Логотип
Казан мәчетләре

Нурулла мәчете

Башка атамалары: «Печән», «Юнысовская», «Җиденче Җәмигъ мәчете».

1845–49 елларда архитектор А. К. Ломан проекты буенча коммерция киңәшчеләре абыйлы- энеле Ибраһим (1806–1886) һәм Исхак (1810–1884) Юнысовлар тарафыннан әтиләре – I гильдия сәүдәгәре Гобәйдулла Мөхәммәтрәхим улы Юнысов (1776–1849) васыять иткән акчага төзелгән.
1890–1908 елларда имам-хатыйп вазыйфасын күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, «Азат» газетасы нәшире Габдулла Габделкәрим улы Апанаев башкара. Мәчет 1929 елның 16 ноябрендә Үзәк сайлау комиссиясе карары белән ябыла, ә манарасы сүтелә. 1990 елда дәүләт тарафыннан дин тотучылар җәмгыятенә кайтарыла һәм хәзерге исемен ала. 1990-95 елларда мәчет архитектор Р. В. Билялов проекты буенча манарасын торгызып реставрацияләнә һәм реконструкцияләнә.

Телефон: +7 (843) 292-53-83.

Адресы: 420021. Татарстан Республикасы. Казан (Вахитов районы), Мәскәү ур., 74.

Якындагы метро станцияләре:  Кремль (442 м), Тукай мәйданы (1318 м), Сукно бистәсе (2783 м).

Эш вакыты: мәгълүмат юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар