Логотип
Шәхес

Бәхетлемен дип уйласаң, бәхетле буласың

Аның тормышында текә борылышлар байтак. Хәер, читтән караганда гына шулай тоела: ул борылышлар арасында күзгә күренмәгән бер бәйләнеш барыбер бар.

 Татар китабы, аның тарихы белән кызыксыну, татар дөньясын бер үзәккә тупларга омтылу, аерым бер төбәктәге татарларның милли-мәдәни тормышы эчендә кайнау... Тышкы элемтәләр белән шөгыльләнү: төньяк башкалада даими вәкил буларак, Татарстан һәм Санкт-Петербург шәһәре, Ленинград өлкәсе арасындагы икътисадый һәм гуманитар элемтәләрне киңәйтү... Инде менә яңа вазыйфа: Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе. 
Әңгәмәдәшебез – филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ренат Нәкыйф улы ВӘЛИУЛЛИН. Арча районы
Урта Сәрдә авылы егете. Татарлык аның канында! 

 ТАМЫРЛАР  Ике яктан да әби-бабаларым үзебезнең авылдан иде. Әниемнекеләр – дәү әтием белән дәү әнием безнең каршыда гына тордылар. Гомумән, дүрт йорт арасында йөреп үстек: әбиләр, дәү әниләр, үзебезнең өй һәм әнинең апалары – Дәү апайлар өе. Мунча яккан көнне әби-бабайларны үзебезгә чакырган чакларны сагынам. Иң рәхәт кичләр була иде ул! Мунчадан соң чәй артында нәрсә турында гына сөйләшмиләр. Бабаем гармунчы – җырлашып та утыралар. Авыл – сиңа көч бирә торган җир ул. Һәр авылның үз холкы бит. Безнең Урта Сәрдәдә, мәсәлән, халык бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Раскулачивание вакытында үзара әләк аркасында күрше авылдан күпләрне сөргенгә озатканнар. Заманасы шул булган... Ә бездә бер генә кешегә дә бу афәт кагылмый. Кемгәдер төнлә киләселәрен белсәләр, алдан кисәтеп, ул кешене качыра торган булганнар. Йортлар салганда да өмә белән күтәргәннәр. Бу гадәт әлегә кадәр бара. Елга ике тапкыр зиратыбызны чистартабыз. Бөтен авыл җыела! Мәчет салганда да һәммә кеше катнашты. Тагын бездә мәзәк яраталар. Барысы да шундый шаяннар! Әтием мәчеттә имам: намаздан соң сөйләшеп утыралар кайчак. Телләрендә гел шаян сүз! 
Безнең әти алтын куллы! 7 нче класста укыганда кешеләргә тәрәзә рамнары ясый башлый ул. Тәрәзә рамы ясау – шактый четерекле эш. Әти аны халык пластикка күчкәч кенә ташлады. Әни белән әти гомер буе бер мәктәптә эшләделәр: әни – математика, әти география укытты. Укытучы баласы башкаларга эталон булырга тиеш бит. Берсендә Дәү апа кичен безгә кунакка менгән дә, әни аны озатып төшеп бара икән. Ә безнең малайлар белән мәктәп бакчасына алма урларга кергән чагыбыз. Коллективтан кала алмыйм! Мин алмагач башында – алма өзеп, ыргытып тора идем. Әниләр малайларны ачуланган вакытта ботак сынды да, дөбердәп җиргә егылып төштем. Мине алма ашамаслык иттеләр ул чакта... 
Безнең йорттан кунак беркайчан өзелмәде! Дуслары күп иде әти белән әнинең. Ә иң якыннары Сания апа һәм Азат абый Зыятдиновлар булгандыр. Әни белән Сания апа бергә укыганнар, аннары әтиләр дә дуслашкан.
Әти, авылда беренче булып, тарантаслы, кыңгыраулы атлар белән әнине килен итеп төшергән, ә кучер булып Азат абый йөргән... Әтиләр белән Азат абыйларның аралашуы бөтенләй башка формат иде ул. Алар очрашкач, кунак булып, ашап-эчеп кенә утырмыйлар, гел җыенып каядыр чыгып китәләр иде: тарихи урыннарга, зиратка – кабер ташларын карарга... Менә берсе. Безнең авылдан ерак түгел Урта Аты дигән күл бар. Бабайлар: «Биш аркан төшереп тә төбенә җитә алмадык», – дип сөйлиләр иде. Берсендә Азат абый белән әти ниндидер баулар әзерләделәр, һәм бөтенебез җәяү күлгә менеп киттек. Күлнең тирәнлеген үлчәргә икән исәпләре!
25 метр булып чыкты ул. Аларга барысы да кызык иде! Икенче юлы Әтнәгә Гали байның йортына бару истә. Йортның баскычлары инде тузган, әмма әти белән Азат абый барыбер өске катка менделәр. Әти фотога төшерү белән дә мавыкты: йортның тәрәзә рамнарын төшереп кайтып,  өйдә шул бизәкләрне кабатлап ясады. Кая гына барсалар да, алар безне үзләреннән калдырмадылар.
Әхәт бабай белән Мәрфуга әбидән таралган Вәлиуллиннар нәселен җыйдык узган җәй. 74 кеше булдык! Иң олыбызга – әтинең апасына – 94 яшь, иң кечебезгә дүрт ай иде. Ир-атлар бөтенебез бергә мәчеттә намаз укыдык, әби-бабайларыбызга дога кылдык. Аннан урамда пылау, аш пешердек – зур өстәл кордык. Балалар бер-берсен белсен, танысын өчен кирәк бу җыеннар. Һәр елны августның беренче шимбәсендә очрашырга килештек. 

 БАЛАЧАК  Авылда шулай иде бит инде: өйдән иртән чыгып китәбез, кичкә генә кайтып керәбез. Әйткәнемчә, әле бер әбигә, әле икенчесенә керәбез, урамда уйныйбыз. Әти миңа башта өч көпчәкле велосипед алып бирде, аннан ике көпчәклене. Зуррак малайлар артыннан калмаска тырышып мин дә чабам... Дүрт чакрым ераклыкта ташландык алма бакчасы бар иде. Берсендә малайлар белән шунда киттек. Кайтырга чыккач, велиосипедым ватылды. Малайлар кайтып җиткәч, әниемнең әтисе Мостафа бабамны очратып: «Ренат җәяү кайта», – дигәннәр. Дәү әти сугышта яраланган – сул кулы эшләми иде. Каршыма килеп, велосипедны җилкәсенә салып күтәреп кайтты ул. Нәрсәгә бардың, дип ачуланмады... Мостафа бабай авылда шактый еллар мулла булып торды. Сул кулы зәгыйфьрәк булса да, тальянда әйбәт уйный иде. Күршедәге Гәрәй абый, Зиннәт абый, аларның җәмәгатьләре белән Сабантуйга төшкән вакытларын хәтерлим. Җырлап төшәләр! Туктап та тормыйча, мәйдан уртасына керәләр – яннарына халык җыела. Минем дә кечкенәдән күңелгә кергән хыял ул – тальянда уйнарга өйрәнү. Һәм Сабантуйга җырлап төшү! Авылда болай барган юк әле, әмма Питер Сабан туенда инде бер тапкыр уйнадым. Кулдан эшләнгән җиз телле гармуным бар – авылга кайткач әти белән икәү уйнап утырабыз. Күңелле мизгелләр... 
9–10 нчы классны бездән 8 чакрымдагы Мүлмә авылында укыдык. Җәен велосипед, мотоцикл белән бара идем, язын-көзен, кышын йөрү бик рәхәт түгел иде, билгеле. Кышын классташлар бөтенебез бергә авыл башында җыела идек тә бергә бара идек гадәттә. Ә бер буранлырак көнне азрак соңга калдым. Килсәм, берәү дә юк. Киткәннәр икән, дим. Кар себереп тора, эз дә күренми. Дамба юк әле, кыр аша барабыз. Барам-барам, юл югалды – адаштым... Буран исә һаман көчәя. Бер салам эскертенә барып җиткәч, шунда азрак яктырганны көтеп тордым. Урман ягына китеп барганмын икән... Исән калмам дип уйлаган идем. 

 УКУ  Төгәл фәннәр миңа авыррак бирелде. Әмма 4 нче класста укыганда туганнан туган абыем медицина институтына укырга кергәч, табиб булам дип хыяллана башладым. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк, әнидән сорап, югары класс дәреслекләрен алып, биология, химия өйрәнергә керештем. Укыйм, конспектлар ясыйм. Шулай берничә ел узды. Ә бер тапкыр Казанга кунакка баргач, Рамил абый белән очраштык, һәм ул мине... моргка алып керде. Шул җитте... Шунда ук икенче мавыгуым барлыкка килде. Дәү әтидә иске кулъязма китаплар күп иде. Боларны мин дә укырга тиеш дип, гарәп алфавитын өйрәндем. «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге» очрады шул вакытта. Тел, әдәбият һәм тарих институты дигән язуны шул китапта күрдем. Мин шушында укырга тиеш, дидем үземә. Болар аннары бар да онытылды. 
9 нчы класста укыганда исә... юрист булам, дип хәл иттем. Университетка, юридик факультетның әзерлек курсларына укырга кердем – ике ел читтән торып укыдым. Соңыннан бер ай Казанда укырга тиеш идек. 50 ләп кеше җыелдык. Шул елны университетта татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләр факультеты ачылды. Ишетүгә, документларымны шунда күчердем. Балачак хыялына кайту да булды бу. Аспирантурага университетка да керә ала идем, әмма Тел, әдәбият һәм тарих институтын сайладым. Анда мине сукмак-лар Әбрар абый Кәримуллинга алып килде. Матур кеше иде ул! «XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар мәктәп-мәдрәсәләрендәге гуманитар фәннәр буенча дәреслекләр» дигән темага диссертацияне аның кул астында якладым. Кызганыч, Әбрар ага бу көнне үзе күрмәде. Соңгы эшләремне хастаханәдә ятканда карады. 1010 дәреслекнең тулы исемлеген эшли алдым. Архивларда шактый утырырга туры килде: Казанда, Санкт-Петербургта, Уфада, Оренбургта... Тулы библиографик күрсәткеч монография булып ике тапкыр басылды.
Ә ике ел элек университет аны рус теленә тәрҗемә итеп бастырды. Әбрар абый туры сүзле булуы аркасында кыенны шактый ашаган кеше. «Шуны онытма, муеның таза булса, камыт табыла», – дия иде ул миңа. Аның бу сүзләрен искә төшерергә туры килгән чаклар да булды. 
Миңа тормышта бик көчле шәхесләр белән аралашырга туры килде: Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнулин, Җәүдәт Миңнуллин, Раиф Мәрданов... Безне Мөхәммәт Мәһдиев, Тәлгат Галиуллин, Диләрә Тумашева, Җәмил Зәйнуллиннар укытты. Эш дәверендә Мөсәгыйт абый Хәбибуллин белән еш аралаштым. Гаилә дустыбыз, күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе Азат абый Зыятдинов белән аралашулар да эзсез узмады. Һәрберсе зур шәхес! Күңелеңне баета, яшәү яменә төшендерә торган кешеләр. Алар белән аралашкач, тормышның ничек барырга тиешлеген аңлыйсың – аларча яшәргә кирәгенә инанасың. 

 УҢЫШ  Һәр эшләгән хезмәт урыным – күңел өчен рәхәт җирләр булды. Кая куйдылар – шунда тырышып эшләдем. Хәтта МВДның юридик институтында фәлсәфә һәм икътисад укытырга туры килде. Чакыргач, барам, дидем. Аудиториядә майорлар, полковниклар утыра. Лекцияләргә төннәр буе әзерләнә идем. Бер сәгать тә егерме минутның аз вакыт түгелен шул чакта аңладым... Гуманитар институтта студентларга тарих, иске татар язуын укыттым. Питрәч районы администрациясендә эшләдем. Тормышта үз юнәлешеңне табу бик мөһим. Бөтендөнья татар конгрессына Илдус Ризакович Таһиров чакыруы буенча килдем. Россиянең бөтен төбәгендә булып чыктым. Татар дөньясын беләм дип уйлый идем. Берни белмәгәнмен икән! Казанда торып аны бар нечкәлекләре белән аңлау мөмкин түгел икән. Аннан Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе буенча даими вәкиле булырга тәкъдим иттеләр – мин бик рәхәтләнеп ризалаштым. Питерда зур проектлар эшләдек, алар хәзер Россия күләмендә эшли. Әйтик менә «Җәлил укулары». Тоснодагы татар оешмасы җитәкчесе Иниятулла ага Кутуев белән башлаган идек без аны. Узган елның азагында тагын бер хыялны чынбарлык иттек: Санкт-Петербургтагы иң зур мәктәпләрнең берсенә – 146 нчы мәктәпкә Муса Җәлил исемен бирдек. Ул, билгеле, татар мәктәбе түгел. Әмма без анда биш-алты ел инде «Җәлил укулары»н үткәрдек, ул мәктәптә рус балалары Җәлилне татарча сөйли, Муса Җәлилнең кызы, бүген Санкт-Петербургта яшәүче Люция Мусиевна аларда еш була. Мәктәптә Муса Җәлилгә багышланган стенд эшләп куйдык... Санкт-Петербургның үзәк мәчете каршындагы скверга Аятулла Баязитов исемен бирдертүгә ирештек. Шәһәр үзәгендә бу! Уникаль кеше булган ул: беренче татар газетасына нигез салган, хәрби ахун булып торган, дин белгече, Җәмигъ мәчетен салдыру фондын булдырган... Мондый шәхесләрне без белергә тиеш: «Аятулла Баязитов» укуларын шактый еллар элек башладык... Тагын бер уңыш дип Санкт-Петербург белән Казан арасын якынайтуыбызны да әйтә алам.
Җәен ике арада махсус поезд йөри хәзер: Питер халкы сәяхәтләр ярата – вагоннар һәрвакыт тулы. Араларны бәйләүче самолетлар да көнгә биш рейс! 

МӘХӘББӘТ  Җәмәгатем Мәдинә белән бергә яшәвебезгә инде 24 ел. Минемчә, аз түгел... Кайчандыр Яңа ел кичендә танышкан идек: ул – үзенең дус кызлары, ә мин дус егетләр белән килгән идем. Ике ел очрашып йөрдек. Туебыз авылда, августның ахырында булды. Без Казаннан Сәрдегә кайтыр вакыт җиткәч кенә чиләкләп яңгыр коя башлады. Юллар сазга әйләнде! Туй белән авылга кайткач, урамнарны әйләнү гадәте бар бит – мин дә шулай хыялланган идем... Эмбә авылында асфальт бетә: әти безне «Нива» машинасы белән шунда килеп каршы алды. Кунаклар «УАЗ»икка күчеп утырды... Безнең авылда шулай: мәҗлесләрдә бөтен кеше җырлый, гармунга кушылып бии. Туйга килгән кунаклар барысы да кунып кала: алар күршеләр, туганнар, дуслар буенча тарала. Кемдәдер туй булса, бөтен авыл бәйрәм итә. Мәдинә тумышы белән Үзбәкстанның Гөлстан шәһәреннән.Ике яклап та әби-бабайлары раскулачиваниегә эләгә. Мәдинәнең әтисе сиксәненче еллар азагында ук: «Минем балалар татар җирендә үсәргә тиеш», – ди.
Шулай итеп, булачак җәмәгатем 9 нчы класска Балтачка укырга кайта. Әнисенә карап кызын коч, диләр бит. Әбине бик хөрмәт итә идем, чөнки ул бабайга һәрдаим: «Харис!» – дип кенә торды. Алар, күченеп кайтып, Пит-рәчтә яшәделәр, инде мәрхүмнәр. 

ДУСЛАР  Тормышның төрле этаплары, авыррак чорлары да булды. Шул вакыт мин сораганга түгел, үзләре аңлап ярдәм итәргә әзер дуслар барлыгын тойдым. Чын дуслар – мәҗлестә бергә утырганнары түгел... Йә зур шатлыгың, йә зур кайгың булганда кемнәрнең сиңа дус икәнлеге беленә.
Алар күп түгел. Күп була да алмыйлар. Бөтен кеше белән дус булган кеше берәү белән дә дус түгел дигән гыйбарә бар. Шөкер, дусларымның бар икәнлекләрен беләм. 

 АКЧА  Беренче хезмәт хакымны 3 нче класста укыганда ук алдым – чөгендер җыеп. 4–5 нче классларда авылда көтү көттем. Аннан 9 нчы класска кадәр әти белән комбайнда эшләдем. Иртүк чыгып китәбез, кичкә арып кайтабыз. Әни безне мунча ягып каршы ала... Шул эшләгән акчага үземә мотоцикл алдым! Беркайчан зур акча дип хыялланмадым. Эш эзләгәндә дә андый максат куймадым. Кайчак кешеләр зур акчаларга кызыгып шактый хәтәр эшләр эшләп куялар: шуның белән тормышларын җимерәләр. Әбиемнең «җылы мич башым, сөтле чәем» дигән сүзе бар иде. Иң беренче чиратта күңел тынычлыгы кирәк – иң зур байлык шул. Акча ул беркайчан да күп була алмый, тик берьюлы ике машинада да бара алмыйсың, ике караватта да йокламыйсың. 

МАВЫГУ Беренчедән, китаплар җыярга яратам – бик зур китапханәм бар. Гарәп графикасында, иске татар язуында чыккан китапларым шактый. Мин аларны кайда күрсәм, шунда сатып алам. XIX йөз азагында чыккан шундый бер басманы шактый зур бәягә «Букинист»тан сатып алган идем. Питерда андый китапларны еш очраттым – китап культурасы яши әле анда. Китап кибетләрендә хәзер дә чират. Метрода китап укыйлар. Яшьләр укый! 
Икенче мавыгуым – мотоцикл. Кечкенә чакта әтинең алдына – бензобакка утырып йөргәндә үк башлангандыр ул. Мотоцикл ирек бит ул – яшь чакта үзебездән 50 чакрым радиустагы бөтен авылларны әйләнеп чыктым. Берничә тапкыр шулай булды: мотоцикл белән күрше авыл клубына кызлар янына барасың һәм... яңгыр ява башлый. Берәр салам күченә тыгып калдырасың да, үзең җәяү кайтасың инде... Чоппер дигән мотоциклым бар – җәй көне эшкә дә шуның белән генә йөрергә тырышам. Рәхәт! Кыш көне гаилә белән тау чаңгысында шуабыз – Питерда бик яхшы тау трассалары бар иде. Монысы – өченче хобби булды. Дүртенчесе – тальянда уйнау. Вакыт булганда, күңел тулганда... 

 БАЛАЛАР  Улларыбызның яшь арасы –10 ел. Олы улыбыз Таһир күбрәк иҗат дөньясында яши, хикәяләр, шигырьләр яза – аның инде ике китабы чыкты. SMM өлкәсенә дә кереп китте – «Питер татар» сайтының редакторы да ул. Ә үзе... юрист һөнәрен сайлады. Таһир мәктәпне Питерда тәмамлады, шунда укырга керде. Ә аннан, II курста чакта: «Әти, мине Казан бик тарта, анда яшисем килә», – диде. Кайтты! Хәзер магистратурада укый. Туган җир тарту, аның энергетикасы балаларга да күчә, күрәсең... Кечкенәсе әле мәктәптә укый. Безнең бер гадәт бар: кичке сәгать тугызда шахмат уйнарга утырабыз. «Время» карый-карый. Авылга кайткач, бабасы белән сәясәт турында сөйләшергә ярата ул. Малайлар икесе дә серләрен күбрәк миңа сөйли. Дөрес, әниләре белмичә калмый инде аны... Әтиемә рәхмәт, аларны намазга өйрәтте.

 КУРКУ  Куркыткан нәрсәләр бар инде... Беренчедән, әти-әнинең, балаларымның, җәмәгатемнең, туганнарымның сәламәтлеге. Үземнекенә караганда, аларныкы өчен күбрәк борчылам бугай... Минем белән нидер булса, якыннарым нишләр дигән уйлар да башка килгәли. 

 ДИН  Мин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы дин идарәсен җитәкләдем. Башта ул совет дип аталды, аннары идарә итеп үзгәртелде. Эшләүнең яңа вариантларын эзләргә тырыштым. Нинди соравы, борчуы булса да, кеше безгә килергә тиеш, дия идем. Бүлмәдән халык өзелмәде! Гел юлда идек – сорауларны урында хәл итәргә тырыштык. Дини юнәлешне кеше күңеле белән эшләү дияр идем... Мөфти Госман хәзрәт Исхакый, Рамил хәзрәт Юныс, Вәлиулла хәзрәт Якупов, Рәшидә абыстайлар белән якыннан аралашкан еллар ул.
Татарлар исламны үзе теләп кабул иткән. «Татар исламы» дигән төшенчәне кайбер кешеләр яратып бетерми бетерүен, әмма бүген Россия күләмендә татарларның ислам динен саклап калуда һәм таратуда өлеше бик зур. 

 ҮЗЕМ ТУРЫНДА  Ярты тиле – атын, тулы тиле – хатынын, үтә тиле үзен мактар, диләр. Үземне мактыйсым килми. Миңа шактый күп җитәкчеләр белән эшләргә туры килде. Үзем җитәкче булсам, кул астындагы хезмәткәрләр белән болай эшләмәс идем дигән очраклар булды. Берәүнең дә шәхесенә тимичә, аларны хөрмәт итеп, җирдә ниндидер миссияң барын белеп, шуның буенча яши алсаң, бәхет шулдыр ул. Статистика буенча, инде биш-алты ел дәвамында иң бәхетле кешеләр дип, финнар санала. Бер карасаң, табигать шартлары да нәкъ бездәгечә, артык зур йортларда да яшәмиләр, артык зур машиналарга да кызыкмыйлар. Бәхет – аларның ашыкмыйча яшәүләрендә, табигатьне күрә белүләрендә. Бәхет – ул безнең башта. Үзеңне бәхетле дип уйласаң, бәхетле буласың. 
Күптәннән килгән бер традициям бар: һәр көнне эшкә килүгә башта әниемә шалтыратам. Әти-әниең белән җылы мөнәсәбәттә булу – зур бәхет ул. 
Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар