Логотип
Тарих

Зөһрәкәй

Зөһрәкәй... Мәҗит Гафури аңа яратып, назлап әнә шулай эндәшкән. Зөһрә Камалетдин кызы Насыйрова язучының сөекле хәләл җефете генә түгел, чын дусты, якыннардан-якын кешесе дә була. Иренең авыр язмышын уртаклашып, аның белән кулга-кул тотынышып, гел янәшәсеннән атлый ул. Газизе вафатыннан соң якты дөньяда өч кенә ел яши һәм үзе дә бакыйлыкка күчә. Бу вакытта Зөһрәгә нибары 43 яшь була...

Зөһрәкәй... Мәҗит Гафури аңа яратып, назлап әнә шулай эндәшкән. Зөһрә Камалетдин кызы Насыйрова язучының сөекле хәләл җефете генә түгел, чын дусты, якыннардан-якын кешесе дә була. Иренең авыр язмышын уртаклашып, аның белән кулга-кул тотынышып, гел янәшәсеннән атлый ул. Газизе вафатыннан соң якты дөньяда өч кенә ел яши һәм үзе дә бакыйлыкка күчә. Бу вакытта Зөһрәгә нибары 43 яшь була. Мәҗит Гафури өчен ике улының әнисе генә булмый, илһам чыганагына, саклаучы фәрештәсенә дә әверелә ул.
Хатларының берсендә Гафури аңа болай дип яза: «Мин, ниһаять, менә беренче тапкыр сезне «сөекле ханым» дип атыйм. Беренче тапкыр сезгә үземнең яратуым турында белдерергә җөрьәт итәм. 
Мин сезне күптән яратам, сезне, сезнең холкыгызны, атлап йөрешләрегезне күзәтәм. Күбрәк күзәткән саен, сезгә булган мәхәббәтем дә үсә, зурая бара.
Әгәр тормыш юлдашым булыгыз дигән тәкъдимемне кабул итсәгез, моны бик зур бәхеткә санар идем. Бөтен шатлыгымны сезнең белән уртаклашыр, сезнең өчен дә тугрылык-лы тормыш юлдашы булыр идем. Минем хакта үзегез дә барын да беләсез: чибәр дә түгелмен, бай да. Яхшы якларым дип исә менә боларны санарга була: белемгә тартылам, тормыш итәр өчен акчаны каләм ярдәмендә эшләп табам – мин язучы...» 
Шагыйрьнең чын күңелдән, ихластан язган бу хатына Зөһрә: «Мин риза!» – дип җавап бирә. 1909 елны аларның язмышлары кушыла, ә 1910 елда исә беренче уллары Әнвәр дөньяга килә.
Яшь чакта Зөһрә тегүче була. Үз заманы өчен шактый белемле, музыкаль яктан бик сәләтле туташ санала. Татар һәм башкорт халык көйләрен яратып башкара. Бигрәк тә «Зөлхиҗҗә»не еш җырлый торган була. Әти-әниләре вафатыннан соң Зөһрә үзе, аның өч апасы һәм өч абыйсы Килемдә, Суфия Тевке-левалар утарында тәрбияләнәләр (хәзерге вакытта монда Башкортстан татарларының тарихи-мәдәни үзәге урнашкан, берничә ел аны Зөһрә Камалетдин кызының туганы Альфред Насыйров җитәкләде).
Зөһрә ханым гаиләсе турында миңа Башкортстанның атказанган укытучысы, гомер буе татар теле һәм әдәбияты укыткан Бану Юныс кызы Азамаева сөйләгән иде. Аның ире фронтовик Абдулла Азамаев – Зөһрәнең олы апасы Тәүфиканың улы, ул мәктәп директоры булып эшләде. Аның хатирәләрен барлыйбыз. 
Зөһрәнең әти-әнисен – атаклы тегүчеләрне Казаннан үзенең Килемдәге утарына мәгърифәтче, меценат, морза хатыны Суфия Тевкелева-Җантурина чакырып китерә. «Гаиләбезнең тегүчеләре булырсыз, мин ачкан уку йортында крестьян балаларын бу һөнәргә өйрәтерсез», – ди ул аларга. Зөһрәнең әтисе – ир-ат, ә әнисе хатын-кыз кием-салымы тегә. Аларга Тевкелевларның утарыннан ерак түгел, елга буенда урнашкан кечкенә генә йортны бирәләр. Гаиләдә биш бала үсә: Тәүфика, Мәликә, Зәкия, Зөһрә, Нуретдин, Имаметдин. Бер-бер артлы әти-әниләре үлеп киткәч тә, Суфия ханым аларны утарда калдыра, үз тәрбиясенә ала. Тәүфикалары кияүгә чыгып, Килемдә кала, укыта. Калган балаларны морза Тевкелев Уфадагы утарларына алып кайта. Имаметдин белән Нуретдинны миллионер Кәримовлар кибетенә приказчик итеп урнаштыра. Кызлар гимназиядә укый башлыйлар. Кызларның икенчесе – Мәликәләре сәүдәгәр Гыйльметдин Кальметьевка кияүгә чыга. Революциядән соң Мәликә белән Гыйльметдиннең уллары Төркиягә китә. Гаилә башлыгы үзе күн заводына гади эшче булып эшкә урнаша. Чишмәледә яңа йорт салып чыга – шунда яши башлыйлар. Салават Юлаевка һәйкәл салган вакытта йортларын сүтәләр, Блюхер урамыннан аларга яңа фатир бирәләр. Кече кызлары Фәридә ОСОВИАХИМда – атаклы очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевта бухгалтер булып эшли. Мәликәнең олы кызын язмыш Ташкентка ук алып китә: ул анда нәшриятта тәрҗемәче вазыйфасын башкара. Зөһрәнең апаларының тагын берсе – Зәкия шулай ук укытучы һөнәрен сайлый, ул да революциядән соң Ташкент ягына күчеп китә. Нуретдин хатыны Кәримә белән Гоголь урамында – Мәҗит Гафуриның музей-йорты каршындагы ике катлы йортның өстәге катында гомер итә. Революциядән соң Нуретдин абый гади эшче булып эшли – әрҗәләр ясый. Ә аның җәмәгате Кәримә җиңгәй тегү тегеп көн күрә. Зөһрәнең олы абыйсы Имаметдин революциядән соң шулай ук гаиләсе белән Ташкент якларына китеп бара, анда зур кибет ача. 
Зөһрә Гафури исә башта беркадәр вакыт Каргалыда, аннан Уфада кызлар мәдрәсәсендә туган тел, этика дәресләрен алып бара. Соңрак Сафроновский пристань тирәсендә урнашкан рус мәктәбендә – татар-башкорт төркемендә укыта. 1921 елда аны Красноармия мәктәбенә җибәрәләр. Мәҗит Гафуриның архивында бер фото саклана: Зөһрәне анда гимназист кызлар әйләндереп алган. 

 Мәҗит Гафури хатыны Зөһрә һәм уллары белән. 1922 ел.

Ә кичләрен Зөһрә ханым тегү машинасы артына утыра – заказлар аңа килеп кенә тора. Гаилә бюджетына шактый өлеш кертә ул шулай. Аның «Зингер» тегү машинасы бүген Уфа шәһәренең Гоголь урамы, 28 нче йортында урнашкан Мәҗит Гафуриның Мемориаль музей-йортында тора.
Замандашлары хатирәләре буенча, Зөһрә ханым бик сөйкемле, ачык йөзле, шат күңелле булган, каядыр кунакка барганда гына түгел, ә өйдә дә һәрвакыт матур киенгән. Күлмәкләрнең гел ачык төслеләрен сайлаган, калфактан йөргән, аның өстеннән ефәк ак шәл ябына торган булган. 
Ул үзенең нинди зур шәхес, атаклы язучы, шагыйрь белән гомер итүен бер минутка да исеннән чыгармаган: иренең иң тугры укучысы булган, аңа иҗат итү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырышкан. 
Шагыйрьнең улы Әнвәр Гафури үзенең истәлекләрендә менә ниләр яза: 
«1926 елда әти «Кара йөзләр» повестен тәмамлады. Бүгенгедәй хәтерлим: беркөнне ул бик озак кына язып утырды, аннан каләмен куйды да, күзлеген өскә, маңгаена күтәрде. Аннан:
– Зөһрәкәй! Килче әле монда! – дип әнине чакырды. Үзе алдында яткан кәгазьләрен тәртипкә китерә башлады. 
Әни почмак якта иде. Әтинең үзен чакыруын ишетүгә ул ашыгып аның янына чыкты. 
– Зөһрәкәй, шатлыгымны синең белән дә бүлешәм – мин «Кара йөзләр»не тәмамладым! Шундый зур эшкә нокта куйдым! – диде әти.
– Котлыйм сине!
Әнинең чын күңелдән сөенүе бөтен йөзенә чыккан иде.
– Вакытың булса, зинһар, укы әле, – диде аңа әти. – Кычкырып укы... Фикерләреңне дә әйтерсең...
Әни өстәл янына утырды да, шунда ук кычкырып укырга кереште. Башта ул тыныч кына укыды, аннан дулкынлана башлады, тавышы калтырарга кереште... Ә инде Галимәнең акылдан шашуы турындагы урынга җиткәч, күз яшьләрен тыймады да...»
Мөселман хатын-кызының җәмгыятьтә тоткан урыны, аның язмышына төшкән сынаулар Мәҗит Гафури иҗатында шактый зур урын алып тора. Прозасында да, поэзиясендә дә: «Кара йөзләр», «Татар хатыны», «Хәерче», «Сугышчы хатыны Хәмидә»... 
Җәмгыятьтә гуманизмның дәрәҗәсе хатын-кызга, картларга һәм бала-чагага карата мөнәсәбәттә ачылуы күптән барыбызга да мәгълүм инде. Мәҗит Гафури иҗатын тирәнтен өйрәнүче белгечләр менә нинди нәтиҗәләр ясый: язучы үзенең һәр әсәре белән матур, мәңгелек мәхәббәтнең үзеннән-үзе җирдән дә үсеп чыкмавын, күктән дә төшмәвен раслый. Ул – бүләк түгел, кеше аңа үзүзе белән көрәш аша килә, рухи үсеш аша. 
Мәҗит Гафури «хатын-кыз мәсьәләсе»нә үзенең карашын иҗатта гына чагылдырып калмый, ә гаиләсе үрнәгендә дә күрсәтә – җәмәгатенең иҗтимагый эшчәнлеген гел хуплап тора. Сәйфи Кудаш үзе шаһит булган бер очрак турында болай дип яза: 
«Февраль революциясеннән соң Уфада бик еш кына митинглар һәм җыелышлар уза башлады. Аларда без – яшьләр беркайчан ишетмәгән нәрсәләр хакында сөйлиләр. Бәхәсләр куера, төрле сәяси фиркаләр арасында көрәш башланып китә, шуңа да бу җыелышлар, гадәттә бик шау-шулы була иде. Кайчакта бәхәсләр шулкадәр кыза, хәтта ике як бер-берсенә урындыклар ата башлый, йодрыклар эшкә җигелә... Билгеле инде, болай итеп бәхәсләшкәндә хакыйкатьне табу бик авыр. 
Видинеевский бакчасының (бүгенге Луначарский исемендәге парк) җәйге театр бинасы халык белән шыгрым тулы: кемнедер чакырып китергәннәр, кемдер кызык эзләп үзе килгән. Уфа мөселманнарының шәһәр управасына гласныйлар сайлауга әзерлек бара. Мин залга кереп кысылганда, җыелышны алып баручы пеләш башлы ир-ат чираттагы чыгыш ясаучыны игълан итте:
– Сүз Зөһрә Камалетдиновнага бирелә! 
Зал шунда ук җанланып китте, кешеләр бер-берсе белән сүз алышырга кереште. Трибунага кыю гына атлап, яшь кенә ханым күтәрелде. Башына сәйлән белән чигелгән калфак кигән, аның өстеннән ак ефәк шәл бәйләгән. Ул башта залда утыручыларга игьтибарлы бер караш ташлады. Аннан тамагын кырып куйды һәм дулкынланган тавыш белән сөйли башлады: 
– Әгәр сезгә кемдер: «Урам буйлап ярты гәүдәле генә кеше атлап килүен күрдем», – дисә, берегез дә ышанмас иде. «Булмаганны сөйләмә!» – дип, ярты сүздән туктатыр идегез. Әгәр әңгәмәдәшегез һаман үзенекен тукыса: «Юк, күрдем!» – дисә, сез, мөгаен, аны сары йортка ук озатыр идегез. Ә мин сезгә турысын әйтәм: бу залда да җыелышның яртысы гына. Чөнки монда хатын-кызлар юк – җыелышта алар катнашмый. Революция булган көннән алып сагыз кебек һаман бер сүзне чәйнисез: хатын-кызларга ир-атлар белән бер үк хокуклар бирергә кирәк, дисез. Ә нигә соң аны бирмисез? Беләсезме нәрсә, «хатын-кыз мәсьәләсе»н хатын-кызларның үзләре катнашында гына чишеп була аны. Бөтен мөселман хатын-кызлар исеменнән сезнең бу икейөзлегегезгә каршы чыгам!
Ничек кыю менгән булса, ул трибунадан шундый бер кыюлык белән, көчле кул чабулар астында төшеп китте. Арада усал итеп, мыскыллап елмаючылар да күренде. 
Җыелышны алып баручы тәнәфес игълан итүгә, бакчага Мәҗит Гафурины эзләргә чыктым. Аны халык арасыннан шунда ук күреп алдым. Әле генә чыгыш ясаган ханым белән бара иде ул. Алар икәү нәрсәдер хакында сөйләшәләр һәм рәхәтләнеп көлешәләр иде...»
Зөһрә Гафури турында Мәҗит Гафуриның туганнары да зур җылылык белән искә ала. Язучының бертуганының кызы Халидә Булатова сөйли: 
– Зөһрә апаны без барыбыз да ярата идек. Ул бик чибәр иде, шат күңелле, тавышы яңгырап тора, гел шаярта, көлдерә, безгә әкиятләр сөйли. Мәктәптә балалар укытты һәм бик әйбәт тегә дә иде. Безгә кунакка килгәндә дә тегү машинасын үзе белән алып килә торган иде: аны ишегалдына куя да, үзе үк алып килгән тукымалардан безгә күлмәкләр тегәргә керешә. Бик матур һәм тиз тегә иде Зөһрә апа. Иренең туганнарын хөрмәт итте ул. Әти эштән кайтуга (Әхсән – М. Гафуриның кече энесе. – Л. К.) аның өстен салдырышырга, чабата бауларын чишәргә ашыга иде. 
Ә замандашлары, чордашлары язучыга хәтта беркадәр көнләшү белән дә караган. Ак көнләшү белән! Язучы Зариф Бәшири истәлекләрен-нән:
«Мәҗит Гафури өчен Зөһрә чын дус та була белде: һәрвакыт аның кәефен күтәрергә тырышты, илһамландырды, аның иҗатын бөтен тирәнлеге белән аңлады. Мәҗитне ул хөрмәт итте, аны беркайчан да юк-бар сораулар белән борчымады, иренең уе, фикере бары тик әдәбият мәсьәләләре белән генә мәшгуль булсын дип тырышты... Татар язучылары арасында бу яктан Мәҗиткә елмайган кадәр уңыш елмайган башка берәүне дә белмим. Тагын бер кат әйтәм: тарих Мәҗиткә нинди зур бәя бирсә, Зөһрәгә дә шундый ук бәяне бирергә тиеш!»
Шагыйрьнең Зөһрәсенә булган ихлас, җылы, самими мәхәббәте аңа багышлап язган шигырьләрендә чагыла. 

Зөһрәм 
Көне-төне хәл җыймыйча, йөрдең
Ике авыру карап йөгереп,
Эштән кайтканда да
                         авырсынмый,
Рәхәтләнеп күңелле көлеп.

Керә идең, ишектән кергәндә,
Нурлы була иде йөзләрең;
Сине тагын матурлата иде
Күккә маил зәңгәр күзләрең.

Рәнҗемә инде, Зөһрәм,
                      мин бик озак
Авырдым бит синең кулыңда.
Чытык йөзең
             һичбер күрсәтмәдең,
Абынып егылсаң да юлыңда. 

Люция КАМАЕВА-ГАФУРИ, 
М. Гафури исемендәге
мәдәни фонд советы рәисе. 
Башкортстан. Уфа шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар