Логотип
Шәхес

«Без беренче булыйк!»

Бүген  Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. 

Шагыйрьнең якын туганы, Татарстанның атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Таһир  ага Корбановның 80 нче елларда Мусаның балачагы турында сөйләгән истәлекләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. 


 

 
Муса Җәлилнең яшүсмер чагында әйткән бу сүзләрен һәм шуңа бәйле бер кызыклы вакыйганы мин һич оныта алмыйм. Кечкенә Мусаның характерын һәм омтылышларын билгеләгән сүзләр иде ул. 

1920 елның август азаклары иде. Без, берничә малай, Нит елгасы аша салынган күпер өстенә утырып кармак белән балык каптырабыз. Муса абый да биредә. Көн кояшлы, матур. Мондый көннәрдә кармак салу бигрәк күңелле. Балыкларның кармак тирәсендә бөтерелүләре күпер өстеннән безгә аермачык күренеп тора. 

Муса абый бу юлы ерактагы Кылама тавына карап уйланып утырды да миңа: 

– Таһир, ә-ә-әнә теге тауны күрәсеңме? Әйдә, иртәгә шунда барыйк әле, – дип куйды. 

Муса абый туган авылыбызны, аның табигатен бик ярата. Күңеленә ошаган күренешләрне, төрле чәчәкләрне, бөҗәкләрне рәсемгә дә төшерә иде. Ә Кылама тавына ни өчен барырга уйлады икән? Анысын сорашып тормадым, риза булдым. Чөнки аның белән йөрүе һәрвакыт күңелле, рәхәт иде. 

Су буеннан кайтышлый базарга сугылдык. Халык гөж килә, арба-арба кавын-карбызлар, өем-өем чабаталар, тагын әллә ниләр белән сату итәләр. Муса абый зур гына ике карбыз сатып алды. Шуларны күтәреп, кайту юлына чыктык. Тик ул нишләптер үз өйләренә кермәде, мәктәп ягына борылды. Мәктәпкә кереп, карбызларны идән астына яшердек. 

– Иртәгәгә кадәр шушында торсыннар әле, – диде ул елмаеп. – Өйгә алып кайтсаң, хәзер ашап бетерерләр... 

Икенче көнне бик иртә торып сәяхәткә җыендык. Мәктәпкә килеп карбызларны алдык таелга буйлатып тауга таба атладык. Кылама тавына кадәр дүрт-биш чакрым бардыр. Җитмәсә, Муса абый кызу-кызу атлый, мин чак өлгерәм. Бара-бара түземлегем тәмам төкәнде. 

– Бер карбызны утырып ашыйбызмы әллә? – дип сүз башладым. 

– Ашыкма, алга атла, – ди Муса абый. Ә үзе миңа әкрен генә бер тылсымлы әкият сөйләп китте. Ниһать, тауга килеп җиттек. Өскә менү бигрәк кыен булды. Арыдык, тирләп чыктык. Тагын карбыз ашау турында сүз кузгаттым. Абый якын да килми: 

– Юк, карбызларны ашарга түгел, ә таудан тәгәрәтергә алып килдек, – ди. – Моңа кадәр берәүнең дә таудан карбыз тәгәрәткәне юктыр әле. Әйдә, без беренче булыйк! 

Муса абыйның һәр эштә беренче булырга яратуын бераз белә идем инде мин. Мәсәлән, безнең авылда ул беренче булып балалар театры оештырды, «Кызыл чәчәк» отряды төзеде. Беренче булып кулъязма балалар әдәби журналы чыгара башлады... Әмма беренче булып таудан карбыз тәгәрәтүне ишеткәнем дә, күргәнем дә юк иде әле. Муса абый сөйләгән әкияттәге: «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, әбекәй?» – дигән сүзләр исемә төште. Тик әкияттә, йомгак артыннан барып, эзләгән кешеләрен тапканнар, ә без монда, тау башында нәрсә эзлибез инде? 

Карбызларны бик ашыйсым килсә дә, абыйга каршы тормадым. Ә ул, бер карбызны алып, тантаналы кыяфәт белән: «Әйдә, тәгәрә!» – дип әйтте дә таудан түбәнгә тәгәрәтеп җибәрде. 

Түбәндә, тау итәгенә орынып, Нит елгасы ага. Муса абый уйлавынча, карбыз тәгәрәп елгага барып төшәр дә агымсу белән авыл яныннан узып китәр. Халык аны күреп бик гаҗәпләнер. Бу үзенә күрә бер кызык булып калыр. Ләкин карбыз ике-өч кенә сикерде дә ташларга бәрелеп чәлпәрәмә килде. Планы барып чыкмаганга Муса абый күңелсезләнде, миңа карап: 

– Бар, аша хәзер! – дип кычкырды. Мин, икенче карбызны кочаклап: 

– Абый, монысын тәгәрәтми генә ашыйк инде, – дип ялындым. Әмма ул үз сүзен итте, монысын да минем кулдан алып аска тәгәрәтте. Бусы да елгага барып җитмичә вак кисәкләргә ярылып чәчелде. Аннары без шул кисәкләрне җыеп ашарга утырдык. 

Бераздан Муса абый кесәсеннән кечкенә дәфтәр һәм карандаш чыгарды. Миңа: 

– Бар, син тау юасы эзлә, монда күп була ул, – дип, үзе нидер язарга җыенды. Кырда йөргәндә дә кинәт шулай тукталып, башына килгән уйларны, шигырьләрне язып куя торган гадәте бар иде аның. 

Бу юлы Муса абый рәсем ясаган булып чыкты. Мин әйләнеп килгәч, янына утыртты да: 

– Без монда карбыз тәгәрәтергә дип кенә килмәдек. Авылыбыз күренешен менә шушылай тау башыннан рәсемгә төшәрәсем килә иде, – дип сөйләп китте. 

Мин рәсемгә күз салдым. Борылып-борылып аккан елга буена безнең авыл сыенып утырган. Ерак түгел Кызылъяр чишмәсе күренә, әрәмәлек, тезелеп киткән печән кибәннәре...Нинди матур! 

–Бу, энекәш, чын рәсем түгел әле. Болай гына сызгаладым, – ди Муса абый. – Менә иртәгә кил син безгә. Мин моны төсле буяулар белән яңадан ясыйм. Барысы да нәкъ шушыннан күренгәнчә булыр. 

Иртәгәсен Муса абый горурланып төсле рәсемен күрсәтте: 

– Кара безнең Мостафа авылын! Дөрес, карбызларны рәтләп ашый алмадык, зинһар, син ачуланма, яме? Аның каравы, нинди рәсемебез бар. Шунысын да онытма, без бит беренче булып таудан карбыз тәгәрәттек! – Шулай дигәч, ул кычкырып көлеп җибәрде. 

Муса абый сәяхәттән чиксез канәгать калды. Аның йөзендә балаларча шатлану, куйган максатына ирешүе белән горурлану чагыла. Бу вакытта аңа 14 кенә яшь иде әле.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар