Кирпечтән салынган бина 1991–1993 елларда архитекторлар В. П. Логинов һәм Е. И. Прокофьев проекты буенча төзелгән.
Мәчет участокның үзәгендә Мусин һәм Чуйков урамнары киселешендә урнашкан. Участок кирпеч баганаларда һәм цокольдә ажурлы металл койма белән әйләндереп алынган. Диагональ-асимметрияле куелышлы манара ике катлы ике заллы гөмбәзле мәчет тибына карый. Мәчетнең гомуми композициясе көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба диагональ күчәр буенча бер-берсенә уелган төрле зурлыктагы күләмнәр ярашуында төзелгән.
Мәчеткә ирләр һәм хатын-кызлар өчен керү юллары – уртача күләмнең төньяк-көнбатыш һәм көньяк-көнчыгыш почмакларында. Почмак тамбурлары аша ир-атлар һәм хатын-кызлар вестибюленә, беренче катта урнашкан юыну бүлмәләренә һәм санузелларга эләгәбез. Беренче катта – төп зал астында хатын-кызлар гыйбадәт залы урнашкан. Дүрт маршлы баскыч шакмак ирләр залын һәм мәчетнең хатын-кызлар өлешен тоташтыра. Нейтраль баскыч буйлап ир-атлар вестибюленнән төп гөмбәзле гыйбадәт залына һәм мәчетнең ярдәмче бүлмәләренә күтәреләбез.
Телефон: +7 (843) 522-33-14.
Адресы: 420136. Татарстан Республикасы. Казан (Яңа Савин районы), Мусин ур., 10.
Якындагы метро станцияләре: Кәҗә бистәсе (2386 м), Яшьлек (2445 м), Төньяк вокзал (2482 м).
Эш вакыты: мәгълүмат юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк