«Улым, әгәр мәчет төзи алсаң, бу бик игелекле эш булыр иде...» Рауза мәчетен төзү әнә шундый сүзләр белән башланып китте.
2019 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин гаиләсе инициативасы белән документлар әзерләү эше башланды. Мәчеткә министрның әнисе Рауза Хәйрулловна хөрмәтенә исем кушарга булалар.
2021 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасының дин әһелләре катнашында, Коръән укыганнан соң беренче таш салынды.
2022 елның 25 июнендә мәчетнең ике манарасы һәм гөмбәзе өстендә ярымай куелды.
2022 елның 28 сентябрендә мәчет рәсми рәвештә ачылды.
Мәчетнең мәйданы 1524 мең кв. м тәшкил итә һәм 400 кешегә кадәр сыйдыра. Мәчет бинасы ике катлы һәм подвалы бар. Эчке дизайн традицион татар стилендә башкарылган. Мәчетнең техник яктан, дини-йола ягыннан, шулай ук уңайлылык ягыннан заманча инфраструктурасы бар. Биредә дини тантаналы чаралар уздыру өчен бүлмәләр, конференц-зал, уку сыйныфла-ры, имам, укытучылар бүлмәләре һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен гардеробы бар.
Телефон: +7(987)226-50-50.
Адресы: Казан шәһәре, Сеченов ур., 21 нче йорт.
Якындагы метро станцияләре: Сукно бистәсе (4200 м), Тукай мәйданы (4600 м), Аметьево бистәсе (4700 м).
Сайт: www.rauza-m.ru
Эш вакыты: 8.00–20.00.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк