Логотип
Тарих

Исеме калды данга күмелеп

«Үлем турында уйлама, илең турында уйла, илең турында уйласаң, гомерең озын була» дигән канатлы сүзләр авторы, киләчәктә сокландыргыч әсәрләр иҗат итәргә хыялланып, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән якташыбызның гомер җебе 36 яшендә өзелүе...

«Үлем турында уйлама, илең турында уйла, илең турында уйласаң, гомерең озын була» дигән канатлы сүзләр авторы, киләчәктә сокландыргыч әсәрләр иҗат итәргә хыялланып, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән якташыбызның гомер җебе 36 яшендә өзелүе ничек аяныч! Әйе, Фатих Кәримнең дә гомере бер моңлы җыр иде, үлеме әле дә җыр булып яңгырый.

Фатих Кәрим поэзиясенең бөтен көче шунда: ул чын мәгънәсендә Туган илгә мәхәббәт, патриотик хисләр белән сугарылган. Хатыны Кадриягә язган бер хатында ул: «Язган әйберләрем уңышлы икән, моның төп сәбәбе шушы: канымны коеп сугышам, шуның турында шул хис белән язам», — дип әйткән.



Үләм икән үкенечле түгел 
Бу үлемнең миңа килүе.
Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе, —

дип язган иде туган иленең патриоты Фатих Кәрим фронтта чагында. Күренекле совет шагыйре Алексей Сурков, атаклы француз язучысы Луи Арагон заманында шагыйрьнең иҗатына зур бәя бирделәр. «Бары тик олы батырлыкка ия булган йөрәк кенә иң тирән түреннән шундый шигырь юлларын чыгара ала», — дип сокланып язды соң­рак Алексей Сурков.

Әйе, Фатих Кәримнең гомере кыска, ә иҗаты озын гомерле булды. 1941—1945 еллар чорында, авыр поход шартларында, окопларда әдип биш поэма, ике повесть, бер пьеса һәм йөз иллегә якын шигырь, җырлар иҗат итте.
«Ант», «Мин гуманист», «Сагынып көтәм», «Газиз әнкәй», «Соңгы тапкыр карыйм Иделгә», «Дусларга» шигырьләре, «Язгы төндә», «Разведчик язмалары» исемле повестьлары, «Шакир Шигаев» пьесасы һәм башкалар — зур һәм уңышлы иҗат җимешләре.



Солдатлар ял иткәндә, салкын окопларда кәгазьне автомат прикладына куеп, ай яктысында сок­лангыч әсәрләр иҗат итү — бу үзе олы батырлык бит. «Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Миллионлаган кызылармеецлар белән бергә бер сафта бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен дә уйлыйм. җырларымның ялкынын ун тапкыр көчәйтеп илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм», — дип яза бер хатында шагыйрь-яугир.

Тукайчарак әйтсәк, Фатих Кәрим коеп куйган шагыйрь генә түгел. Каләм белән дә, корал белән дә аяусыз көрәштә ул илебез каһарманына әверелде. Соңгы сулышына кадәр батырларча көрәшеп, гомеренең соңгы көннәрендә генә взвод командиры Фатих Кәримов үзенең сугышчылары белән немецларның кырык биш офицеры һәм солдатын кыра, йөз егерме немецны әсир итеп ала. Хәрби батырлыклары өчен аңа Югары Башкомандование тарафыннан бер-бер артлы өч тапкыр рәхмәт белдерелә, соңрак Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Дан ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнә ул. 
Бу бөек исемне, олы талант иясен, якташлары — Башкортостанның гүзәл Дим елгасы буена урнашкан Бишбүләк районы Ает авылы халкы онытмый. Мәктәпләр, педагогия учи­лищесы, урамнар, музейлар Фатих Кәрим исемен йөртә. Миңа 1997 елда шагыйрьнең бертуга­ны — Гобәйдә апасы белән очрашырга туры килде.



— Туган-үскән җирләр, ямьле Дим буйлары, үсмер чаклар олыгайгач та сагындыра икән. Ике шагыйрь: Фатих һәм Габдулла (Ярлы) Кәримнең бертуганы булуыма шатланам, хәтта горурланам да. Бәләкәй чакта бергә сугышып, бәрәңге утап, утын-печән хәзерләп үстек. Фатих бигрәк тә табигатьне, Дим буйларын ярата иде. Таң белән балык каптырырга, ә кичтән яр буена «морда» куярга барыр иде. Көне буе ачлы-туклы йөреп тә балыксыз кайткан чаклары аз булмады. Балыгың кая, дисәң, урысларга саттым, дип шаярта торган иде. Бик җитез, тере, нечкә хисле, тырыш булды ул. Тугайларда җиләк җыярга, кошлар сайраганын тыңларга әвәс иде. Бәлки, шуңадыр да Дим елгасының үзенчәлекле табигатенең матурлыгы аңа шигырьләр язарга этәргеч ясагандыр. Шунысы кызык: Фатих язган әйберләрен шунда ук агач сандыгына бикләп куя торган булды. Бик үтенеп сораганда, аулак вакытта гына ул аларны безгә укый иде.



Әлбәттә, без рәхәт тормышта үсмәдек, бик яшьли әтисез ятим калдык. Әтиебез Әхмәтвәли үлгәч, тагын да начаррак шартларда яшәргә мәҗбүр булдык. Ул указлы мулла, кешелекле, юмарт кеше иде. Коръәнне яттан укый, аның мәгънәсен аңлатып бирә. Садаканы өйгә алып кайтмый, фәкыйрь кешеләргә, авыл балаларына тарата. Әниебез дә йомшак күңелле кеше булды, безгә яттан әкиятләр, шигырьләр, бәетләр сөйли торган иде. Ә Фатих һәр көнне әнине елата-елата Сак-Сок бәетен укый.

Безнең гаиләдә һәркем шигырьгә гашыйк: сукыр әтием дә, апам Мәрьям дә, абыем Габдулла да шигырь яздылар. Аларның йогынтысы Фатихка да тими калмагандыр. Ул укырга, язарга сәләтле иде. Аетта башлангыч белем алгач, Фатих 1922 елда, Габдулла абыйга ияреп, Бәләбәйгә китте. Анда педагогия техникумының хәзерлек курсына керде. Атна саен авылга җәяү кайтып йөри иде. Соңрак, абыем Казанга күчкәч, Фатихны да үзе белән алды. Ул анда яшүсмерләр йортында тәрбияләнде. Казан җир төзелеше техникумын тәмамлады. Шунда булачак киленебез  Кадрия белән танышкан. Аннан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә эшләде, шигырьләр, хикәяләр бас­тырды. Тора-бара аның исеме танылды, талантлы шагыйрь булып өлгерде. Ялкынлы поэмалар, шигырьләр иҗат итте. 

Кадрия килен белән нибары биш ел яшәп калдылар. Халык дошманы исеме тагып, Фатихны Казан төрмәсенә утырткач, ирен азат итәр өчен, гаделлек даулап, берничә тапкыр Мәскәүгә бара, кабаттан экспертиза эшләтә. Төрмәдә утырганда Фатих­ның сәламәтлеге нык какшый. Ерткыч тикшерүче шагыйрьнең алгы тешләрен җимерә. Соң булса да, дөреслек хакимлек итә, 1941 елның декабрендә ул төрмәдән чыга. Күп тә тормый, үзе теләп фронтка китә, күрәсең, үзен аклыйсы, дошманнардан үч аласы килгәндер. Шуннан соң кабат аның белән очрашырга туры килмәде, ә хатлары килеп торды. Әлбәттә, хатларны башлыча гаи­ләсенә язды. Хатларның беренче юллары һәрчак: «Сөекле Кадриям, күз нурларым — кызларым Ада, Ләйлә!», «Минем бәхетем, Кадриям!» дип башланып,  «Күзлә­рең­нән үбеп, Фатихың» дигән зарыгу-сагыну сүзләре белән тәмамланыр иде.

Гобәйдә апа ире белән егерме еллап бергә яши. Газизе 1943 елда вафат була. Колхозда да, госпитальдә дә эшли, тегүче дә була Гобәйдә апа, алты баланы аякка бастыра. Өлкәне Зөһрә Мәскәү дәүләт университетында чит илдән килгән студентларга белем бирә. Уфада куелган Дуслык монументында башкорт кызы сынын гәүдәләндерүче кеше Зөһрә апа шул үзе инде. Аңа заманында якташыбыз, дәүләт эш­леклесе, язучы Таһир Ахунҗанов: «Башкорт халкының символы, сылу кыз Зөһрәгә» дип, култамгасын куеп, бик матур эшләнгән альбом-китап бүләк итә. Икенче кызы Зифа — Башкортостан Республикасының атказанган укытучысы, кече улы Марат вафат булды инде.



Гобәйдә апа улы Тимербәк һәм килене Эльвира янында тату гаиләдә яшәде.  Икесе дә әнкәй дип өзелеп тордылар. Алай гына да түгел, алар кунакчыл, гади, кечелекле, республикада танылган кешеләр, бер гаилә булып яшәделәр. Биология фәннәре докторы, профессор Тимербәк Газиз улы Нигъмәтуллин «Иммунопрепарат» фәнни-производство берләшмәсендә озак еллар биохимия лабораториясе мөдире булып эшләде. «Башкортостан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек. Ә Эльвира Солтан кызы Республика хастаханәсендә кардиология бүлеге мөдире иде. Югары категорияле табиб, «Башкортостан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исемне йөртә. Алар турында аерым китап язарга була.

Гобәйдә апа балаларыннан, оныкларыннан, балаларының балаларыннан канәгать, аларга рәхмәт укып яшәде. Гомер булгач, аңа улы Тимербәк абыйның Фатих Кәрим хөрмәтенә Кәрим исеме кушылган  оныгын да  күрергә насыйп булды.
Тимербәк абыйларның фатирында булганда, Фатих Кәрим белән бәйле бик күп документлар, истә­лекләр, фоторәсемнәр белән танышырга туры килде. Алар биредә бик кадерләп саклана. Ул абыйсының кайбер шигырьләрен яттан да белә иде:
Еллар минем күңел сафлыгымны
Утка-суга салып сынады.
Еллар миннән үзенең соравын
Баганага терәп сорады.

Бу шигъри юлларны Тимербәк абый Казанда Фатих Кәримнең 70 еллыгына багышланган тантанада яттан сөйләгән язучы Гариф Ахуновтан отып алган.



Гуманист шагыйрь, Туган илен, аның халкын өзелеп яраткан, безнең бәхетле киләчәгебез өчен башын салган батыр йөрәкле, керсез күңелле шәхескә — Фатих Кәримгә үзе кебек тиешле хөрмәт күрсәтсәк иде, чөнки якташыбыз олы ихтирамга лаек.

Әйткәнчә, бүгенге көндә шагыйрьнең туган авылы Аетта йорт-музей эшли, аның ихатасында бюст урнаштырылган. Урта мәктәп, шулай ук Ает, Бишбүләк авылларындагы, Бәләбәй шәһәрендәге урамнар әдип исемен йөртә. Бишбүләктә, Бәләбәйдә хакимиятләр тарафыннан, шулай ук шагыйрь белем алган Бәләбәй педагогия көллиятендә Фатих Кәрим исемендәге премияләр булдырылды. Аның данлы исемен якташлар, милләттәшләр онытмый һәм ул беркайчан да онытылырга тиеш түгел. Бигрәк тә патриот-шагыйрьнең тууына 100 ел тулу алдыннан хатирәләр яңарсын, аңа булган кадер-хөрмәт тагы да артсын иде.

автор: Әнвәр Сөләйманов,Россия Федерациясе һәм Башкортостан Журналистлар берлекләре әгъзасы, Фатих Кәрим һәм Денис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты. Уфа.

«Сөембикә», № 11, 2008.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар