Башка атамалары – «Юбилейная», «Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы».
1924–26 елларда Урта Идел буенда ислам динен кабул итүгә 1000 ел тулу уңаеннан халык акчасына инженер-архитектор А. Е. Печниковның 1914 елда эшләнгән проекты буенча төзелгән. 1930 нчы елларда ябыла.
1991 елда дин тотучылар җәмгыятенә тапшырыла. Кабан күленең көнчыгыш ярында урнашкан. Исемнәрнең берсе шуннан. Манарасы почмакка куелган бер заллы антресольле мәчет тибына карый.
Телефон: +7 (843) 537-12-83.
Адресы: 420107. Татарстан Республикасы, Казан (Вахитов районы), Һади Такташ ур., 26.
Якындагы метро станцияләре: Кремль (321 м), Тукай мәйданы (1800 м), Кәҗә бистәсе (2166 м).
Эш вакыты: мәгълүмат юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк