Логотип
Тарих

Закир Кадыйри-Уган (1878-1954)

Милләт тәрәккыятенә бар көчләрен, белемнәрен багышлаган олуг затларның исемнәре, милләт өчен башкарган эшләренә “милләтче” мөһере сугылып, сиксәненче еллар башына кадәр халыктан яшерелеп киленде, гуя алар татар халкы тарихында булмаган да.
Менә хәзер, ниһаять, әкренләп булса да алар татар халкы тарихында үз урыннарын, бәяләрен ала баралар. Милләтпәрвәрләребез — халкыбызның, асыл затлары булган ул-кызлары, гуя озак, ерак сәфәрләрдән сон, туган җирләренә, туган илләренә әйләнеп кайталар. Шундый шәхесләребездән — Исмәгыйль бәк Гаспринский, Һади һәм Садри Максудилар, бертуган Гобәйдулла, Габдулла, Мөхлисә Бубилар, алты бертуган Апанаевлар, биш бертуган Шәрәфләр, бертуган Алкиннар, Г.Исхакый, Ф.Туктаров, З.Вәлиди, М.Бигиев, Г.Барудиларның милли, сәяси эшчәнлекләре белән киң җәмәгатьчелек әзме-күпме таныш инде. Ә бит бу чорда алар белән бергә ислам дөньясының зур авторитетка ия булган дин галимнәре Зыя Камали, Риза Фәхретдинов, Закир Кадыйри да татар мәдәниятендә, мәгарифендә зур эшчәнлек алып барганнар.

Закир Кадыйри-Уган 1878 елда Самара губернасы Урта Кандал (Абдулла) авылында мулла гаиләсендә туган. Закир Кадыйри башта үз авыллары мәдрәсәсендә укый, аннары әтисе Хәлим мулла аны олы улы Хафиз янына Бохарага укырга җибәрә. Закир Кадыйри анда биш ел укый — ислам фәлсәфәсе һәм хикмәт белеме буенча дәресләр ала. Тора-бара белемгә омтылган Закирны Бохарадагы уку-укыту тәртипләре, белем бирү дәрәҗәсе канәгатьләндерми башлый һәм ул, абыйсы белән киңәшләшеп, укуын дәвам иттерү максаты белән Төркиягә китә. Анда ул Истанбул университетының илаһият факультетына укырга керә. Биредә укыганда ул яңа фикерле яшьләр белән аралаша башлый, төрле түгәрәкләргә йөри, диспутларда катнаша. Кыскасы, Закир Кадыйри яшь төрекләр хәрәкәтенә кушылып китә. Бераздан, яшь төрекләр эзәрлекләнә башлагач, кулга алынудан куркып, Хиҗазга китә. Анда ике ел дәвамында шәех Исхак Киндидән хәдис һәм тәфсир дәресләре, ә Мөхәммәд Әлидән гарәп әдәбиятыннан дәресләр ала. Тирән, төпле белем алуга зур омтылышы аннары аны Мисырга китерә. Монда Закир Кадыйри Мөхәммәдия мәдрәсәсенә дәресләргә йөри, бераздан “Әл-әзһәр” университетында укый башлый. Шул ук вакытта мөхәррире Габдрәшит казый Ибраһимов булган журналга дөнья төркиләре турында мәкаләләр дә яза, ә Рәшит казый Мисырдан киткәч, журналның мөхәррире булып кала.



Югары дини белем алган, ислам фәлсәфәсен тирәнтен өйрәнгән яшь галим 1907 елда туган иленә әйләнеп кайта. Һәм Риза Фәхретдинов чакыруы буенча Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыта, ә инде ике елдан соң бөтенләйгә Уфага күчә, күренекле дин галиме Зыя Камали җитәкләгән “Галия” мәдрәсәсендә фәлсәфә, психология, логика фәннәреннән дәресләр бирә башлый. Шул ук вакытта ул берничә ел дәвамында “Тормыш” гәзитенең мөхәррире дә була. Әлеге гәзиттә ул мәктәп-мәдрөсәләрдө балаларны үз ана телләрендә (гарәп телендә түгел) укытуны яклаган һәм моның мөһимлеген, баланы туган телендә укытуның файдасын, өстенлеген аңлаткан күп санлы мәкаләләрен бастыра. Ул үзенең “Тормыш” гәзитендә төрки кавемнең киләчәктә үз ана телендә белем биргән университеты да, академиясе дә булачак, булырга тиеш, төрки кавемнең киләчәген аның үз ана телендә белем бирәчәк югары уку йортларының булу-булмавы хәл итәчәк дигән фикерне алга сөрә.

Закир Кадыйри XX йөз башында зур күтәрелеш алган җәдидчелек хәрәкәтенең иң актив эшлеклеләреннән һәм ул яңача уку-укыту, тәрбия бирүне, ягъни мәктәп-мәдрәсәлөрне реформалаштыруны кайнар яклаучылардан булган. Татар мәгарифендә танылган галим-педагогка әйләнгән Закир Кадыйри 1910-1911 елларда “Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәяте”, “Гарәп сарыфы”, “Гарәп нәхүе” кебек хезмәтләрен бастырып чыгара. Шушы ук елларда мәшһүр гарәп галиме, 10 ел буе Петербург университетында гарәп теле укыткан Тәнтәви Мөхәммәд Әйяднең “Куәт һәм рух”, “Гыйльме кәлям дәресләре”, “Тормыш һәм дин” кебек фәлсәфи хезмәтләрен иҗади тәрҗемә итеп нәшер итә. 1912-1913 елларда ул Жөржи Зәйданның әле безнең көннәрдә дә зур әһәмияткә ия булган фундаменталь хезмәтен — өч томлык “Ислам мәдәнияте тарихы”н ижади тәржемә итеп бастырып чыгара.

“Милләтнең киләчәге, язмышы аналар кулында” дип хатын-кызларга ирләр белән тигез хокуклар бирү мәсьәләсен беренчеләрдән булып күтәреп чыккан һәм үзенең “Тәрҗеман” газетасында бу мәсьәләне киң яктырткан бөек милләтче Исмәгыйль бәк Гаспринскийдан кала хатын-кызларга ирләр белән тигез хокуклар бирү мәсьәләсе турында (үзенең “Тормыш” гәзитендә) иң күп язучы Закир Кадыйри була. Хатын-кызлар хөрриятен кайнар яклаган галим-педагог “Яңалык көзгесе”( 1909 ел), “Кызлар дөньясы” (1911 ел), “Хатын-кыз мәсьәләсе» (1915 ел) кебек хезмәтләрен китап итеп нәшер итә. Аның әлеге хезмәтләрендә әхлак, акыл, сәяси һәм эстетик, физик тәрбия нигезләре турында сөйләнелә, дөньяның атаклы, мәшһүр хатын-кызлары турында да әйтелеп кителә. Автор үзенең әсәрләрендә хатын-кызларны белем алырга, мәгърифәтле булырга өнди, аларның җәмгыятьтәге урынын билгели. Шулай ук бу хезмәтләрдә Русиядә генә түгел, Америка, Аурупа, гарәп илләрендә хатын-кыз мәсьәләсенең куелышы һәм ничек хәл ителүе яки хәл ителмәве турында мисаллар китерелеп тарихи яктан җентекләп тикшерелә.

Бик күп татар милләтпәрвәрләре, зыялылары шатланып каршы алган Февраль революциясе татар халкына үзенең югалткан дәүләтчелеген торгызу мөмкинлеген бирә. Бу — тарих биргән шанс була. Әмма, ни кызганыч, татар милли хәрәкәте бу тарихи шанстан тулысынча файдалана алмый кала. 1917 елның маенда Мәскәүдө уздырылган I Бөтенрусия мөселманнары съездында ук инде ике агым: Милли-мәдәни мохтариятне яклаучылар һәм федерация идеясен күтәреп чыгучылар барлыкка килә. Нәкъ менә шушы чорда Закир Кадыйри “Тормыш” нәшриятында “Мәмләкәт идарәсе рәвешләре” дигән хезмәтен бастырып чыгара. Монда ул дөнья илләренең идарә рәвешләрен җентекләп аңлата, федерация мәсьәләсенә аерым туктала һәм Русия федератив дәүләт буларак төзелергә тиеш дигән фикерне алга сөрә. З. Кадыйри Февраль революциясеннән соң Мәскәүдә уздырылган I һәм Казанда уздырылган II Бөтенроссия мөселманнары корылтайларына вәкил итеп сайлана.



1917 елның 22 июлеңдә Казанда Русия мөселманнарының берләштерелгән съездында Эчке Русия һәм Себер төрек— татарларының Милли-мәдәни мохтарияте игълан ителә. Әлеге сьездда Закир Кадыйри мохтариятнең Мәгариф нәзарәтенә сайлана. Ул ноябрь аенда Уфада уздырылачак Милләт мәҗлесенә Гомәр Терегулов, Гайсә Еникеев, Һади Максудилар белән берлектә мәгариф буенча закон проектын әзерләүдә катнаша, ә инде аннары 1918 елның ноябрендә Уфада ачылган Милләт мәҗлесенең Милли идарәсендә эшли.

Әмма тарих тәгәрмәче башка якка тәгәри: зур тантана һәм шатлык белән игълан ителгән Милли-мәдәни мохтарият 1918 елның апрель аенда совет хөкүмәте указы белән юкка чыгарыла. Мохтариятнең 10 мең кешелек татар полкы таратыла, счеты ябыла, бар акчасы, милке тартып алына, ә җитәкчеләре совет властенең дошманнары дип игълан ителә. Милли идарә җитәкчеләренең күбесе Уфадан чыгып китәргә мәҗбүр булалар. Алар әле совет власте урнашып җитмәгән Кызылъяр (Петропавловск) шәһәренә барып урнашалар.

1918 елның 29 апрелендә З.Кадыйриның милли хәрәкәттә үз сүзен әйтү өчен трибуна булган “Тормыш” гәзите “пролетариат революциясенә каршы фикер таратуда” гаепләнеп совет хөкүмәте тарафыннан туктатыла. Һәм З. Кадыйриның, гаиләсен алып, Милли идарә әгьзалары артыннан Кызыльярга китүдән башка чарасы калмый. Анда Г. Исхакый, Ф.Туктаров, Г.Баттал, И. Әхтәмов, Г. Терегулов, Г. Еникеев, З. Кадыйрилар “Кече мәҗлес” җыеп, милли хәрәкәтнең алдагы бурычларын билгелиләр, Милли Идарәне торгызу юлларын эзлиләр, хәтта рус телеңдә “Маяк” исемле газета да чыгара башлыйлар һәм газетаның барлыгы 30 лап саны чыгып кала. Әмма совет власте анда да килеп җитә һәм кан коеп яуланган революцион үзгәрешләрне кабул итә алмаган милләтпәрвәрлөр белән бергә Закир Кадыйри да Кытайга барып чыга.

Закир Кадыйри зур тырышлыклар куеп, мөһаҗирләрнең балаларын туган телләреннән аермас өчен, Кытайда татар балалар бакчасы, өч сыйныфлы башлангыч мәктәп ачуга ирешә.һәм ул хатыны Сания Гыйффәт белән шунда ук укыта да. Әмма бераздан большевиклар килү куркынычы арткач, алар Манчжуриядәге Хайлар шәһәренә күченәләр. Закир Кадыйри монда да мөһаҗирләрнең балаларына башлангыч белемне ана телендә бирү мәсьәләсен хәл итү буенча башлап йөрүче була. Властьлар белән шактый озак вакытлар сөйләшүләр алып барганнан соң, төрки халыкларның балаларын ана телләрендә укыту өчен рөхсәт һәм мәктәп өчен бина да алына. Сания Гыйффәтне шул мәктәптә мөгаллимә итеп урнаштыргач, 1922 елда Закир Кадыйри үзе Төркиягә китә.

Закир Кадыйри башта Истанбулда мөгаллимлек итә. Аннан мәгариф министры Хәлиуллах Сәхби чакыруы буенча Анкарага килә, һәм хөкүмәт идарәсендә тәрҗемәче булып эшли, бераздан Сөләймания китапханәсенә өлкән китапханәче булып күчә.



30 нчы еллар башында Ататөрек тәкьдиме белән Төркия дәүләтенең яңа тарихын язу компаниясе башлана. Бу эшкә тарихчы галимнәр дә, телчеләр дә, хәтта дәүләт эшлеклеләре дә алына. Берничә томнан торачак әлеге хезмәтнең авторы күрсәтелмәгән бер өлешен укып, үз фикерләрен әйтү, ягьни рецензия өчен З.Кадыйрига бирәләр. Ул исә, фәнни яктан бик йомшак булган әлеге бүлекне бик нык тәнкыйтьли һәм бу өлешне язуны шул чорны яхшы белгән тарихчы галимгә бирү кирәклеген әйтә. Соңыннан аңлашыла: әлеге бүлек Мостафа Кемал Ататөрек тарафыннан язылган икән. Шуннан соң З.Кадыйрины дәүләт оешмаларына эшкә алмый башлыйлар. Бу хәл З.Кадыйриның галим буларак та, кеше буларак та үз принциплары позициясендә, ягьни фәнни дөреслек позициясендә калуын күрсәтүче мисал. Дәүләт оешмаларында эш таба алмаган галим тарих җәмгыяте һәм Мәгариф министрлыгы өчен гарәп, рус телләреннөн төрле гыйльми хезмәтләрне төрекчәгә тәрҗемә итү белән шөгыльләнергә, шул хезмәте белән тормышын алып барырга мәжбүр була. Тарих җәмгыяте соравы буенча ул тәрҗемә иткән Ибн Халдунның өч томлыгы әле бүген дә Төркиядә иң яхшы тәрҗемәләрдән санала. З. Кадыйри ”Шәрыкь ислам классиклары” сериясе өчен “Милләтләр вә хөкемдарлар тарихы” дигән 5 томлыкны гарәпчәдән төрекчәгә тәржемә итүгә һәм әзерләп бастырып чыгаруга зур көч куя. Хезмәт бөтен ислам дөньясының ислам динен кабул иткәнче һәм кабул иткәннән соңгы тарихына багышланган.

Ул тормыш авырлыкларына да карамастан, татар мөһажирләренең милли, мәдәни тормышы белән кызыксынып яши. Г. Исхакый 1928 елдан бирле чыгарып килгән “Яңа милли юл” журналында да ислам диненә, милли мәсьәләләргә караган мәкаләләре белән катнаша. Шундыйларның берсе — 1934 елның сентябрь–октябрь айлары саннарында басылганы аеруча игьтибарга лаек. Бу — аның “исламмы, милләтме” дигән ислам тарихына, ислам берлеге идеясын аңлатуга багышланган күләмле фәнни-популяр хезмәте.

Хезмәт Мөхәммәт пәйгамбәрнең вафатыннан соң мөселман дөньясында башланган, күп бәхәсләр тудырган һәм күп кан коюларга китергән ислам берлеге идеясының асылын ачуга, ягьни ислам динен тотучы милләтләрнең бер милләт — гарәп телле милләт дәүләте кул астында яши алмавы, һәр мөселман булган милләтнең үз милли аңы, милли горурлыгы, милли әдәбияты, жырлары булуын, һәр милләтнең үз илендә үз милләтенең гореф—гадәтләрен тотып, үзенең сәяси тәрбиясе, акылы дәрәжәсенә күрә үзенә аерым бер милләт булып яшәргә хакы барлыгын һәм тиешлеген тарихтан мисаллар белән яктыртып язылган. Хезмәт әле бүген дә үзенең актуальлеген югалтмаган.

1937 елда З.Кадыйрины Финляндия татарлары гаиләсе белән Финляндиягә чакыралар. Ул анда мөселман жәмгыятен житәкли, ә Сания Гыйффәт татар теленнән дәресләр бирә. Әмма алар 1939 елда кире Төркиягә әйләнеп кайталар. Ләкин З.Кадыйри фарсы, гарәп, рус, төрек телләрен тирәнтен белүенә дә карамастан, Анкарада хәтта мәктәпкә мөгаллим булып та урнаша алмый.Тирән белемле З.Кадыйрига Төркиядә аның белеменә, дәрәжәсенә тиң эш табылмый, шунлыктан ул төрек халкының мәгарифендә, мәдәниятендә, гомумән, аның тарихи үсешендә С.Максуди, Й. Акчура, Ә.Нигьмәт Курат, А.Инан, З.Вәлиди, Г.Баттал–Таймаслар кебек зур роль уйный алмаган һәм аңа фән дөньясында алар кебек югарылыкларга ирешү мөмкинлеге бирелмәве бик кызгыныч, әлбәттә. Шулай да иң мәртәбәле фәнни журналлардан саналган “Төрек юрду” (“Төрек дөньясы”) журналында Закир Кадыйриның төрле елларда:”Идел-Урал төрекчәсе” (1926 ел, III т, N15), ”Шимал төрекләре теленә госманлы төрекләре төэсире” (1926 ел, III том, N 18), “Ваһабилар” (1927 ел, I том, N 2), “Чуашларның этнографиясе” (1927 ел, I том, N б),”Академия мәсьәләсе”(1928 ел, I том, N 1), ”Этнографиянең үсеш тарихы” (1928 ел, I том, N 4), ”Төрекләрнең кауми һәм кабиләви уртаклыгы мәсьәләсе” (1928 ел, II том, N 8), ”Әфганстанның кауми составында төреклекнең роле”(1954 ел, N 2354237) һ.б. кебек күләмле фәнни хезмәтләре басылган

Закир Кадыйри Төркиядә үз тормышын зур тырышлык, көч куеп, туктаусыз хезмәттә көч-хәл белән ялгап алып барган. Ул шәһәр үзәгеннән ерактагы Этлек бистәсендә яшәгән. Шулай да сирәк кенә булса да Анкарада яшәүче Г. Исхакый, С. Максуди, К. Локманнар белән очрашкалап торган. Шундый бер очрашу Һәм бу инде соңгы очрашу, З. Кадыйриның кияве танылган галим Әхмәт Тимер истәлекләренә караганда, 1952 елның сентябрендә З. Кадыйриның өендә була.

Закир Кадыйри 1954 елның 22 октябрендә фани дөньядан мәңгелеккә күчә.

Шулай итеп, XX йөз башы татар мәдәнияте, мәгарифе күгендә якты йолдызлар булып янган, татар милли хәрәкәтенең юл башында торган, әйдәп барган Й.Акчура, Г.Исхакый, Ф.Туктаров, Г.Баттал, З.Вәлиди, С.Максудилар кебек үк З.Кадыйри да газиз туган җиреннән еракта, бик күп татар, мөселман мөһаҗирләренә икенче туган ил була алган Төркиянең мәрхәмәтле туфрагында мәңгелек тынычлык таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар