзе дә кырысрак, тавышы да тоныг­рак, хәрәкәтләре дә йөгәнләнгән сыман булырга тиеш кебек... Әйе, шулай дип уйлау, никтер, калыпланган... Һәм, киресенчә, безнең Рауза апа кебек һаман шат елмаеп торган, һәрнәрсәдән тәм табып, матур яңгыравык тавышы белән кычкырып көләргә яраткан, бик тере күзле, тиктормас тынгысыз җанлы, көяз дә, наян да, һәркем белән бик җиңел аралашучан, сөйләшүчән, ачык күңелле кеше — һич кайгысыз яшәгән, бәхетле сабый булып үскәндер дигән тәэсир калдыра. Рауза Хәйретдинованы тормышта аз белүчеләр, мөгаен, аны әнә шулай бер авырлык та күрмәгән иркә җан дип күз алдына китерәләрдер дә... Ә ерак балачак хатирәләренә күз салсаң, Котдус абзый гаиләсенә кара кайгының ничек килеп кергәнен тыңласаң, әкиятләрдәге ачы язмышлы ятимә белән үсмер кыз Рауза күргәннәр тәңгәл булып чыга...

Хәер, мәңге истән чыкмаячак рәхәт, бәхетле сабый вакыты да бар иде аның... Туган авылының (Балык Бистәсендәге Яңа Ырга авылы ул) чирәмле сукмаклары, су буйлары, әтисенең гармунда уйнап утырулары, әнисенең кушылып җырлаулары... Авылдагы мәдәни-рухи тормышның үзәгендә кайный иде аның укытучы әти-әнисе. Тылсымлы патефон да аларда гына иде ул чакта, велосипед дигән могҗиза да аның әтисендә генә иде. Ә өйләре үзе китапханә күк иде: китаплар, журналлар... Шул журнал тышларындагы сихри сурәтләр: Кайбицкая, Кушловская, Ильская, Даутов... Шуларга карап, бик тә үзен алар арасында хис итәргә теләгәнме — стенага ябыштырган бу рәсемнәр, чыннан да, зәңгәр күзле, дулкынланып торган куе җитен чәчле, озын толымлы, бит чокырлары нур белән тулган кызны үз артларыннан ияртәләр. Монысы соңрак, ә ул чакта әле кечкенә Рауза әти-әнисе белән концертларга йөри, шигырь сөйли, гармун уйный, җырлый. Халык әйтсә, хак әйтә, ди. Уйлап әйттеләрме, уйламыйча рас китерделәрме... Балалар уйнаган «үги кыз» тамашасыннан соң, Раузаның җырлаганын ишеткән авыл хатыннары  Сара апага: «Әй, кызың моңлы да җырлый инде, ятим генә калмагае», — диләр. Кыз баланың үзәгенә үтеп истә калган бу сүзләр... 

Сугыш башлануга дөньяның асты өскә килә. Әти-әни дип иркәләнгән балачак та шунда бетә. Әтисе китеп, сигез ай үтүгә (8 апрель көне дә әнисе исеменә бәйләнеп йөрәккә уелып калган), кырык яше дә тулмаган Сара апа, өч сабыен калдырып, мәңгелеккә китеп бара. «Докторга әйтсәм, балаларымнан  аерып  больниска  салыр­лар», — дип курка-курка, әллә тифтан, әллә салкын тиюдән өзелә аның яшь гомере. җиде яшьлек энесенә, тугыз яшьлек сеңлесенә әти дә, әни дә булып кала унөч яшьлек Рауза. Ышан­массың да... Утын әмәлләп мич яга, өйне җылыта, әйтерсең, эш белән берни сизми, ә өчәүләп утырып чәй эчкәч, почмак тәрәзәсеннән күренеп торган зиратка карап, өч ятим үкереп-илереп еларга тотына... Һәркемнең үз кайгысы, үз мәшәкате булса да, күршеләре бу тавышка битараф кала алмый, һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм кулы суза. Әнә шулай «мир» белән сугыш еллары уза: кышкы төннәр буе урманнан утын ташу, эссе көннәр буе урак уру, йорттагы сыерны саклар өчен печән чабу; шул сыер сөте коткара да — май атлатып, ипи кисәгенә алыштыру, үсә төшкәч хатыннар белән Казанга алып барып сөт-май сату, урын-җир җәймәсе алып, аннан күлмәк тегү... Бу куллар... Халык артисткасының һаман да нәфислеген югалтмаган, бармакларында кыйммәтле ташлар ялтыраган бу куллары нинди генә авыр хезмәт күрмәгән!..

Сугыш бетә, шөкер, Котдус абый исән-сау әйләнеп кайта, яңа гаилә кормый да булдыра алмый шул. Туганнарын инде әтисенә тапшырып, буй җитеп килгән Рауза Казанга чыгып китә. Ник дисәң, сәбәбе бар... Казанда яшәүче кардәшләренең кызы Зөбәрҗәт Раузаның җырларга яратуын, «әртис» җене кагылганын бик яхшы белгәнгә, 1946 елда татар театр студиясе ачылу турында хәбәр җибәрә. Аларның җиде балалы гаиләсен матур гына тулыландырып, сигезенче «кашык»  килеп тә җитә.

Сәхнә өчен кирәкле буй-сын, төс-кыяфәт, чәч-баш, матур сөйләм, темперамент, өстәвенә, табигать биргән һәм бернинди остазларсыз табигый рәвештә консерватория дәрәҗәсендә эшкәртелгән саф көчле тавыш (колоратуралы сопрано) — болар студия җитәкчесе Нәҗип Гайнуллинны да, башка укытучыларны да әсир итә. Менә шулай Хәйретдинова театр, сәхнә юлына кереп китә, сугыш бүлеп калдырган белем чишмәсен йотлыгып эчә башлый. Тормышның яңа гүзәл яклары ачы­ла. Әмма Раузаны яңа сынау­лар — сәхнә сынаулары, тамашачы сынаулары, театр дөньясының иҗатчылар үзләре генә белгән ачы сынаулары көтә... Алкышлар, чәчәкләр, котлаулар, җыр, уен-көлке тулы сәхнә тормышында нинди ачы сынау булырга мөмкин соң? Бик талантлы булу, сандугачтай тавышың белән тамашачыларның сөеклесенә әйләнеп китү — менә бу үзе дә сынау. Бердән — мактанып китеп, борын күтәрмәс өчен (шөкер, ул чир йокмады аңа), икенчедән, тыштан елмаеп, эчтән синең уңышыңны күпсенгән кайбер сәхнәдәшләрең белән дустанә булып калып, үз эшеңне эшләү, иҗат итү өчен бик зирәк булу да кирәк була. Авылдашларыннан эчкерсезлек, ярдәмчеллек кенә күреп үскән кызга, дөресен әйтергә кирәк, җиңел булмый сәнгать дөньясына ияләшү.

Ә мактаулар Рауза Хәйретдиновага үз гомерендә бик күп яуды. Әмма үз тырышлыгы аркасында. Бу — аның төп сыйфаты. Эшсез тора алмавы, эчке батырлыгы, режиссер бирмәгән рольне дә үзлегеннән өйрәнеп, сүзләрен ятлап, хәрәкәтләрен истә калдырып, һәр репетицияне залдан булса да үзе аша үткәреп утырулары — берсе дә бушка китми. Галиябануны да, «Шәм­секамәр»дәге җырчы Разияны да шулай әзерли ул һәм үзенә ышаныч яулап ала.

Сәхнәдә узган ярты гасырдан артык вакыт эчендә, төрле исемнәр астында, адәм баласына хас сыйфатларның барысын да сурәтләп күрсәтте ул: нечкә күңелле, тыйнак, шаян, шат, тупас, хәйләкәр, эшчән, ялкау, мәкерле, эчкерсез, кайгыртучан, эгоист... Бер-берсенә капма-каршы холыкта булган рольләр Рауза Хәйретдинова башкаруында гаҗәеп табигый килеп чыга, шулкадәр ышандыра, сокландыра: нинди бай, күпкырлы бу артистканың сурәтләү сәләте, үзгәрә белү таланты... «Разведчиклар» исемле диплом спектаклендә үк, сөйгәнен эзләп сугышка киткән һәм һәлак булган җырчы артистканы уйнаганда, студия укытучылары  көн дә күреп торган талибәне танымыйлар хәтта. Мәшһүр Фатыйма Ильская киеп уйнаган ак модалы тунны да киеп алган тыйнак авыл кызы чын җырчы кыя­фәтенә керә дә куя!

Тышкы кыяфәт дигәннән, Рауза ханым һәрчак тышкы бизәкләр: бизәнү әйберләре, кием-салым детальләре белән дә үз героинясының эчке халәтен ачарга омтыла. Бигрәк тә характерга корылган рольләрдә — ә андыйлар байтак артист репертуарында. Габдрахман әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романы буенча куелган спектакльдә аңа кыланчык, җилбәзәк  Ид­мас ролен бирәләр. Аннан соң Горь­кийның «Дошманнар»ында үзе турында югары фикерле, бәйләнчек Клео­патра роле эләгә. «Шушы рольләр белән бетерәм икән үземне», — дип коты чыга  яшь артистканың. Ашау-эчү онытыла. Образга «азык эзли-эзли» кешеләр белән кешечә сөйләшүне оныта... Йокысыз төннәр бушка китми —  бу рольләр дә аның иҗат биографиясен бизәп, баетып тора.

Рольләр күп — йөз утызлап. Әлбәттә, артистканың үзе өчен, тамашачы өчен һәм дә театр тарихына җәүһәр булып кереп калулары белән Галиябануга, Мәйсәрәгә тиңнәр юк. үз гомерендә шушы рольләрне генә уйнап калса да, Рауза ханым мәңге халык күңелендә булыр иде (искиткеч тавышлы, бик яшьли гомере өзелгән артисткабыз — беренче Галиябану — Әшрәф Синяева кебек). Әйе, 1956 елдан сәхнәгә, Рауза Хәйретдинова бәхетеннән дә, янә бөек драматург  Кәрим Тинчурин исеме һәм «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе» кайта. Кәрим Тинчуринга, аның Мәйсәрәсенә, Мөршидәсенә үлмәс дан, озын сәхнә гомерләре биреп, дистә еллар уйный ул бу рольләрне. Тышкы матурлыгы, җырчы һәм драма артисты талантының бергә туры килүе белән бердәнбер Мәйсәрә әле ул сиксән еллык тарихы булган музыкаль драмада. Жәл, драматург Раузаның Мәйсәрәсен үзе күрә алмый, Салих Сәйдәшев тә  өлгерми кала. Хәер, Галиябануны күргәч, Мәйсәрә итеп күз алдында китерми калмагандыр Салих агасы талантлы Рауза сеңлесен... Күренекле композитор Александр Ключарев та сокланып, «мондый чиста, саф тавыш ишеткәнем юк иде», — ди  бит.

Төрле милләт авторларының театр­да куелган әсәрләрендә уйнаса да, Рауза Хәйретдинова — чын мәгънәсендә татар халык артисткасы, аның бөтен күзәнәге миллилек белән сугарылган. Җанга рәхәт, күңелгә якын сәхнәдә аны күрү, аны тыңлау, хәтта тискәре образлары белән дә күңел түренә уза ул — көлдерә дә, гыйбрәт тә бирә, уйландыра да — менә бит ни өчен шундый булган ул дип, нәтиҗә дә ясата. Көлдерә дә, елата да... Бу сүзләрне язу җиңел, әйтү җиңел. Шуны сәхнәдә ышандырырлык итеп күрсәтү генә бик сирәкләргә бирелгән...

Россиянең атказанган, Татарстан­ның халык артисткасы Рауза Хәйретдинованың бөтен рольләрен санап чыгу  мөмкин түгел: Гөлбану («Татар хатыны ниләр күрми», Г. Ибраһимов), Айсылу («Миркәй белән Айсылу», Н. Исән­бәт), Кәләмзә («Зифа», Н. Исән­бәт), Сания («Качаклар», Н. Исәнбәт), Гөлчирә, Мөршидә («Таш­кыннар», Т. Гыйззәт), Нәҗибә («Монда тудык, монда үстек», Т. Миңнуллин), Рәхимә («Вөҗдан газабы», Т. Миң­нуллин) һ. б., һ. б.
  
Рауза апаның тормышны, кешеләрне яратуы, март кояшыдай балкып торган шәхес булуы хакында да аерым әйтү кирәк һәм тиеш. Аның яше юк. Аның белән сөйләшкәндә (ә ул  үзенең  «яшьтилә­ре» — яшьләр арасында һәрчак үз кеше) ул нәкъ синең замандашың, яшьтәшең кебек; шул ук вакытта, дөрес киңәшен, тәнкыйтен, олыларча акыллы сүзен дә ишеттерер (Г. Исхакыйча уйлап яши ул — кемнең булса  гаебен,  кимчелеген  әйтми  ка­лу — аның шул хәлендә калуын теләү булыр иде, ди) һәм дә, якты талантларга хас балаларча эчкерсез беркатлылыгы белән, көлдереп тә алыр. Берәр төрле тәмле ризык әзерләү серен дә сөйләп өлгерер. Үзе мактанмас һәм мактанчыкларны да үз итмәс. Әмма га­ди тамашачыларның, үзе дә белмәгән бик  күп  кешеләр­­нең, авылдашларының, якташ­лары­ның  «Рау­­за апа» дип һа­ман танып исәнләшүләренә, «безнең Рау­забыз» дип, әллә кайчан уйнаган рольләрнең сүзләре белән эндәшүләренә, хатлар язуына, хәтта якын итеп үз серләрен сөйли башлауларына чын күңелдән куана ул. Иҗатының күңелләргә кереп эз калдыруы белән горур ул. Сиксән яшькә җиткәндә «тормышымның мәгънәсе, матур нәтиҗәсе булды бит, бар бит», дип әйтә алуы белән горур.

Рауза апа — бәхетле артистка. Алт­мыш елга якын сәхнә тотуы белән бәхетле. Табигать биргән сәләтне, илһамны куллану, файдалану лазем, ди, хәтта фарыз, ди бит. Кечкенә генә татар авылында туган олы талант авырлык­ларга бирешмичә, нинди генә уңайсыз шартларга да карамастан, таш астыннан чыккан яшел үлән кояшка үрелгән сыман, барыбер үз биеклегенә — халык күңеленә барып ирешкән. Аның иҗаты, җырлары,   язмала­­ры — кояшлы күкне, чишмәләр, киң болыннарны күз алдына китереп, кү­ңелдәге яшәү көчен арттыра. Ә сәнгатьнең изге вә җаваплы миссиясе шул.

Рауза апа — бәхетле кеше. үзенең үзәкләре өзелгәндә «әни» дип әйтер кешесе булмаса да, аның үзенә әнкәй дип, дәү әни дип өзелеп әйтүче улы, килене, оныклары бар. Сәхнәне сөйгән кебек гомере буе гаиләсен, бердәнбер һәм гомерлек яшьлек мәхәббәтен — ирен, йөрәк парәсе улын сөеп, тәрбияләп яшәргә, иҗат итәргә көч, мөмкинлек, вакыт таба белгән сирәк  артисткаларның, уңган-булган хуҗабикәләрнең берсе ул. Рауза апа белән Нури абыйның уллары Марат гаҗәеп итагатьле, инсафлы, укымышлы (хәрби белем өстенә, тагын бер югары уку йортын тәмамлап, докторлык диссертациясе әзерләүче фәлсәфи фәннәр кандидаты). Килене, онык­лары турында да горурланып, мактанып сөйләрлекләре бар аларның. Лариса да бик уңган килен, кызлары кебек якын. Ул да заман белән бергә атлый, иреннән калышмый, ике югары белеме бар, үз һөнәре өлкәсендә хөрмәтле җитәкче. Оныгы Марина — чит телләр белгече, Тимур да бу гаиләгә хас рәвештә белемгә омтылып, әти-әнигә, әби-бабайга хөрмәт, мәхәббәт белән тәрбияләнә. Ә инде Рауза апаның ире — 56 ел буе тугрылыклы юлдаш, таяныч, киңәшче булган чын пары Нури абый турында бер җөмлә белән генә берни әйтеп булмас. Бу парның мәхәббәте риваятькә тиң, уены-чыны белән әйтсәм, Нури ага кебек ир-атны мин «сирәк очрый торган зат» дип, Кызыл китапка кертер идем. Сәхнәдә мәхәббәт сылуларын уйнаган чибәр артистканың ире була алу, мондый сынауга түзү — бу кешенең үз көченә һәм сөйгәненә нык ышануы дигән сүз. Мәйсәрә булып унбиш ел берсеннән-берсе асыл Булатлар — Азат Аббасов, Айрат Арсланов, Мәсгут Имашев, Наил Әюпов кочагында назланган артистканың — Рауза Хәйретдинованың күз нуры һәрчак үз Нуриена төбәлгән иде. Нури — аның өлешенә чыккан көмеше. Юкка гына туган авылындагы «Нури чишмәсеннән» су алып кайтканда «бәхетемне бир, Ходаем», дип теләмәгән икән ул. Нуретдин исемле егет Балтач районының Хәсәншәех авылында туа. Рауза шикелле үк кечкенәдән тормышның бөтен ачысын татый. Уналты яшьтә үзе теләп фронтка китә, 1951 елда гына Казанга кайта. Куйган максатына ирешә торган, булдыклы, эшчән, тырыш кеше ул Нури абый. Кичке мәктәптә, университетта, аспирантурада укый, фәлсәфә фәннәре буенча диссертация яклый, медицина институтында укыта. «Мин Нуриемнан башка уңышларга да ирешә алмаган булыр идем, ансыз саулыгым да, байлыгым да, бәхетем дә булмас иде», — ди Рауза апа сөйкемле бит чокырларыннан нурлар чәчеп. Нури абыйны без күптән театр кешесе итеп күрәбез инде. һәр кичәдә, премьераларда алар бергә. Нури абый театр тарихын — кайсы  елны нинди спектакль куелганын, режиссеры, катнашучылары кем булганын һәм, әлбәттә, сөекле Раузасы кемне уйнаганын төнлә уятып сорасалар да белер. Рауза Хәйретдинова исеме кергән һәр мәкалә, газета-журнал, программа, артистканың фоторәсемнәре тәртипләп җыелган. Һәм әйтергә кирәк, Рауза Хәйретдинованың 1946 елдан бирле Г. Камал театрында узган иҗат гомере истәлекләреннән торган «Гомер сәхнәсе» дигән китабы өчен без әле Нури абыйга күбрәк рәхмәт әйтергә тиеш түгел микән? Бу китапта Рауза ханым үзе турында гына сөйләп калмый — истәлекләрдә театр тормышы, сәхнәдәшләре язмышы... Һәм шуның белән бу китап безгә һәм киләчәк буыннарга бик кадерле, әһәмиятле. Рауза Хәйретдинова башкарган җырлардан төзелгән музыкаль альбом өчен дә без бу икәүгә рәхмәтле. Әнә шулай, күренекле артисткабыз лаеклы ялга чыккач та, яраткан теат­рын уйлап, аның өчен янып яши. 

Афәрин, рәхмәт, мең яшә Рауза апа! Гомер үтәр, юк шул әле мәңге яшәү хәйләсе.Ханбикәдәй онытылмассың, татарның Мәйсәрәсе!

Л. Кузнецова фотосурәте.

фото 1
1957 ел.

фото 2
Ш. Шаһгали. «Таң атканда». 
Гөлбикә — Р. Хәйретдинова, 
Зөһрә — Г. Булатова. 1958 ел.

«Сөембикә», № 2, 2008.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар