Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Моңаймагыз, шомыртларым

Сугыш башланганда, әнием Рәхимәгә 17 яшь булган. 1917 елгы, 1918 елгы Шәрифҗан һәм Мөбәрәкҗан исемле ике абыйсын фронтка алалар. Алар хәбәрсез югала. Шулай итеп, уку кайгысы онытыла.

«Сөембикә» журналы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап #КөтәБелгәннәрПолкы флешмобын игълан иткәч, мин әти-әниемнең сугыш елы истәлекләрен хәтеремдә яңартырга тырыштым.

Әнием Рәхимә 1924 елның 1 гыйнварында Арча районының Сикертән авылында Гыйльмулла бабам белән Бәгыйдә әбиемнең тугыз балалы ишле гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килгән. Әниемә 5 яшь вакытта бабам гүр иясе була. 9 баланы Бәгыйдә әбием өлкәнрәк балаларының ярдәме белән бергәләп кеше итә.

Сикертәндә 7 классны тәмамлагач, әнием Арча педучилищесына укырга керә.

Ул чорда педучилищеда уку түләүле булганлыктан, бу, билгеле, 9 бала белән тол калган Бәгыйдә әбиемнең хәленнән килми.

Әнием, укытучы булу теләгеннән мәхрүм калып, күрше Гөберчәк авылында артель ачылгач, 1938 елда шунда эшкә урнаша. Ул иң башта әзер киемгә төймә, элгеч тагу, күлмәк итәге бөгү кебек эшләрдән башлап, тышкы бияләй, бүрек тегәргә, мамыктан юрган, күкрәкчә (душогрейка), телогрейкаларга кадәр сырырга өйрәнә. 2-3 елда ул үз эшенең остасына әйләнә. Гөберчәктә артельне оештырган, үзе дә шунда цех җитәкчесе булып эшләгән Хәнәфиев Рәхимулла абый, үзе сугышка киткәндә, урынына әниемне калдыра. Моңа, әниемнең әйтүенчә, аның русчасының шактый яхшы булуы да сәбәп була. (Русчаң әйбәт дип, әзер товарны Арчага йә Казанга тапшырырга барганда, Рәхимулла абый еш кына әниемне дә үзе белән алып бара торган була.)

Сугыш башланганда, әнием Рәхимәгә 17 яшь булган. 1917 елгы, 1918 елгы Шәрифҗан һәм Мөбәрәкҗан исемле ике абыйсын фронтка алалар. Алар хәбәрсез югала. Шулай итеп, уку кайгысы онытыла. Тылда яше-карты, шул исәптә әниемнең кыз туганнары да, бар көчен, дәрманын, көнен-төнен фронтка багышлап, фидакарь хезмәткә чума.
Әнием сөйләгәннәрдән истә калганча, тимер юл якын булганлыктан, фронттан авылга солдатларның юасы-ямыйсы кием-салымы вагон-вагон кайтып торган. Өлкәнрәк хатын-кызлар (уйлавымча, аларның яше дә 20-25 тән өстә булмагандыр), Кесмәс елгасы буенда учак ягып, казан асып, керне шунда селтеләп кайнатып юганнар да артельгә менгергәннәр. Артель эшчеләре ул киемнәрне ямыйсын ямап, кайсына – балак, кайсына җиң өстәп тегеп, төймәләрен тагып, төргәкләп, Арчага илтеп тапшыра торган булганнар. Әниемнең: “Вагоннан бушаткан киемнәрдән килгән кан-сүл исе тирә-якка тарала, арасында аяк-куллар да чыга, аларны кер юган апалар күмеп куя иде”, – дип сөйләгәне хәтердә.
Башта тегеп-ямап, аннан әзер кием-салым белән йөкне Арчага илткәндә, Мөхәммәт Мәһдиев истәлекләрендә язылган Масра тавын менгән чакта, җиккән атның туарылуы, йокламаган һәм ачлы-туклы килеш, язгы-көзге пычракта арбаны юл буе арттан этеп барулары, чабаталарына кар суы тулып, салкыны үзәк-бәгырьләренә үтүе – болар әниемнәрнең сугыш чоры афәтенең бер тамчысы гына. "Көтә белгәннәр полкы"нда мин ир-егетләргә хас батыр йөрәкле, сабыр холыклы, алтын куллы тегүче әнием Рәхимә Гыйльмулла кызын да күрәм.
Әтием Юныс белән алар 1947 елда, әтием фронт юлларын узып, туган якка әйләнеп кайткач кавышалар. Ришат Төхвәтуллин башкаруындагы “Моңаймагыз, шомыртларым” җырының сүзләрен батыр сугышчы – әтием Юныс белән аның гомерлек мәхәббәте әнием Рәхимә истәлегенә багышлап моннан 25 еллап элек язуымны да әйтсәм, истәлекләремнең бер өлешен хәзергә тәмамлап торсам да булыр. Әтием белән әнием өйләнешкәннән соң бергәләп утырткан пар шомыртның “балалары” хәзер әнием каберендә үсә. Көзләрен әтиемнең янәшәдәге чардуганы эченә, шыбырдап, әниемнең “күз яше” – кипкән шомырт коела. Моңаймагыз әле, шомыртларым...

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


1нче фотода әнием, абыйларым Данис, Радис, энем Әнис һәм мин. 1972 ел.

2нче фотода: Гөберчәк артелендә эшләүчеләр. 1945 елгы фото. Әнием Рәхимә Гыйльмуллина арттагы рәттә - сулдан икенче.
Фото М.Мәһдиевнең Гөберчәктәге музее мөдире Халидә Габидуллина @khalidagabidullina архивыннан.

Сания ӘХМӘТҖАНОВА, шагыйрә


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул без белгән сары чәчле Сания, ә биредә нәни кызчык, 10 яшьләрдер инде. Менә бит истәлек.

    Хәзер укыйлар