Логотип
Күңелеңә җыйма

40 тан соң тормыш яңа башлана

40 тан соң тормыш яңа башлана. Мин бу сүзләргә элек ышанмадым. Инде бигүк яшь булмаган кешене тынычландырыр өчен генә әйтәләр, дип уйлый идем. Ләкин нәкъ менә кырыктан соң язмыш миңа зур үзгәрешләр әзерләп куйган булган.

Үзеңә 18 булганда, 40–50 яшьлекләр, никтер, бик карт, өлкән булып күренә. 30 ларга җитәрәк, фикерең үзгәрә анысы. Ә менә үзеңә дә 40 тулгач, әле яши дә башламаганыңны аңлыйсың. 40 яшьтән соң тормыш әле башлана гына икән ләбаса!

 

Мин бу сүзләргә элек ышанмадым. Инде бигүк яшь булмаган кешене тынычландырыр өчен генә әйтәләр, дип уйлый идем. Көзгедән сиңа яшьлек дәрте бөркеп тормаган йөз бага, 20 яшендәге шикелле, баскычлардан да теркелдәп кенә йөгереп менә алмыйсың... Ләкин нәкъ менә кырыктан соң язмыш миңа зур үзгәрешләр әзерләп куйган булган.

 

Ул үзгәрешләр бер дә күңелле башланмады үзе. Балаларны үстереп, үзебез өчен яши башларбыз дигәндә генә ирем чыгып китте. Яшь хатыны миннән күпкә яшь, чибәр, үз-үзен карап кына йөртә торганнардан.

 

Хәлем авыр иде дисәм, бер сүз дә әйтмәгән булырмын, хәлем үләрлек иде... Ярты ел кеше белән сөйләшә дә, аралаша да алмадым, ике авыз сүз әйтсәм, күземнән яшь агарга тотына. Баштанаяк эшкә чумдым дип тә әйтмим. Эшемне моңарчы да яратмый идем, ирем чыгып киткәч, анда бару бөтенләй газапка әйләнде. Кичләрен кайтам да, тизрәк юрган астына чумам. Беркемне күрәсем килми, беркем белән сөйләшәсем килми. Йөрәк сулкылдарга гына тора. Хәтта балалар белән сөйләшүе дә кыен. Сүз очы әтиләренә барып төртелә дә, җан яралары яңадан кузгала...

 

«Әйдә, киен, киттек! Җитте сиңа елап ятарга», – көзге яңгыр койган бер кичтә дус хатыным эткәли-төрткәли үзе белән ияртеп алып чыгып китте. Наиләнең районыбызның Мәдәният йортында бәйләм түгәрәге оештырганын колак читем белән генә ишеткән идем бервакыт. Кул эшләреннән ерак торгач, моңа әллә ни игътибар да итмәдем. Ә хәзер Наилә мине әнә бәйләргә өйрәтмәкче. Гомеремдә энә тотып караганым юк, дигәнем дә куркытмады үзен: «Ничего! Аюны да биергә өйрәтәләр», – дип көлде генә.

 

Беренче ике көнне тырышудан аркама тир бәреп чыга иде хәтта. Аннары бу шөгыль белән мавыгып китүемне үзем дә сизми калдым бугай. Күзәнәк арты күзәнәк үрә-үрә, җимерелгән тормышымның кирпечләрен яңабаштан өям кебек тоелды миңа. Күңелемнең әрнүләре дә бераз басылган кебек булды. Кул эше тынычландыра, диләр, әллә шуннанмы?...

 

Беренче бәйләгән әйберем – чәйнек өстенә кидереп куя торган җылыткыч-тавык булды. Шундый да матур килеп чыкты ул, аны үз кулларым белән бәйләгәнемә үзем дә ышана алмадым хәтта. Аннары китте инде... Тумбочка өстенә ябарга челтәр, ишек каршысына җәяргә түгәрәк келәм, урындык япмалары... Минем яшьтә яңа эшкә өйрәнеп булмый инде дип уйлаганым өчен үземә дә көлке хәзер. Менә бит, 40 яшьтән соң бәйләргә өйрәндем бит әле!

Хәтта моңарчы яратмаган эшем дә миңа ул кадәр газап булып тоелмый башлады, чөнки беләм: кичке алтыдан соң күңелемә рәхәтлек бирүче хоббием белән шөгыльләнәчәкмен, яңа дусларым белән аралашачакмын. Әйе, Наилә мине бәйләргә генә өйрәтмәде, яңа дуслар да табышты.

 

Бәйләү белән ныграк кызыксына барган саен, тирә-юньдәгеләрнең миңа булган мөнәсәбәте дә үзгәрде кебек. Эштәге кызлар да ничектер аралашучанрак, кызыклырак булып тоела башладылар. Алар арасында да бәйләргә яратучылар күп икән, җепләр турында сөйләшәбез, бәйләм үрнәкләре турында... Миннән киңәш сорыйлар, яңа кофтамның үрнәге белән кызыксыналар.

 

Ничектер мавыгып, бәйләгән әйберләремне Инстаграмга да куя башладым. Анысын да эштәге кызлар әйтте бугай. Беренче лайклар, мактау сүзләре күңелемне тагын да күтәреп җибәрде. «Миңа да бәйләп бирмәссең микән?» – дигән заказлар да алгаладым. Рәхәтләнеп бәйлим генә, чөнки ул эш күңел юанычыма әверелде. Яратып эшләгәч, ардырмый да, туйдырмый да...

 

Моңарчы мин кибеттә бар да бар, кулдан бәйләп утыруга ихтыяҗ юк дип саный идем. Баксаң, кулдан матур итеп бәйләгән киемнәрне әле дә бик яратып кияләр икән бит. Хәтта яшьләр дә яза, кемдер киңәш сорый, киресенчә, үзләре киңәш бирүчеләр дә күп.

 

Инде минем иремне уйлап, күңелсезләнеп утырырга вакыт та калмады. Хәсрәтем, ничектер, үзеннән-үзе югалды да куйды. Әлегә кадәр ул турыда күз яшьләрсез искә дә ала алмаган мин, иремнең кабат бәхетле булуын тели башладым, ышанасызмы? Бу – аны акрынлап гафу итүемне аңлата иде булса кирәк. Балалар янына килгәч, миндәге үзгәрешләрне ул үзе дә күрде: «Син үзгәргәнсең», – ди.

 

Әйе, мин үзгәрдем – яраткан хоббием бөтен барлыгымны бөтереп алды, күңелсез уйларны башымнан типкәләп чыгарды, тормышыма ямь өстәде, дуслар белән тутырды.

 

Үзгәрешләр бу гына булмаган икән әле. Беркөнне Инстаграмнан хәбәр килде: шәһәрдә кул эшләре күргәзмәсе оештырыла икән, мине күргәзмәгә чакыралар. Бик рәхәтләнеп риза булдым. Бәйләгән әйберләрем белән кызыксынулары, тотып-тотып караулары, битләренә тидереп, йомшаклыгына сокланулары миңа ошый иде. Күп әйбер саттым димим, максатым да ул түгел иде, ләкин өйгә бик канәгать булып кайттым.

 

Күргәзмәдән соң бер атна үттеме, ике микән – Инстаграмда тагын хәбәр – мине мәктәптә бәйләм түгәрәге оештырырга чакыралар. Баштарак икеләнеп калсам да, кызыксынуым җиңде – эшләп карарга булдым. Өстәвенә, эш хакы да түләячәкләр икән. Шушы көннән мин инде үзем өчен тагын бер дөнья ачтым – самими, чын дөнья – балалар дөньясын. Югыйсә бит белемем дә педагогик белем иде минем, ә тормыш исә бөтенләй башка өлкәгә алып кереп китте, балачактан укытучы булырга хыялланганымны онытырга туры килде. Менә бит, язмыш үзе бу хыялымны чынга ашырырга форсат бирә түгелме!

 

Күз тидерергә дә куркам, бәүләүчеләр клубын атлап кергәннән соң тормышым 180 градуска үзгәрде дә куйды. Теге яратмаган эшемнән киттем, чөнки яраткан шөгылемә вакытым аз кала. Заказлар гаять күп, өлгерерлек түгел. Мәктәптәге бәйләү түгәрәгемә дә балалар яратып йөри. Ярты ел элек өлкәннәр өчен беренче мастер-классымны оештырдым...

 

40 тан соң тормыш башлана гына дигәнгә ышанам мин хәзер. Мин нәкъ менә хәзер чынлап яшим кебек. Рәхәтләнеп, җаным теләгән эш белән шөгыльләнәм, җитмәсә, ул миңа яхшы гына акчалар китерә. Ә янәшәмдә иремнең булуы яки булмавы – анысы хәзер ул кадәр үк мөһим дә түгел шикелле. Кайчандыр ялгыз хатыннар бик бәхетсездер кебек тоелалар иде, инде бу фикеремнең рас булмавын аңладым. Бәхет аннан гына тормый икән, ә үз-үзеңнән канәгать булуда икән чын бәхет.

 

 

Теги: ничек бәхетле булырга хатын-кыз психологиясе хатын-кыз бәхете

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар