Логотип
Казан мәчетләре

Галиев мәчете

Галиев мәчете 1798–1801 елларда сәүдәгәр Муса Мәмәшев акчасына XVIII йөз ахырындагы иртә классицизм формаларында төзелә.

Совет чорында мәчет күп сынаулар кичерә, 30 нчы елларда мәчет манарасы сүтелә. Татарстан АССР Министрлар Советының 23.01.1981 № 601 карары белән архитектура һәйкәле дип таныла. 1992 елга кадәр бинада кунакханә, Колхозчы йорты һәм төрле коммуналь хезмәтләр урнашкан. 1998 елдан аның диварларында Россия ислам университеты, аннары «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе хатын-кызлар тулай торагы урнаша.
2015 елның 22 декабрендә реставрациядән соң Галиев мәчетен ачу тантанасы булды.

Телефон: +7 (843) 293-20-60.

Адресы: 420021,. Татарстан Республикасы. Казан (Вахитов районы), Габдулла Тукай ур., 40/20.

Якындагы метро станцияләре:  Тукай мәйданы (986 м), Кремль (1619 м), Сукно бистәсе (1989 м).

Эш вакыты: мәгълүмат юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар