Логотип
Тарих

Алабуга — ак кала

Татар — тарихлы халык. Аның тамырлары мәшһүр Атилла төзегән һуннар империясенә, бөек төрки каһанлыгына, хәзәрләр, кыпчаклар дәүләтенә, Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгына барып тоташа. үз тарихыбыз белән без хаклы рәвештә горурлана алабыз.

Шөкер, соңгы вакытта хак тарихыбызны торгызуга, өйрәнүгә игътибар бермә-бер артты. 

Алабуга — болгар-татар халкының Чулман буендагы сәяси-икътисадый-хәрби форпосты ул.
Алабуга — чын милли кала.
Алабуга — чорлар капкасы.
Алабуга — зилзилә оясы. Аның башыннан күп фаҗигаләр үткән, яшәү-яшәмәве кыл өстендә калган вакытларны да күп кичергән. Әмма бирешмәгән, Феникс кошыдай үз көленнән үзе яралган.
Президентыбыз, хөкүмәтебез бу ак калага яңа үсеш офыклары ачты. 
Меңъеллык — шуның бер игелекле чагылышы.

Чиксез калын нарат урманнары, гүзәл җырлы чишмәләре, балыкка бай күлләре, әкрен генә аккан елгалары һәм зур чал Чулманы белән Алабуга элек-электән күпләрне үзенә җәлеп иткән. Татар илендә Алабуга бик борынгы шәһәрләрдән санала. Ул тугызынчы-унынчы гасырларда Болгар дәүләтенең төньяк чигендә саклагыч ныгытма буларак барлыкка килгән. Унтугызынчы гасыр галиме профессор К. И. Невоструевның 1584 елга караган кулъязма табышыннан күренгәнчә, ислам дине кабул иткәндә, ягъни унынчы гасырда шәһәрдә Айдар хан хакимлек иткән. Анда 520 йорт булган. Заманына күрә аз түгел. XVIII гасырда яшәгән татар тарихчысы Хисаметдин Мөслимнең “Тәварихе-Болгария” исемле әсәрендә дә Алабуга телгә алына. Ул безгә аның 1395 елда җимерелүе турында хәбәр итә. Әйе, Алабуга күп тапкырлар җимерелеп, күпме җәбер-золым күргән, яңадан калкып чыккан. “Алабуга бәете”ннән аның “Ак шәһәр” икәнлеге мәгълүм. 

Борынгы бабаларыбызның изге җиренә “Җеннәр шәһәре”, “Шайтан каласы” дип, шөкәтсез исемнәр тактылар. Шулай да “Таш мәчет”, “Изгеләр мәчете”, “Ак мәчет” дигән исемнәре барыбер югалмады. Татар халкында ак сүзе төсне генә аңлатмый, ә изге, кадерле, хөрмәтле дигән төшенчәләрне дә белдерә.

Руслар яулап алганчы бу җирләрдә кемнәр яшәгән, анда ниләр булган? Шөкер, бу сорауларга әкрен генә ачыклык кертүче чаткылар да бар. “Казан тарихы”ның авторы Алабугада мәчетләр булуы, шәһәрнең сәүдәгәрләрдән ясак җыярга хокукы барлыгы турында яза.

Рус тарихчысы М. Г. Худяковның “Казан ханлыгы та­рихы турында очерк­лар” хезмәтендә дә Алабугага урын бирелә: “Казан ханлыгында… шәһәр дип аталырга тиешле зур-зур торак пунктлар җитәрлек санда булган, чөнки аларда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр генә түгел, ә һөнәр ияләре, сәүдәгәрләр дә яшәгән… Су юллары буендагы Алабуга, Сенбер, Сары тау, Тәтеш, Лаеш кебек торак пунктлар, һичшиксез, шундый шәһәрләрдән исәпләнәләр”.

Борынгы Алабуганың җимерелүенә дүрт гасырдан артык гомер үтсә дә, аның хәрабәләре әле бүген дә үзләрен белгертеп торалар. Хәзерге Чапаев урамында егерменче гасыр башында зур-зур таш өемнәре булган. Алар тирәсенә рус яшьләре кичке уенга җыелганнар. Сиксәненче елларда миңа бу хакта шул урам картлары сөйләгән иде. Ул ташларны алтмышынчы елларда асфальт юл ясаганда вак­лаганнар. Чапаев урамының көнбатыш ягында татар зираты булуы мәгълүм. Исән калган кабер ташлары янына, изге җир итеп, татар аксакаллары җомга намазына йөргәннәр, изгеләр рухына дога кылганнар. Бу хәл алтмышынчы елларга кадәр дәвам иткән.


Кала эчендәге авыл

Ни өчендер Алабуганы Трехсвятское урынында барлыкка килгән дип сөйлиләр. Киресенчә, Трехсвятское авылы үзе Алабуга җирендә барлыкка килгән. Алабуга җиренә Иван Грозный үзе килеп чиркәү салдырган, икона биргән дип сөйләүләре дә уйдырма. Казанны алгач, Иван Грозный шәһәр хәрабәләре янында ун көнләп тантана иткән дә кабат Мәскәүгә китеп барган. Бу яклар әле тиз генә яулап алынмаган. Документларда: “Трехсвятское, что на Елабуге” дип искәртелә. 1780 елда Трехсвятское авылы Алабуга шәһәренә әверелә дигән сүзнең дөреслеккә туры килеп бетмәвенә Екатерина II нең мәгълүм указы да дәлил. Рәхим итеп танышыгыз: “Всемилостливейше повеливаем Нашему Генерал-Поручику, правящему должность Генерал Губернатора Нижегородского, Костромского и Вятского, Ступишину, исполнить в декабре нынешнего года по учреждениям нашим, 7 день ноября 1780 года для управления губерний изданным, равномерно и в Вятском наместничестве, составы оное из 13 уездов, а именно: Вятского, Слободского, Кайгород­ского, Котельнического, Уржумского, Орловского на Вятке, Яранского, Царевосанчурского, Глазовского, Елабужского, Малмыжского, Сарапульского и Нолинского. Вследствие чего все те селения, кои назначаются быть городами для приписания к ним уездов, переименовать городами, и учредить, на основании новых городов”.
Күргәнебезчә, Трехсвятское авылын Алабуга шәһәренә үзгәртергә дигән сүз әйтелми указда. Алабуга бары өяз шәһәре статусын гына ала.

Инде И. В. Шишкинның “Алабуга шәһәре тарихы”на мөрәҗәгать итик. Ул китапта, өстәмә бит итеп, берничә документ китерелә. 48 нче биттә, мәсәлән, “село Трехсвятское, что на Елабуге” дип укыйбыз, 49 нчы биттә дә “село Трехсвятское, что на Елабуге”ны күрәбез. 50 нче биттә ­1748 елда Алабуга волосте булганлыгын беләбез.

“Татарстан тарихы материалларда һәм документларда” китабында шулай ук дәлилләр күп. 200 нче биттә, мәсәлән, 1710 елга караган язмада “Илбахтина Троицкого Елабужского монастыря” дип укыйбыз. 389 нчы биттә П. И. Рычков ­1708 елның март аенда “дошед до пригорода Алабуги”, дип яза. Шул ук биттә вице-губернатор Н. Кудрявцев патшага ­1708 елда башкортлар һәм татарлар” дворцовое село Елабугу осадили” дип донос яза. Бу китапның 442 нче битеннән Танай авылы старостасы Семен Васильевны ­1774 елда Алабуга рухание Федот Романов белән Прокофий Кочкин кыйнап, 5 сум акчасын талап алуларын, бер тәүлек богауда утыртылуын беләбез.

1557 елда руханилар биргән Трехсвятское исеменә ­1780 елда чик кенә куела. 922 елда гарәп илчесе Ибн-Фадлан килгәнче үк Болгар җирендә күп мәчетләр төзелә, мөселман дине киң таралган була. Айдар хан кызы Туйбикәгә каен себеркесе шифасы гарәп илчеләре кулыннан түгел, ә Урта Азия илчеләре яисә Алабугага килгән Болгар шәһәре кешеләре тарафыннан бирелгәндер. Чөнки гарәп илләрендә каен үсми.

Агыйдел, Чулман буйларында болгарларга кадәр үк төрки халыклар яшәгән. Болгарларның Идел, Чулман буйларына килеп, тиз генә ияләшеп китүләрен галимнәр шуның белән бәйләп карыйлар. Бу тирәләр Иске ил дип аталганга, күрәсең, халыкларын да эсегел дип йөрткәннәр. Аның шулай ук “чигел”, “эчкеле”, “эскел” дигән вариантлары да бар.

“Тәварихе Болгария” хезмәтеннән бер өзек: “Тимер әфәнде Сәдүм, ягъни Алабуга шәһәренә килеп җитә, ул вакытта анда Уразбакты улы Илбакты ханлык итә” (“Татарстан тарихы материалларда һәм документларда”). Тимер әфәнде, билгеле, монда тик ятмый. Бу кечкенә һәм горур шәһәрне җимереп бетерә, капкасын суга ташлый, халкын әсирлеккә ала. Туйма елгасы буендагы каберлеккә килеп дога кыла. Каберлек, күрәсең, Тимер әфәнде игътибарын җәлеп итәрлек булгач, истәлеккә бай булгандыр. Ләкин башка тарихчылар тарафыннан Аксак Тимернең монда килүе турында фикерләр кире кагыла. Аның бер отряды гына килүе мөмкин дигән фаразлар бар.

Әле егерменче гасыр башларында шәһәр банкы тирәсендә (Спас соборы) тротуарга түшәлгән мөселман зираты кабер ташларының язуларын укырга мөмкин булган, дип сөйлиләр. ә менә 1994 елда мәңгелек ут тирәсендә мөселманча күмелгән кеше сөякләре табыла. Алабуга пединститутының тарих-археология фәннәре укытучысы А. З. Ни­гамаев әйтүенчә, ул кабер Казан ханлыгы чорына карый. Шәһәрнең милиция мәктәбе ишегалдында да моңа охшаш каберләр табылган иде. Димәк, Мөслими Туйма елгасы буенда булган хәлләрне дөрес тасвирлый.

Тумышы белән алабугалы К. И. Невоструев татар кулъязмаларын бик җентекләп өйрәнгән. Аның кулына Алабугада һәм Мамадышта табылган 1584 елга мөнәсәбәтле ике кулъязма килеп керә. Алардан Алабуганың икенче исеме Сәдүм икәнен беләбез. Мамадыш кулъязмасында Алабуга ханы Әндиҗан телгә алына. Аның гаскәрләре монгол яулары вакытында тар-мар ителә, ә бихисап күп байлыгын дошман килер алдыннан ул иң зур күлләрнең берсенә сала (кайсына икәнлеге әйтелми). әндиҗан ханның кайсы елларда хакимлек итүе билгеле түгел, бәлки Уразбакты ханга кадәр үк булгандыр.
Алабугадагы иң соңгы ханнарның исеме — Сәүгән. Аның турында тумышы белән шушы яклардан — Иж буеннан булган галимә Зәйнәп Максудова язып калдырган. Алабуга — Казан ханлыгының вассал кенәзлеге башкаласы була. үз мәнфәгатьләрен яклап, Алабуга ханы Сәүгән 1518, 1525 елларда Тәрбирде Чаллысы белән дә сугыш алып бара. Мөстәкыйльлек алу максаты беләнме, ясак түләмәс өченме, әллә Казан ханлыгында ханнарны гел алыштырулары, аларның кайберләрен өнәп бетермәү аркасындамы, әллә безгә билгеле булмаган башка сәбәпләр беләнме — Алабуга һәм Тәрбирде Чаллысы берләшеп, Казанга һө­җүм итәләр. Шул бердәмлек булмау да халкыбызның мөс­тәкыйльлеген югалтуга китергәндер.

Казан университеты доценты Марсель Бакиров өйрәнгән материаллар арасында “Алабуга бәете” дә бар. Ул Зәйнәп Максудова архивыннан алынган.



Алабуга бәете

Алабуга ак шәһәр, тарихы озак яшәр,
Дошманга, яуга бирелмәс, юлына каршы төшәр.
Алабуга урыс кулына Сәүгән ханнан калгандыр,
Сәүгән ханның маҗарасы тарихта язылгандыр.
Атлар җиктем яратып, Саралыга каратып.
Саралы, Сәйтәк чукынган, көфер уты таратып.
Алабуга олылары Туйгуҗа белән Аккуҗа
Сөрлектеләр идендән.
Сарай белән Сәеттәкбәк чыктылар ислам диненнән.

Бу бәеттә халкыбызның ачы язмышы ята. Туйгуҗа белән Аккуҗа кебек олыларның илләреннән куылулары, Саралы, Сәйтәк авылларының читкә китүдән, үтерелүдән куркып, чукынырга риза булулары турында сөйләнә. “Алабуга ак шәһәр, тарихы озак яшәр” дигән өмет тә әйтелә.
 

Исемең матур…

Алабуга шәһәренең исемен һәркем үзенчә аңлата. “Исәнме, Алабуга!” китабын ачып карасак, түбәндәгеләрне укыйбыз: “Елабуга — рус сүзе түгел… Тойма елгасы артындагы зур күл Алабуга исемен йөрткән, татарчага тәрҗемә иткәндә алабуга балыгын аңлата”.
В. А. Никоновның “Кыскача топонимик сүзлеге”ндә ул болай дип аңлатыла: “Алабуга — Татарстандагы шәһәр. Алабуга дигән кеше исеменнән килеп чыгуы ихтимал, “ала” үгез мәгънәсен белдерә. “Буга” элементы кергән кеше исемнәре XIX гасырда бик еш күренә”. Шунысы әһәмиятле, автор А. Игнатовичның “Борынгы һәм яңа Россия” китабында шәһәр исемен кала аркылы үткән Ела инеше һәм шәһәр читендәге Буга күлләреннән алынган, дип язуын тәнкыйтьләп үтә. Дөрестән дә, артык катлауланды­рып, руслаштырырга тырышучылар хәзерге көндә дә җитәрлек. Елгаларның берсен Ела, икенчесен Буга дип, өстәл янында утырып кына исем бирүчеләр дә бар. Ләкин халык ул елгаларны Гнилушка — Черек елга дип кенә йөртә.

Башка сүзлекләргә дә күз төшерик. Ф. А. Брокгауз һәм И. А. Эфронның энциклопедик сүзлегендә болай дип язылган: “Алабуга — безнең кайбер елъязмачылар үзбәк ханны шулай дип атыйлар”. Бу фикер шулай ук В. Клюшниковның энциклопедик фәнни сүзлегендә дә кабатлана. Чыннан да, шәһәргә Алабуга исеме үзбәк хан вакытында бирелүе дә мөмкин. Ул Алтын Урда ханнары арасында иң озак хакимлек итүче (1313-1342 еллар). Аның вакытында мөселман дине бөтен Чулман буена тарала, шулай ук күп кенә шәһәрләр торгызыла, яңалары төзелә. Вельяминов-Зернов тапкан бер татар кулъязмасында да үзбәк хан вакытында Кама буйларында мәҗүсиләрне ислам диненә күндерүләр турында сөйләнелә һәм шулай ук борынгы Алабуга турында да искә алып үтелә (И. В. Шишкин. “Алабуга шәһәре тарихы”). 

С. В. Веселовскийның “Ономастикон. Борынгы рус исемнәре, кушаматлары, фамилияләре” китабын кулга алыйк. Анда түбәндәге юлларны күрәбез: “Олбуга (Албуга, Алабуга), Олабугин — орда илчесе, XIү гасыр уртасы”. Димәк, Алабуга кеше исеме сыйфатында киң таралган сүз. 
Алабуга шәһәре исеменең килеп чыгуын профессорлар Ф. И. Эрдман һәм А. Х. Халиков Кама елгасында Алабуга шәһәре каршында “усал үгез — ала буга” исемен йөрткән, судноларга үтәргә комачаулаучы зур таш булуы белән аңлаталар. Бу фикер дә шулай ук игътибарга лаек. Ул да төрки тел нигезендә аңлатыла.

Хәзер менә Гомәр Саттаровның “Ни өчен шулай аталган?” китабын ачып карыйк: “Алабуга районының исеме үзәге Алабуга шәһәреннән алынган. Алабуга шәһәре уналтынчы гасырның икенче яртысында борынгы болгар шәһә­ре урынына нигезләнгән. Төрки халыклары алабуга дип “окунь” балыгын атыйлар. “Бога” — “буга” — “бука” сүзе борынгы төрки телдә “үгез” дигән мәгънәдә йөргән. Тара татарлары хәзер дә үгезне “бога” диләр. Шушы мәгънәсендә бога сүзе борынгы венгр теленә кабул ителгән. Рус телендәге “бык” та “бога” — “бука”дан килеп чыккан дигән караш бар. Алабуга балыгының башы ала үгез башына охшаганга, аңа шул исем кушылган.

“Алабуга” сүзе төрки халыкларда кеше исеме буларак та кулланылган. Баланың үгез кебек көчле булуын теләү ырымына бәйләнешле рәвештә, исем составына “бога”-“бука” сүзе кергән: “Букатимер, Акбуга, Айбуга, Теләбуга һ. б. кебек кушма төзелешле борынгы кеше исеменнән алынган булырга тиеш. Тамбов һәм Табул губерналарында Алабуга исемле икешәр авыл булган”.

Ә бәлки Алабуга шәһәренең исеме Алып буга дигән сүздән килеп чыккандыр. Шәһәр кирмән буларак барлыкка килгән. Аны үгез кебек көчле сугышчы алыплар — Алып бугалар саклаган. Шуңа күрә бүген Алып буга — Алабуга атамасының киң таралган булуына бер дә гаҗәпләнәсе юк.
Борынгы Алабуга исеме белән бәйләнгән зур шәхесләрдән без Айдар, Ибраһим, әндиҗан, Уразбакты, Илбакты, Сөгүн, Ислам, Сәүгән ханнарны, Кара бәк һәм Канак, Котлы бәк кебек бәкләрне санап үтәбез. Сөгүн белән Сәүгән бик охшаш исемнәр. Бәлки, икесе бер үк кешедер. Ислам бәктән соң яңадан Сәүгән ханның хакимлек итүе бик мөмкин. “Алабуга бәете”ндә күренгәнчә, ул Алабуганың иң соңгы ханы. Хисаметдин Мөслими Алабуганың икенче исемен Сәдүм дип атый. Бәлки, бу исем дә Сәүгән ханга охшатып әйтүдәндер. Сәдүм — Сөгүн — Сәүгән — бер үк кеше исемедер. Казан тарихы белән бәйле Сөембикәнең ачы язмышы халык күңелендә ничек озак сакланса, Алабуганың соңгы ханы Сәүгән дә халык хәтереннән чыкмый, бәетләрдә әйтелә. Кызганычка каршы, “Алабуга бәете”нең бик кыс­ка варианты гына сакланган.


Афәрин, археолог!

“Татарстан АССРның археологик карталары”на караганда, Алабугада археологик казынулар XIX гасырдан башлана. Бу якларда А. А. Спицын, Ф. Д. Нефедов, М. В. Малахов, И. А. Та­лицкая, А. В. Збруева, В. Ф. Генинг, В. П. Мизина, С. В. Кузьминых, Р. Г. Фәхретдинов, А. М. Ефимова, А. Х. Ха­ликов һ. б. галимнәр эзләнү-тикшеренүләр алып барганнар.

Алабуга шәһәрлегендә ананьино (безнең эрага кадәр VI—V гасырлар), пьянобор (безнең эрага кадәр III гасыр — безнең эрада III гасыр), имәнкискә (б. э. V-VII гасырлар) культуралары һәм аннан соңгы гасырларда яшәгән болгар-татар эзләре табыла. Бу язмада менә шул болгар-татар эзләре турында гына сөйләнер.

Профессор А. Х. Халиков җитәкчелегендә 1993 елда алып барылган зур казу эшләреннән соң Ак мәчетнең фундаментлары ачыла. Ул Х-ХVI гасырлар арасында мәчет тә, шул ук вакытта кирмән дә (крепость) булып хезмәт итә.
Алабуга тирәли “Иске йорт”, “Кымыз”, Котловка янында “Шишка”, Свиногорье янында “Донгузово поле”, “Каравашек” дигән җирләр аеруча игътибарга лаек.

Свиногорье авылыннан көнчыгышкарак Отарка (Утар) елгасы буенда 1943 елда В. П. Мизина тарафыннан борынгы шәһәрлек (городище) табыла. Андагы 30-40 сантиметр­лы культуралы катлам һәм керамикаларыннан бигрәк, ул урынның исеме игътибарга лаек: авыл халкы аны “Донгусово поле” (Дуңгыз басуы) дип йөртә икән. Борынгы заманнарда төрки халыклар ел исәбен 12 хайван циклыннан торган календарь буенча алып барганнар. Бу циклның еллары Тычкан, Сыер, Барс, Куян, Ләү (Аждаһа), Кәлтә (Крокодил), Елан, Елкы, Куй, Мичин (яки Маймыл, Керпе), Тавык, Эт, Дуңгыз исемнәре. Болгар-татарларда унике хайван циклының теге яки бу елында туган ир балага шул ел атамасын исем итеп бирү гадәте булган. 

Димәк, элек бу җирләрнең хуҗасы Дуңгыз исемле булган. Мәҗүсилектәге борынгы бабаларыбыз өчен бу гадәти исем. Ул төрки халыкларның әлеге җирләрдә бик борынгыдан бирле яшәп килүләренә тагы бер өстәмә дәлил. Бу якларда әле болгарлар килгәнче үк мәҗүси төркиләр яшәгән, ислам динен дә алар бер көндә генә кабул итмәгән. Төрки эсегелләр, берсулалар әле унынчы гасырда да Тәңгре динендә булалар. 

Свиногорье авылының көнбатыш ягында тагын бер шәһәрлек бар — ул “Каравашек” дип йөртелә. Мәйданның озынлыгы 142 метр, киңлеге 33 метр. Ул да безне исеме белән кызыксындыра. .
Котловка авылының төньяк-көнчыгыш ягында, авылның көнчыгышыннан башланып, елгага кадәр сузылган 110 метр биеклектәге калкулык “Шишка” дип атала. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә: “Шеш — гомумән, кабарып, очлаеп, чыгынкыланып торган урын”, дип тасвирлана. Димәк, шишка — шеш — шулай ук татар сүзе. Бу шәһәрлек 1888 елда А. А. Спицын тарафыннан ачылган. Ул аның болгар чорына каравын әйтә. 1952 елда М. А. Талицкая да шул фикергә килә, аның Х-ХIII гасырларга каравын белдерә. Болгарлар өчен бу биек урын ерактан күзәтү өчен хезмәт иткәндер, төньяк-көнчыгыштагы форпостларның берсе булгандыр, дип фаразлана. Котловка авылының Котлы бәккә мөнәсәбәтле икәне әйтеп үтелде инде. Котлы сүзе кергән авыллардан тагы Балык Бистәсе районында Котлы-Бөкәш авылы бар. Алабугада Котлов (керәшен татарлары), Котлыбаев фамилияле кешеләр хәтсез генә.
Алабуга районында шулай ук болгар-татар чорына караган Кумыс (Кымыз) авылы бар. 1959 елда авыл уртасындагы каберлектән болгар чорларына кагылышлы коелып ясалган бакыр прәшкә табыла.

Алабугадан дүрт-биш чакрым ераклыкта Луговой поселогыннан көнчыгышка таба Отарка (Утар) күле янында “Иске йорт” (“Старое селище”) барлыгы билгеле. Ул ­1884 елда Ф. Д. Нефедов тарафыннан тикшерелгән. Бу урында ком арасыннан кеше сөякләре, чүлмәк кыйпылчык­лары, учак калдыклары табыла. Галимнәр аларны ХIV—ХVI гасырларга, соңгы болгар-татар чорларына караган булырга тиеш диләр, чөнки Татарстан җирендә “Иске йорт” дип аталган торак урыннары барысы да шул чорда барлыкка килгән. Шул урыннан ерак түгел бер каберлектә мөселманча күмелгән кеше сөякләре чыга.
Казан ханлыгы чоры истәлекләреннән башлыча каберлекләр, кабер ташлары гына сакланып калган. Чөнки ул чордагы шәһәр-авыллардан кешеләр китмәгән. Татарлар китсә, ул урыннарны руслар биләп алган. Нәтиҗәдә, культуралы катламнар җимерелгән, капланган, ташлары юкка чыккан, яңа корылмалар барлыкка килгән. Борынгы Алабугада да шул ук хәл булган. Татар йорт-кураларында руслар яши башлый. Хәзер инде ул урыннарда татар катламын табу бик авыр.

Алабуганың иске өлешендә өч татар зираты барлыгы билгеле иде. Беренчесе — пединститутның тулай торагы һәм К. Ф. Елизовлар йорты урынында. Икенчесе — Чапаев урамында, өченчесе — хәзерге мәңгелек ут һәм Спас чиркәве арасындагы җирдә. Аларның барысына да очраклы рәвештә юлыкканнар: алмагач утыртканда, йорт нигезе казыганда, һәйкәлгә урын әзерләгәндә… Туксанын­чы елларга кадәр фәнни рәвештә берсе дә ныклап өйрәнелмәгән. Бәхетебезгә, Алабуга пединститутында тарих-археология факультеты ачылып, калабызның борынгы тарихына игътибар артты. Археолог Альберт Нигамаев хәзерге вакытта зур казыну эшләре алып бара. Бик күп каберлекләр ачып, казылмаларда табылган әйберләрне өйрәнеп, археологлар Алабуга шәһәре X гасыр ахырында — XI гасыр башларында барлыкка килгән дигән фикер әйттеләр.

«Сөембикә» № 8, 2007

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Пединститут студентлары зыярат өстендә яши икән. Көндә начар төшләр күрәләрдер инде мескеннәр...

    Хәзер укыйлар