Кайчан туганыңны әйт һәм без синең кем икәнеңне әйтәбез

Кешенең туган көненә, аена, елына карап, холкын билгеләп була, диләр. Дөрестерме-юктырмы – анысын һәркем үзе тикшереп карый. Менә атнаның кайсы көнендә тууыгызга карап, холкыгызны чагыштырып карагыз әле.
Дүшәмбе
Бу көнне туганнар, гадәттә, максатына беренче тапкырдан түгел, икенче тапкырдан ирешә. Үзенә нәрсә кирәген төгәл аңлагач һәм шуны эшләү өчен бөтен көчен куйгач кына нияте барып чыга аларның.
Дүшәмбе туганнарга киңәшләр: карарлар кабул итәргә өйрәнегез, үзегезнең нәрсәгә сәләтле икәнегезне аңлагыз, юк-бар шикләрне куарга өйрәнегез, интуицияне эшләтегез.
Сишәмбе
Дүшәмбе туганнар теоретик булса, сишәмбе туганнар – практиклар. Сишәмбе көнне туган кеше эш сөючән һәм тырыш була, ди. Нәрсәгә тотынсалар да ахырга кадәр башкарып чыгарга тырышучылар (әлбәттә инде, яхшы итеп башкару турында сүз бара!), көчле, чыдам, максатчан кешеләр болар. Әгәр сишәмбе көнне туган кеше эшләргә теләми, ялкаулана башлый икән, димәк, аның үз-үзенә булган ышанычы какшаган.
Чәршәмбе
Чәршәмбе көнне туган кешеләр гадәттә укытучы, администратор, язучы, журналист, кешеләр белән аралаша торган һөнәрләрне сайлый икән. Болар – кадрлар белән эшли белә торган кешеләр. Шуңа күрә үзләрен бизнеста да яхшы гына күрсәтәләр. Төп кимчелекләре – кайвакыт артык беркатлы булулары.
Пәнҗешәмбе
Профессиональ җитәкчеләр, педагоглар шушы көнне туа икән! Аларның амбицияләре зурдан, социаль мохиттә үзләрен яхшы хис итәләр. Буйсынырга яратмыйлар, аларга үзләренә идарә итәргә куш. Нәтиҗә булсын дип эшлиләр, әгәр көтелгән нәтиҗә булмаса, авырый башлыйлар, күңелләре төшә. Физик авыртулар да барлыкка килә – бавыр, үт куыгы белән бәйле проблемалар, матдәләр алмашы бозылу.
Җомга
«Минем йортым – минем ныгытмам» дигән принцип буенча яшиләр, күбесенчә үз эчләренә бикләнгән булалар. Башкалар аларның бу гадәтен тәкәбберлек дип тә уйларга мөмкин. Җомга көнне туганнар барысын да белеп торырга, контрольдә тотарга ярата. Ләкин үз эмоцияләрен генә контрольдә тота алмыйлар. Алар бик эмоциональ. Шуңа еш үпкәлиләр.
Шимбә
Бу көнне туганнар – фикер ияләре, фәлсәфәчеләр. Тыныч тормыш рәвеше алып баралар. Ялгызлыкны да җиңел кичерәләр. Шул ук вакытта алар ышанычлы, бик күп кешегә юл күрсәтергә, үз-үзләрен табарга булышырга мөмкиннәр.
Якшәмбе
Нәрсә теләгәннәрен ачык белән торган кешеләр туа ди бу көнне. Гадәттә, алар берьюлы берничә эшне башлыйлар, тик бик сирәк очракта гына барысын да ахырга кадәр җиткерәләр. Әгәр ул эш кирәкми дип санасалар, ярты юлда ташлап та калдыралар.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.