Логотип
Тарих

Үз ягымда

Ил буенча кызыклы маршрутларны барлау хәрәкәте уянган бер вакытта автобусларга утырып юлга кузгалуда ямь бар. 

Иделнең уңъяк ярындагы бу авылның тарихы кимендә ике йөз илле ел белән исәпләнә дисәләр дә, ул авылның бит әле, имеш, Екатерина Икенче шушы матур исемне кушканчы ук та Старое Зимовье дигән атамасы булган. Иске Кышлау, димәк. Кемнәр кышлаган анда? Безнең борынгы күчмән бабаларыбызмы, әллә Казанга яу чыгарга ниятләгән заманнарда шунда тукталып ял иткән урыс яугирләреме? Анысын берәү дә белми торгандыр, чөнки белешмәлекләрдә ул хакта хәбәр юк. Әмма Красновидово чыннан да Идел кыясыннан гүзәл күренеш­ләр, дәрья киңлекләре ачылып киткән «красный», ягъни «матур» урында. Мин үзем мәгърур кыяны күрүгә күңелемнән Нурихан Фәттах­ның «Итил суы ака торур» романындагы сәхифәләрне актардым. Кыя якасына басып кем тора ул – Койтымбикәме, әллә Ямгырчы би кызы Тамчымы?

Казан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк ханым Нәҗипова, журналистлар белән очрашуга килгәч, Красновидово авылындагы Горький музее турында сөйләгәндә бу маршрут белән шактый нык кызыктырган иде. Юкка булмаган икән. Дөресрәге, журналистларны кузгатуы нәкъ вакытында! Красновидово туристларны, чыннан да, бәйрәм белән каршы алды – Алмалы спас! Быел алмалары ишелеп уңмаган икән үзе. Аның каруы, балны мул алганнар, слива агачлары җимеш­тән сыгылып тора. Балык та ятьмә­ләргә керми тормый булыр. Бәлә­кәй генә булса да, ярминкә гөрли. Берничә урында муенына клиндер­ләр элеп куйган самоварлар кайнап тора. Бер чит-тәрәк казаннар да асылган. Анда уха пешә, ботка өлгергән. Әй, кем инде табигать хозурына чәй эчәр, тамак ялгар өчен генә килә! Күзгә кызык, җанга ризык кирәк безнең. Бу җәһәттән Казаннан ук килгән «Оберег» ансамбле кинән­дерде. Әйлән-бәйлән (хоровод) җыр­ла­рын дәртле биюләр алмаштырды. Гармунчы «Яблочко» биюен (Алмалы спаста ансыз була димени?) әйттерә башлауга бал сатучы агайлар дә түгәрәккә керде. Биеп аруга, янәдән күзләр самоварларны күзли башлады.

Инде Красновидовога килүнең төп максатын искә төшерергә вакыт. 1888 елның җәендә Алексей Пешков (Максим Горький) дусты Миша Ромась янында җан яраларын ялаштырып яткан. Егерме яшьлек бу таза егетне авыл кешелә­ре бик озак оныта алмаганнар, имеш. Беренче­дән, алар аның, яңгырлардан качып, көймә астында китап укып ятканын кызык санаганнар. Аңа Көймә асты Лешка дигән кушамат та такканнар. Икенче­дән, ул китаплардан укып белгәннә­ренә студент дусларыннан ишеткән­нәрен кушып сөйләп, крестьяннарның «күзен ачкан». «Күзләре ачылган» гади халык бер төнне Ромасьның лавкасына ут төрткән. Хәзер чын дөресен кем белә инде аның дияр идек тә бит.
Бу хакта Максим Горький үзе «Минем университетларым» дигән бәянында язып калдырган.

Халык бәйрәме белән халык хәтере кушылган урынга туристлар сукмагы салу, һичшиксез, изге бурыч. Бу сукмакның пунктирлары байтактан карталарга төшерелгән икән инде. 1979 елда ук ачылган Масим Горький музеенда 500 меңнән артык турист булып китәргә өлгергән. «Булып китү» ул бөек пролетар язучы­ның биографиясе, иҗат юлы белән генә танышу да түгел әле. Мондагы крайны өйрәнүгә мөнәсәбәтле экспонатлар, ХIХ гасырда хөкем сөргән күренешне чын булганынча күреп китү күп йөргән кешеләр өчен дә бик кызыклы. Әле кайчан гына һәр торак йортның патшасы булган зур морҗа, аның сәндерәсе хәтта ХХ гасыр кешеләрендә дә ностальгия хисен уята.

Бу экспонатларны беренче космонавт Юрий Гагарин да карап йөргән икән бит әле. Шушы музей тирәсендә рус халкының фольклор традиция­ләрен яңарту да кыйммәтле. Йола бәйрәмнәре кешеләрнең уйларын яктырта. Әле без дә бит юл буе алма сортларын санап килдек. Аңа әдипләр иҗатындагы алмага бәйле сюжетлар ялганды. Хәзер 19 августны ел саен Красновидовога сәфәр көне итәргә дип торабыз. 



Гомумән, соңгы елларда ТР Милли музее һәм аның филиаллары Татарстанда яшәүче төрле милләт халык­ларының тарихы, әдәбияты белән кызыксынган һәммә кешегә кызыклы, мавыктыргыч маршрутлар әзерләгән. Мәсә­лән, Г. Тукай әдәби музее бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган «Шагыйрь бишеге» экскурсион маршруты тәкъдим итә. Сәяхәт Г. Тукай әдәби музеенда һәм шагыйрь бишеге булган Арча, Әтнә яклары аша уза. Нәни Тукай яланаяк чабып йөргән болыннарны, «шатлык белән уйнап гомер сөргән» урамнарны, «сука белән ертып-ертып йөргән» кара җирләрне күрү, Су анасы чәчен тараган инешләр белән хозурлану көтә монда. Габдулла җылылык, наз эзләп узган юллардан үтү исә күңелдә ирексездән аның шигырь юлларын яңарта:
Бу сәбәптән аңладым мин, 
и туган җирем, синең
Җанга ягымлы икәндер 
ялкының да дулкының!
Җөмләтәдән изге икән ич, 
инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, 
кибәннәрең дә ындырың.


Г. Тукай әдәби музеенда шагыйребезнең кул җылысы тигән җиң каптырмаларын, түбәтәен, кара савытын, кәрәч тартмасын, сәяхәтлә­ренең юлдашы булган юл кәрзинен күреп кем рухланмас?! Кушлавычта Тукаевлар музей-йортында әнисе Бибимәмдүдәнең шәхси әйберләре кемне уйга салмас?! Кырлайдагы Бакый Урманче проекты белән төзелгән Г. Тукай әдәби-мемориаль комплексы кемне генә сокландырмас икән?!

Кукмара муниципаль районына оештырылган «Халкымның алтын куллары: Кукмара төбәге халык һөнәрләре» сәнәгать туры исә татар милләтенең рухи байлыгы, һөнәри осталыгы белән сокландыра. Бай тарихы булган Кукмара борынгыдан терлекчелектән, игенчелектән тыш, һөнәрчеләре белән танылган. Кукмара туган як музее, Кукмара металл савыт-саба заводы, Тегү фабрикасы һәм Киез-итек комбинаты экскурсия кунакларын көнкү­реш әйберләре ясау, күн эшкәртү, мехтан киемнәр тегү, шәл бәйләү, итек басу һөнәр­ләре белән таныштыра. Музей экспо­зи­ция­сендә урын алган борынгы бакыр комганнар, XIX чор киез итек­ләре, чигелгән сөлгеләр, намазлыклар үзенең тамашачысына татар халкы­ның борынгы кәсепләрен бәян итә. 



Һөнәрчеләргә бай Кукмара ягыннан, Тукайны тудырган җырлы, моңлы Казан артыннан алмалары кызарып пешеп утырган Красновидовога әйләнеп кайтыйк, дөресрәге, М. Горький музеена оештырылган сәяхәтне дәвам итик.
Шушы сәфәр аркылы Кама Тамагы төбәгендә туып-үскән татар әдипләренә дә игътибар көчәергә тора. Драматург Туфан Миңнуллин сукмагы да һаман киңәя бара. Олы әдип Ибрай Гази исеме дә ешрак телгә алына башлады. Музей директоры Ольга Николаевна Гришакова монда яңа музей бинасы салыныр, тирә-юнь тагын да матурланыр дип өметләнеп тора. Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова бу өметләрнең нигезе бар дип саный. Шәп бина корып кую, бер түбә астында әдәбиятта эз калдырган шәхесләргә дә урын бирү чынга ашмас хыял түгел ул, дип саный. 

Элек булган, хәзер юкка чыккан дебаркадерны кабат кайтарганнан соң, Идел буйлап менеп-төшеп йөри торган сәяхәт суднолары монда тукталыш ясый башлар иде. Россия хөкүмәтендә дә елга пароходчылыгын үстерү, бу эшкә 13 миллиард сум акча табу турында сөйләшәләр. Димәк, барысы да уңайга бара кебек. Ил буенча яңа туристик маршрутлар эзләгән бер вакытта инде табылганын пропагандалау зарур дип уйлыйм. Мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары «Давыл кошы» кебек горур да, романтик та әсәрне ятлап, дәрестә «бишле»ләрен алганнан соң, Красновидовога килеп, Давыл хәбәрчесенең үзе белән бәйле урынны күреп китәр­гә, һичшиксез, теләрләр иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Романтик татарча ничек булыр икэн?

    Хәзер укыйлар