Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

«Үле хәбәре килмәде, исәндер...» 

Минем ике бабам да сугыш кырларында ятып калганнар. Әбиләрем яп-яшь көе тол калып икешәр бала тәрбияләп үстергәннәр. Гомерләре буе ирләрен көтеп хәтирләр белән яшәделәр.

Минем ике бабам да сугыш кырларында ятып калганнар. Әбиләрем яп-яшь көе тол калып икешәр бала тәрбияләп үстергәннәр. Гомерләре буе ирләрен көтеп хәтирләр белән яшәделәр.

 Нәнәнен әтисе Закиров Гомәр Закир улы яу кырында ятып калганда бары 29 яшьтә була. Өч кызы ятим кала. Бер тапкыр да әти дип әйтә алмыйча, әти нинди булганын белмичә үсәләр. Нәнәгә – 4 яшь, сеңелләре Минебәдәргә 2, Тахирәгә бары ике атна гына була. Әбием Бәдерниса өч бала белән тол кала. Сугыш беткәнче 1945 елда уртанчы кызы үлә. Ачлык-ялангачлыкка түзми сабый. Нәнә кече сеңлесе белән ике туган гына калалар. Әби көнне-төнгә ялгап эшли, эшкә бик батыр, чыдам иде ул. Көндез колхоз эшендә, төнлә үз хужалыгыңны алып барырга кирәк. Төне буе бәрәңге казыганын күргән күрше Махурый апа әбигә кушамат та тагып куя. Авылда кушаматын кушып сөйлиләр әби турында. Ашарга юк, ягарга утын юк, өскә кием юк. Шул хәлләрдә дә тырышып эшлиләр, балалар үстерәләр. Утынга Вятка аръягындагы урманга барып чыбык алып кайтып ягалар. Балалар ягылмаган өйдә туңып утыралар, ач килеш. Ничек икесе исән калган, чыдам булганнар инде...

 Әбием эшкә бик батыр иде, сугыш елларда да сыерын асраган. Күп итеп казлар үстерә иде. Нинди авырлыклар күрсә дә 90 яшькә җитеп гүр иясе булды. Ике кызын гына түгел, оныкларын, оныкларының балаларын да үстереште. Бу истәлекләрем аның рухына дога булып барсын. 

Бәдри әбием күрше авыл Кукшел кызы, бик чибәр, булдыклы булган. Гомәр бабайның апасынын кызы Хапҗамал апа: «Бәдри җиңги бай киемле, чибәр килен иде», – дип сөйләгәне бар. «Миңа биш яшь иде анын белән Кукшелгә кунакка бардым. Җиңгинен матур читеген, ефәк шәлен хәтерлим», – дигән иде ул. 

Нәнә Жиңү көнен белмим ди. Сугыш беткәч күрше Әубәкер абый кайтты, аннан сорадым: «Безнен әттә кайчан кайта?» –дип. Кайтыр, кайтыр дип аркамнан сөеп китте», – дип сөйли ул. 

1945 елны укырга керә нәнә. Аягында чабата, башында бер кат ситса яулык, шунын белән кыш чыга. Шулай да тырышып укый, җиденче классны бетергәч күрше авылга укырга Сәрдеккә 8 нче класска да бара. Әбигә ярдәм кирәк булгач, укуын калдырып урман кисәргә китә, үгез белән агач ташый. Монысы инде сугыш ятимнәре өлешенә тигән язмыш.

 Икенче әбием әттәнең әнисе Бибифатыйма әби. Үзебезнең авыл кызы, югарыч урамыннан килен булып төшкән таубашына. (Безнең авылда гына таубашына төшәләр – бүтән җирдә ишеткәнем юк). Муллахмәт бабай бик булдыклы егет була, абыйсы Шәрип абый белән заготовитель булып эшли. Абыйсы безнен авылда, ә бабай күрше мари авылларында йөри. ( Алга китеп булса да язам: Шәрип абый исән кайтып, үз эшен дәвам итте, аннан соң кызы Тәскирә апа эшләде.) Бабам снайпер була, фин сугышында да катнаша. 1941 елда май аенда бер төркем ирләрне военный сборга жибәрәләр. «Зур сугышка әзерлек бу, бик зур сугыш булачак», – ди ул фин сугышында кайткач. 

Әттә хәтерләми дә үз әтисен, энесе Салих тумаган да була әле. Шул китүдән бабайнын бер хәбәре дә булмый. Сугыш беткәч балаларга пенсия алыр өчен военкоматтан «хәбәрсез югалды» дип справка язып бирәләр. Фатыйма әби үлгәнче көтте, үле хәбәре килмәде, исәндер, диде. Әбием 2000 елда 86 яшендә гүр иясе булды. 90 нчы елларда чикләр ачылгач та, теге якта калган булса кайтмас микән дип тә көтте.

Мин әбиемнең яраткан, сорап алган кызы идем. Яшь чакларын, бабай турында рәхәтләнеп сөйли иде. Әбием гарәпчә укый-яза белә. Миңа да догалар өйрәтте. Җиңү көненә биргән открыткаларны бабайдан килгән шикелле кадерләп саклый иде. Фатыйма әбием 27 яшендә тол калып гомере буе бабайны көтеп яшәде. Кеше арасында ким-хур булмаслык итеп ике улын үстерде. Оныкларын, оныкларының балаларын үстереште. Бик сагынып искә алам әбиләремне... 

Илсияр ГАЗИЗОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар