Бер илаһи зат

Күл буе тыкрыгының түренә урнашкан әлеге төп йортта тормыш шулай үз көенә ага бирә. Ләкин бу гадәти мәшәкатьле гади йортның авылдагы башка бер өйдә дә булмаган хикмәте бар — бу нигездә Клара БУЛАТОВА дигән шагыйрә яши.

Авылдагы төп нигезгә күченеп кайтуларына да кырык еллар инде аларның. Башта кайнатасы Харис абзый, аннан соңрак әнкәләре Маһинур апа да улы-килененең кайгырту-хөрмәтен күреп 89 яшендә дөнья куйды. Шул арада бердәнбер уллары үсеп җитеп, инде үзләре әби-бабай дәрәҗәсен алган Ханым белән Әфәнде оныкларга тиенделәр.

Зур бәрәңге бакчасы, һәртөрле яшелчәгә урын биреп, шунда ук нәсел хыялы умарталарны да үз куенына алып, тәмам кечерәеп калды. Ихатада Әфәнде-бабай ясаган читлекләрдә йомшак куяннар үрчеде. Бакча җиләкләре кышны көтеп базга урнаштылар, гәрәбә чорналган кәрәзле рамнар өстәл түренә күчте. Ханым-әби белән Әфәнде-бабай тынгысыз холыклары һәм әкияти хыялыйлыклары белән дөнья көтәләр. Ә авыл җиренең, үз йортыңның шөгыль-мәшәкатьләре һәркеменә җитә.



Биш-алты яшеннән такмаклар чыгара белгән, студент чагыннан шигырь китапларын бастырган, 25 чакрымнан йөреп авыл мәктәпләрендә, Әлмәт шәһәр гимна­зиясендә, татар-төрек лицеенда, муниципаль институтта – җәм­гысы 52 ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты укыткан, гомере буе мәгърифәтчелек белән шөгыльләнгән мөгаллимә ул. Бу көнгә 50 ләп китабы, шулар арасында 2 томлык сайланма әсәрләре дөнья күргән. Шигырьләре көйгә салынган, поэмалары һәм чәчмә әсәрләре белән дә үзенең талантын раслаган әдибә ул. Иҗаты һәм хезмәте өчен дәүләтнең һәм җәмә­гатьчелекнең зур бүләкләрен дә алган шәхес. Җир кеше­ләре турында җирдә торып язучы, халык кызы. Ир хатыны, ана, килен, кодагый, кайнана, әби дигән вазыйфалары да бар әле. Шагыйрә Клара Булатованың тулы портреты менә шундый.

Клара апа белән беренче очрашуга да 47 ел икән инде. Безнең сыйныфка Аны директор үзе алып керде. Дулкын-дулкын үҗәт чәчен бөтереп-бөтереп җыеп кадаган, «кәртинкә кебек» зифа буйлы, үзе гади, әмма шәһәрчә затлы, сөйкемле бу апага сынап та, сокланып та текәлдек без. Ә танышу көтелмәгәнчә булды. Ул безне кызык итте. «28 кешенең исем-фамилиясен берьюлы отып булмас. Шуңа бүгенгә болай танышыйк, – диде ул. – Чәчәк исемле кызлар бармы без­нең?» Әнә – Ландыш, Сиринә, Гөлсинә... Адашла­рмы? Буа буарлык: ике Рәис, ике Рөстәм, ике Илдар, ике Илдус! Мәдинә исеме җыр­дан­мыни әле ул?! Ә Исмә­гыйльнеке спектакльдә дә бар! Карале, һәркемнең исеме үзенчә «атказанган» икән бит!.. Әлмәт районы­ның Яңа Кәшер авылы урта мәктә-бенә укытырга килгән кызыл дипломлы мөгаллимә шул чакта ук ике китап чыгарган шагыйрә иде бит. Ә шуннан соңгы китапларда безнең күз алдында туган шигырьләр – без белгән кешеләр яки үзебез («Алтынчылар» шигыре) турындагы әсәрләр дөнья күрә торды.



Уку елы башлангач килгән Клара апа мәктәпкә якын яшәүче чибәр, уңган тол хатын Гыйльмия апага фатирга керде. Ә Гыйльмия апа килене ярдәменә мохтаҗ булган бик өлкән яшьтәге кайнанасын тәрбияли һәм ятим оныгын үстерә иде. Без шаһит булган беренче шигырь («Бәрәңге уңды быел көз») менә шунда туды. Көндәлек гади тормыштан алынган әсәр ачлыкны һәм ялангачлыкны, сугышны һәм ятимлекне кичергән әби-апаларны, күрше халкын елатты да, моңайтты да. Ә мөгаллимәнең җанга үткәреп сөйләгән яңа шигыре шул мизгелдән аны гайре табигый зат итеп танытты. Гадәттә, гади халык шигырь укымый, укыганы да аңламый дияргә яраталар. Нәрсә турында һәм ничек язасың бит! Үз гомерендә ни кадимчә, ни җәдитчә уку эләкмәгән әнием белән ахирәт дусты Җәннәт апа да «Клара шигырьләре»н миннән кат-кат укыталар иде. Ә безнең Яңа Кәшер – Нәдер «квадратында» (башка якташларым үпкәләмәсен, бу шартлы үлчәм! – К. Җ.) – көн дә күз алдындагы хәлләр шигырьгә әйләнеп, янәшәңдәге син хөрмәт иткән кешеләр җырга әверелгән төбәктә мондый бәяләмә кимсетү дип кабул ителә ул!
Гыйльмия апа өе белән мәктәп арасында инеш аша салынган асылмалы басма бар иде. Тиздән ул да җырга күчте («Кыз җыры», Хәлил Сәлимов көе – К. Җ.).

Һәм могҗизага тиң мондый хәлләр мәктәп елларында һәр көнне булып тора иде. Колхозның уңган шоферы да, алны-ялны белмәгән игенчесе дә, кешелекле табибыбыз да, тату гаиләдәге сөйкемле хатыны да, кырлар патшасы агроном да һәм башка һөнәр ияләре – гомумән, безнең зур авылның ихтирам казанган кешеләре шагыйрәнең яраткан геройларына әверелде. Ә инде борын-борыннан китапны, әдәби сүзне олылый белгән татар өчен бу «Почетная грамота» гына түгел, бик затлы бүләк иде. Әйтергә кирәк, Гыйльмия апа фатиры Клара апаның бик күп шигырьләре туган бәрәкәтле нигез булды. Мөгалли­мә шагыйрә күрше Нәдер авылы егетенә кияүгә чыгып, тормышына гаилә-бала мәшәкатьләре дә кушылгач, аның иҗатына да яңа хисләр, яңа геройлар өстәлде.
Кәшергә килгәч язылган шигырьләр тиз арада яңа китапка әйләнеп куандырыр.

Бервакыт шулай Укытучым өендә тикшереп алып килгән контроль эш дәфтәрләрен класста тараткач, күңелле шау-шу купты. Әнисе тикшереп билге куйган кайбер дәфтәрләргә кечкенә Марс үз «автограф»ын язарга өлгергән икән!

...Кай арада өлгердең соң
Буялырга ал-зәңгәргә?
Ник тиясең минем дәфтәр
Карый торган каләмнәргә?
Китапларга ник тиясең,
Дәфтәрләрне ник аласың?
Бер апаңның диктантына
Әкәм-төкәм ясагансың.
Аңар ни дип аңлатыйм мин
Бу сурәтнең чыганагын?
Дәрестә бит сөйләп булмый
Улыңның тик тормаганын.
                Мә үзеңнең дәфтәреңне,
                Теге якка әнә кер дә
                Яз, газиз углым, әмма тик
                Бу өстәлгә тия күрмә... –
дигән юллар («Яз, газиз углым») да безнең мәктәп еллары хатирәсе. Ана хисләре, хатын-кыз кичерешләре, яшәү мәгънәсе, гомер турында уйланулары белән шагыйрә үзенең укучысына тагын да якыная барды.



Мәктәп елларымның Укытучыма бәйле җанга якын хатирәләре бихисап. Һәр адымда, һәр минутта шигырь туарга мөмкин булуы, без көн дә күреп йөргән гадәти хәлләрнең шигырьгә күчүе – безнең өчен могҗиза иде. Җаныма якын газиз кулъязма-истәлекләремне актарып утырганда, әллә ничек, масаеп аласым килеп китте әле: һәммәбезгә «улым-кызым» дип дәшүче Укытучым кеше алдында миңа корырак, таләпчәнрәк булса да, башкалардан артыграк яратканын сизә идем. Мәктәп чыгарылышына Ул миңа үз хыялындагыча «билен өзеп, җиңен бөреп» аклы күлмәк тегеп бүләк итте. (Колхоз пенсиясендәге әти-әниемнең мөмкинлеген уйлап, мине сөендерүе булгандыр инде...) Гомумән, тегүгә дә, чигүгә дә маһир бу затның бер кичтә ялт итеп тегеп-чигеп кигән костюм-күлмәкләре иң көяз-купшы ханымнарның да күзен кыздыра иде... Ә шигъри хатлар арасында ниндиләре генә очрамый... Менә монысын мине экраннан күргәч язган. 4 нче курстан соң үз гомеремдә бер тапкыр чәч кистергән идем, мондый хат алдым:
«Камәрия-бала! Ни чуртыма ул чәчеңне кистең әле син, юньсез? Бик килешә дип уйлыйсың инде, ә? Чуртым да килешми, шуны бел! Шигырьләрең әйбәт, укуың әйбәт. Гомумән, экранда күренүең әйбәт. Әмма чәчеңне кисүең юри дә бер әйбәт түгел. Әйбәт түгел, менә шул!» – дип тетмәмне теткән иде. Аныңча, озын толым – татар кызының горурлыгы булырга тиеш иде.
Көндәлекләре — аның сулышы, йөрәк тибеше кебек табигый, эчкерсез халәте.
...Ул шигырьләрдә үз сүзен бик тә гади һәм берәгәйле итеп, көтелмәгәнчә әйтә белә шул.

Алмашынмас ике боҗрам минем,
Әткәм-әнкәм минем – карт, карчык.
Хәтта ярны ярлар алыштыра,
Сезне булмый, булмый алмашып!
– дип язды ул әти-әнисе турында.

Мин бу кешелекле, гадел, тыйнак мөгаллимнәр гаиләсендә күп тапкырлар булып, Гариф абый һәм Хәнифә апаның яктылыгын-җылылыгын үземдә дә тойган кеше. Шуңа күрә биш балалы гаилә язмышын үзебез туып-үскән һәм матур хыяллар белән яшәткән совет иленең чын тарихы дип саный идем. Ә Клара апа шигырьләре еллар узган саен кыйбласы гел үзгәреп торган тарих дәреслекләреннән көчлерәк, үтемлерәк иде безнең өчен.

Зирәк фикерле, чая телле, гаҗәеп хәтерле чичән ша­гыйрә гомеренең теләсә кайсы фасылында да үтә нечкә хисле, әмма көчле рухлы әрнүле җан булып кала бирә:
Сөю мине мең кат үтерде дә
Мең дә бер кат яшәү китерде,
– ди ул соңрак.
1959 елдан бирле үзенең күңел хисен шигъри көндәлекләр итеп яза ул.

...Җан актарып тапкан шигъри сүзләр,
Табигатьтән килгән бу көйләр –
Минем өчен иҗат, яшәү, өмет!
– ди шагыйрә бер язмасында.

Мәктәптән башланган рухи якынлыкның дәвамы булып, арабызда йөргән хатлар, бәйрәм котлаулары да еш кына шигъри юлларга тезеләләр. Чөнки күңелдәге ул кабызган сихри яктылыкны, яхшылыкны аңа үз дулкынында җиткерәсе килә:
Ак чәчәкләр ак теләгем булсын
Ак чәчәкләр төсле бу җанга.
Язмышыма мең рәхмәтле бит мин
Дөньялыкта шул җан булганга.
Шигъриятнең Зөләйхасыдыр ул,
Йә яшьлекнең пәйгамбәредер...
Җиргә иңдерелгән шул илаһи
Затларның да меңнән бередер...
Бәлки, ул җан салкын март җилендә
Җылы эзләп туган бөредер...
Язмышларны ярлыкарга иңгән
Бу галәмнең бердәнбередер?
Илаһилар аңа зирәклекне,
Чичәнлекне күктән биргәндер...
Ак чәчәкләр төсле яктылыгы,
Керсезлеге барыбер җирдәндер...
Күңел төпкеленең тирәнлеге
Илаһилар салган сердәндер...
Ни булса – шул, әмма дөньялыкта
Бу әүлия күңел – бердәнбер!


Көндәлекләрнең бер өлеше китапларында урын алса да, шагыйрә ихтыяры белән гомерлек сер булып калырдайлары да җитәрлек...
1996 елның 24 апрелендә «Тукайга» дип исемлән­гән язмасында мондый юллар да бар:

...Әллә нинди серле уртаклык бар
Остаз белән шәкерт көнендә.
Син кичергән милли язмышыбыз
Әрнүле шул әле бүген дә.
...И Габдулла! И нарасый Апуш!
Уртаклыклар күп шул язганда.
Өметләрне сүндермәсен тормыш
Сине биргән моңлы язларда...


Сер сыярдай шушы остазы исеменнән узган ел би­релгән олы бүләккә – Тукай премиясенә чынлап та лаек кеше Клара апа. Шул мәртәбәле вакыйгалардан соң да аның өр-яңа ике китабы дөньяга туды бит! Тукайдан 50 ел соңрак туып, Тукай җанын яшәтүче, Туфан рухын саклаучы бу серле зат һаман да иҗатта: ул өр-яңа китабын басмага әзерли, үзенең турылыклы укучылары бе­лән очрашуларга йөри һәм ... килен булып төшкән ниге­зендә көн итеп ята. Бу йортта әле хәзер дә авыл тормы­шы­ның югала барган ямен эзләп, яшьлекләренең ризык тәмен сагынып, бер карасаң – махсус тарттырылган көрпәле оннан таба күмәче салалар; икенче килүдә чөген­дерле катык көтә яисә чичән шагыйрәнең күпме китаплар койган кулы тансык тары коймагы пешергән була.



Быел февраль уртасында очрашкач, мин укытучымнан тагын бер дәрес алып кайттым. Клара апа, чәе суынуын да онытып, миңа татарча бер озын поэманы яттан сөйләде. Тын да алмый тыңлап бетергәч, сорау бирдем һәм оятлы булдым. «Тарас Шевченконың «Катерина» дигән поэмасы бу, балачактан йөрәктә калган әсәр. Беренче тапкыр сугыш вакытында ике баласы белән бездә яшәп алган украин хатыныннан ишеткәнем бар иде. Соңрак үзеннән-үзе телгә күчте», – диде укытучым һәм 60 яшен түгәрәкләп килүче шәкертенә карап: «Табып укы син аны!» – дип, чәенә үрелде.
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Реклама
Хәзер укыйлар
  • «Таккан белән теккән кебек без...» – Кайнана белән ничек торасың син? Минем сыман гомер буе бием белән яшәгән, башкалар кайнаналарын сөйләгәндә сүзгә кушылмаган кешегә бу сорауны бик еш бирәләр. Җавабым гел бер була минем: – И-и, рәхәт бит аның белән! – дим. Чын күңелдән әйтәм! Бер риясыз...
    4114
    10
    111
  • Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 8   Рәфис тә, кайнатам да туасы баланың малай булуын  бик тели иделәр.  Ирем: «Малай тусын, Алладан сорап дога кыл әле», – дип, авылдагы сукыр Фәния карчыкка сәдака да илтеп бирде. Ул заманда туасы баланың кызмы, малаймы икәнен алдан белеп булмый иде шул...
    12353
    2
    90
  • «Ирең яратсын дисәң, кайнанаңны ярат» – Бу – төп нигез. Ишле гаилә! Эшле гаилә! Монда килгән-киткән кеше дә бик күп булыр. Ә син шушы йортның хуҗабикәсе булырсың! Әнинең – кайнанамның туйда әйткән бу сүзләре бүгенгедәй колагымда яңгырап тора. Ул көнне ишеткән теләкләрнең бик күбесе күптән онытылды, ә әнинекеләрне гомерлеккә хәтерләп калганмын. Матур тормышның башы шушы сүздән үк башлангандыр.
    2519
    9
    86
  •  Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 10  Мин, иремне уятмаска тырышып, куенымда мыш-мыш килеп йоклаган баламны саклык белән агач караватка китереп салдым. Өстемдәге пальтомның төймәләрен чишеп, чөйгә өлдем. Урамда апрель башы булуга карамастан бик суык иде шул, кар да эреп бетмәгән. Салкын төндә печән өстендә баламны кысып кочаклаган килеш төн кундым бит.
    12869
    4
    72
  • Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 7 Туасы сабый дөньяга барыбер туа, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Хәзер узган гомеремне уйлыйм да, җүләрлегемә исем-акылым китеп утырам…
    15877
    1
    69
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 сентябрь 2022 - 03:35
    Без имени
    Ати анисе бирган акчагада хужа булмый а, биграк инде. Ул хадаре йыуаш булып ни. Ати анисе, акча бирган е, лучше диваны узларе алып бирсен нар иде дип та уйлап куйдым. Ул бианай оялмыйча шул акчаны алып, узена Яна диван алган что-ли? Ансын анламадым.
    Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 11
  • 23 сентябрь 2022 - 11:05
    Без имени
    25 яшендэ кияугэ чыккан, 10 ел баласыз торган, бэхетен 35 яшьтэ тапкан, а Айнурга 30 яшь. Барда дорес язылган бит?)))
    Бәхетле булырга хакым бар!
  • 23 сентябрь 2022 - 11:17
    Без имени
    шулай мыскыл итәләр шул үзләреннән артык уңган, булган киленне. Мине кайната белән кайнана малайлары үлгәнче, малайларыннан мыскыллатып тордылар. Малайларын аракы эчереп миңа каршы котырталар иде. Нормальный кеше малаен аракы эчәргә өйрәтми бит инде?! Малайлары эчеп кайтып тавыш чыгара иде, мин тормышны тартып яшәдем. Мин аллага шөкер, намазлы булып гомеремне дәвам итәм, малайлары үлде. Мин котылдым аллага шөкер, алар баласыз калды.
    Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 11
  • 22 сентябрь 2022 - 22:32
    Без имени
    Фагыйлэ остэп тэ жибэрэ ахры, купертеп арттырып жибэргэн урыннары бар.
    Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 11
  • 23 сентябрь 2022 - 18:07
    Без имени
    Автор "ыштанга ябышып " узен генэ мэсхэрэлэу тугел, балаларнын да жэллэмэгэн. Балалары кимсетелеп, комплексы булып ускэннэрдер. Авторы жэллэмим, отвращение.
    Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 11
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда