Куликово сугышы: чынбарлыкмы, уйдырмамы?

Тарих бик четерекле һәм буталчык нәрсә. Ул һәрвакыт үзгәрештә, һәм һәрчак бер үк төрле сыман. Куликово сугышын гына алыйк. Әлеге вакыйга  тирәсендә һәрчак төрле имеш-мимешләр булган.  Бу сугышта татарлар да катнаша. Тарихчылар әлеге  сугышны  русларны берләштергән вакыйга буларак та бәяли.


Көнчыгыш Финляндия университеты (University of Eastern Finland, UEF) профессоры  Кати Парппей да әлеге сугышка кагылышлы фактларны өйрәнгән. Фәнни тикшеренүләре нәтиҗәләрен  ул “Куликово сугышы хакында яңадан күзаллау” (The Battle of Kulikovo Refought) дип исемләнгән монографиясенә туплаган. Татарстан галимнәрен дә  шул фәнни эше белән таныштырды.


-Мин үземнең өйрәнүләремне безнең заман чыганакалрында Куликово сугышының ни рәвешле  сурәтләнүен тикшерүдән башладым. Бигрәк тә текстларда бу сугышның ничек гәүдәләндерелешенә игътибар иттем. Өйрәнүләремнең төп чыганагы — мәктәп дәреслеге булды. Биредәге сугыш образы төрле массакүләм мәгълүмат чараларында күп тапкырлар чагылыш тапты, - дип сүз башлады галимә.


Аның фикеренчә, без вакыйгаларның гомум популяр образларын гына беләбез. Кати Парпей исә алга таба әлеге образларның кайдан килеп чыгышын өйрәнергә ниятли.


-Куликово сугышына бәйле беренче чыганаклар XVI гасырга карый. Бу текстлар бик күп тапкырлар өйрәнелгән. Галимнәр вакыйгаларның чынлыкта ни рәвешле булуын, нигә шулай килеп чыгуын, гаскәрләрнең санын  ачыкларга тырышкан. Сугышчының заманча ватанпәрвәр образы да шул текстларга нигезләнеп тудырылган, - ди Кати Парпей.


Лекция о восприятии и переосмыслении образов Куликовской битвы


Аның фикеренчә, фактларны тикшерү — тарихны традицион юл белән өйрәнү, ягъни фактлар эзләү, аларны туплау, вакыйгалар конструкциясен төзүдән гыйбарәт.


-Мин исә башка юлдан киттем һәм Куликово сугышы хакында чыганакларны кем язганын, кайчан язганын, ни өчен язылганын һәм бу фактларның сугыш хакындагы текстларның эчтәлегенә ничек йогынты ясавын өйрәндем.


Куликово сугышы хакында беренче чыганаклар XV гасырга карый һәм алар урта гасыр риторика контекстында язылган. Биредә стандартка якын килү чагылыш таба, ягъни сугышта катнашучыларның берсе Ходай тарафыннан ярлыканган абсолют яхшылыкны,ә аның дошманнары һәм дошманнарның союзниклары абсолют начарлыкны сынландыра. Христиан һәм христиан булмаучылар арасында булган вакыйгаларны сурәтләүнең бу иң гади ысулы, дип саный тарихчы.


Гасыр саен яңалык


XVI текстлары, аңа кадәр булган чыганакларга яңаларын өсти. Бу, бигрәк тә, Мамай сугышы хакындагы кыйссада чагылган. Анда бик күп эмоциональ яңа детальләр барлыкка килгән. Мисал өчен, XV чыганакларына караганда, биредә гаскәрләр саны артыграк күрсәтелә. Сәяси яңа фигуралар өстәлгән, чиркәү әһелләре күләме арткан. Текст әңгәмәләр һәм озын догалар формасында үзгәртеп язылган, - ди Кати Парпей чыганаклардагы үзгәрешләрне күрсәтеп.


Биредә Мәскәү, башка кенәзлекләр арасында, доминант булып күрсәтелә, ягъни аның дәрәҗәсе арттырылып бирелә. Куликово сугышы хакындагы текстларда да Мәскәү җитәкчелегенең православ чиркәве белән хезмәттәшлеге турында язылган. Мисал өчен, XVI гасыр текстралырнда кенәз Дмитрий Иванович белән “Изге Троица” монастыре дин әһеле арасындагы хезмәттәшлек чагылыш тапкан. XV- XVI гасырдагы бу текстлар алга таба Куликово сугышы хакындагы текстларның нигезе итеп алына. Аларда “мәскәүләштерү”  күзәтелә, дигән фикерләрен җиткерде Финляндия галиме.

Шунысы да кызыклы, ди тарихчы, уйлап чыгарылган детальләр, киләчәктә язылган тарихи текстларда урын алган.


-Әйтәсе килгән сүзем шул — вакыйгага бернинди мөнәсәбәте булмаган, кайчагында уйлап чыгарылган әйберләр, гомум Россия тарихын язганда чыганак булып саналган, - ди  Кати Парпей.


Куликово сугышы — христиан дине белән исламның  ярышуын сынландыра


-Мин Куликово сугышы белән бәйле фикерләрнең нигезле булу-булмавын өйрәндем. Бу тарихи вакыйгаларга багышланган текстлар дин рухы белән сугарылган һәм динсезлек белән көрәшүне дә сынландырган.


Алга таба, ягъни XVII  гасыр текстларында басым диннән сәясәткә күчә. Биредә Россиянең милли үсеше чагыла. Мисал өчен, тарихчы Василий Ключевский Куликово сугышын Европаның Азияне беренче җиңүе дип атый. Куликово сугышы христиан һәм ислам дине арасында ярышны символлаштырган, саклагыч калкан булып, югарыга күтәрелгән.


Гомумән алганда, Куликово сугышы бик үзгәрүчән. Мисал өчен,  Наполеон белән сугышлар барышында да Куликово сугышы белән параллельләр үткәрелгән. Дмитрий Донскойны Александр I белән чагыштырганнар.


Куликово сугышы һәм андагы образлар совет чорында да популяр була. Дмитрий Донской образы хәрби пропаганда вакытында файдалануы мәгълүм, - диде тарихчы лекция барышында.


Лекция о восприятии и переосмыслении образов Куликовской битвы

 

Куликово сугышы — зур әһәмияте булмаган вакыйгамы?


-Әгәр дә өстәлгән детальләр булмыйча, минималь вакыйгалар буенча гына фикер йөртсәк, Куликово сугышы бик кечкенә, урта гасыр өчен гап-гади вакыйга булуын күрербез, - ди тарихчы. - Әлеге тикшеренүләр нигезендә, без сугышның һәм анда катнашкан батырлар образлары үсешен күрә алабыз. Шуны билгеләп үтәргә кирәк — Куликово сугышындагы бердәмлек һәм үзәкләштерелгән хакимият идеясы киләчәктә булган төрле сәяси вакыйгалар үсешенә тәэсир иткән. Бигрәк тә тышкы куркынч янаган вакыйгаларда чагылыш тапкан. Биредә масса һәм батырларның капма-каршы куелуы да ачык күренә.


Лекция о восприятии и переосмыслении образов Куликовской битвы


Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: бу вакыйгаларны репрезентацияләү һәрвакыт ике яклы. Дошманнарның да, батырларның да образлары үзеңнең нинди икәнеңне билгеләү өчен кирәк. Икенче төрле итеп әйткәндә, без һәм “алар” булуы шарт, - дип төгәлләде галимә чыгышын.


Ә сезнеңчә сугыш  чыннан да булганмы соң, дигән сорауга ул: “Мин тикшеренүемнең максаты итеп аны өйрәнүне алмадым. Ә сугышны ничек сурәтләүләрен тикшерергә тырыштым. Бәлки ул булгандыр да, тик, чыганакларда күрсәтелгәнчә, ул кадәр зур әһәмияткә ия булмаган”, - дип җавап кайтарды.

чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    9727
    4
    124
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    5614
    1
    76
  • 6623
    2
    45
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    7871
    1
    44
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 17 сентябрь 2020 - 09:00
    Без имени
    БИК шэп кинэшлэр.Истэ калдырырга кирэк эле.
    Әни кешенең өйләнгән улына киңәшләре
  • 17 сентябрь 2020 - 08:52
    Без имени
    Сонгы арада уйлый башладым, бу донья шундый куркыныч була башлады, ул супермаркетларда охранникларга бирелэ бит узлэре янында йортэ торган кнопкалар, полиция чакырта торган. Менэ шуны нигэ балаларга, гомумэн ботен кешегэдэ эшлэп чыгармыйлар? Куркыныч сизугэ, басасын кнопкага и якын тирэдэге полиция килеп алып китсенгэ. Баланы урамга алып чыгарга да куркырсын биллэхи. Бер яклау юк.
    ​Мәхәббәт «уеннары»
  • 17 сентябрь 2020 - 09:36
    Без имени
    Беренче чиратта гаилэ балалар булу Зур бэхет шулар дип яшисен
    Гаиләме, карьерамы? 
  • 17 сентябрь 2020 - 14:56
    Без имени
    Вот сантый килен.Югары ьелеме була Тороп, торорга урыны бар, бук чистартырга кайткан.Ирен икенче урынга Кучермасалар, улганче шунда кимсетелеп яшисен ьулган икан.Нерсе, узен акыллы итеп курсатасе килде ме икан? Андыйлар БН алар теленда сулашерга кирак шул.Узеннан да уздырыбырак кычкырса, узен куя белса, кайнанын теше утмас иде.Бу киленнен кылыгын хупламыйм.Кеше гомерга бер гена кила. Ярый ла шуннан фэхем алып, уз киленен кэмсетмаган. Э Ире боламык!!
    Инде минем чират...
  • 15 сентябрь 2020 - 08:53
    Без имени
    Бу турыда күршегезгә әйтмәгез. Безнең дә баштан кичте андый хәл. Нәтиҗәдә без гаепле булып калдык. Үз проблемаларын үзләре хәл итсеннәр
    Күршемнең ире йөргәнен белдем, миңа нишләргә?
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...