Логотип
Казан мәчетләре

Иман нуры мәчете

Совет районының Нагорный бистәсендә 1994 елда «Иман нуры» мәчете төзелә башлый.

Бу бистәдә яшәүчеләрнең ислам дине нигезләрен өйрәнергә, намаз укырга теләве белән бәйле. 1994 ел башында әзерлек эшләре башланды. Поселокта яшәүчеләр исеменнән мәчет төзү өчен җир кишәрлеге бүлеп бирүне сорап Гайнуллин Әмин һәм Галиәхмәтов Мидхәт Казан шәһәренең Совет районы администрациясе башлыгы Камалиев Альберт Әсһәр улына мөрәҗәгать иттеләр. Район администрациясе бистәнең үзәк урамында 20 сутый җир бүлеп биргән. Элек бу зур бушлык иде. Иң беренче чиратта, бистә халкына бушлык территориясен коры ботаклардан һәм куаклардан чистартырга туры килде. Шул вакыттан мәчет төзелешен Казан шәһәренең Совет районы башлыгы Камаиеев Альберт Әсһәр улы үз өстенә ала.

Телефон: +7 (843) 226-23-13

Адресы: 420056. Татарстан Республикасы. Казан (Совет районы), Горки, Дорожная ур., 32а, 1 нче корпус.

Эш вакыты: көн саен – 8.00–19.00.

E-mail: in@imannuri.ru Сайт: imannuri.ru (Иман нуры мәчетенең рәсми сайты.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар