декабрь 2014
Кучкар.
Артык уңай ай дип әйтеп булмаса да, әллә ни катлаулы хәлләр дә килеп чыкмаска тиеш. Сез үзегез артык кызу, хисле, шуңа күрә юктан да проблема күрәсез.Үг
езбозау.
Сезнең өчен уңышлы ай. Ел буена җитәрлек планнар корып куегыз, бу айда ният иткәннәр тормышка ашучан. Һөнәр баскычы буйлап күтәрелү өчен уайлы очрак килеп чыгуы ихтимал.
Игезәкләр.
Вазгыять үзгәрүчән. Үзегезгә йөкләнгән вазыйфаларга җитди карасагыз, һичшиксез, уңышка ирешәчәксез. Әмма, ялкаулыкны җиңүе кыенгарак туры килүе бар, ел буена җыелган арыганлыкүзен сиздерә.
Кысла.
Бу айда шактый дулкныландыргыч хәлләр көтелә. Артык хисчәнлегегезнең эшләрегезгә аяк чалуы бар. Тәвәккәлрәк, чаярак булсагыз, отарсыз. Ялгыз кыслаларны олы мәхәббәт хисе бөтереп алачак.
Арыслан.
Сезне сынап йөрүчеләр бар – аң булыгыз! Җаваплы, җитди, акыллы кеше дигән тәэсир калдырырга тырышсагыз, бар өлкәдә дә отарсыз. Әгәр дә мондый тәэсир тудыра алмыйсыз икән, бик тә мөһим бер тәкъдимнән колак кагачаксыз.
Сөмбелә.
Һәрвакыттагыча, эшегез күп, күп кенәме соң, муеннан! Әмма сездәге үҗәтлек, тырышлык, һәм моңарчы үзегез дә белмәгән иҗат куәсегез, ул эшләрне уңышлы башкарып чыгарга булышачак. Әлбәттә, җиңел булмас. Ләкин сез җиңәрсез!
Бизмән.
Дөньяда гаме юк кеше кебек кылансагыз да, әллә ниткән эчке бер борчылуыгыз бар. Рухи кыйммәтләргә өстенлек бирерсез, иҗатка, кул эшләренә ихтыяҗ туар. Күңелегездә йөрткән ниятләрегеә күп булса да, аларны тормышка ашыру өчен көчегез җитеп бетмәс кебек күренә.
Чаян.
Сездә моңарчы күренмәгән тәвәккәллек, чаялык күзәтелә. Курку белмәс чаянны бернәрсә дә җиңә алмас кебек, әмма сез бер эшне башлыйсыз, икенчесен ташлыйсыз, нәтиҗәдә берни дә барып чыкмый. Моны истә тотып, эшнең иң кирәгенә генә тотыныгыз, ул очракта уңышка ирешерсез.
Укчы.
Бәхәсләшүдән туктагыз, бу ай бәхәсләшү өчен түгел. Иң яхшысы – сабыр гына уздырып җибәрү. Кайгырмагыз, әле сезнең вакыт узмаган, нәрсәгә сәләтле икәнегезне күрсәтергә өлгерерсез.
Кәҗәмөгез.
Иң уңышлы айларның берсе. Беркая да ашыгасыгыз юк. Өйдә дә, эштә дә дәрәҗәгез югары. Хәтта акча мәсьәләсе дә борчылырлык түгел. Чыгымнар булса да, алар үзегез өчен файдалы чыгымнар гына.
Сукояр.
Кызыклы вакыйгаларга юмарт булса да, бу ай тыныч кына үтеп китәр. Ниндидер яңа һөнәр белән мавыга башлавыгыз ихтимал. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр бик җылы, ялгыз сукоярларны исә мәхәббәтләре сагалый.
Балыклар.
Катлаулы ай. Сез ниндидер бер караңгы бүлмә алдында торасыз кебек. Ул бүлмәдә ниләр барын белмисез, Бәлки, анда сезнең күптәнге хыялыгыз көтәдер...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
Соңгы комментарийлар
-
16 гыйнвар 2021 - 17:16Без имениЭнвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана иш булмас иде дип уйлыйм.Тиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
16 гыйнвар 2021 - 19:14Без имениБик эчтэлекле язма бу,Аллаhынын рэхмэте яусын.Гел безнен эбекэй турында язылган диярсен.Мин Ютазы районы Димтамак авылыннан.Безнен эбекэебез бик тыйнак, булган, йомшак кунелле кеше иде.Урыны ожмахта булсын!Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениБездэ Дэ Башкортостан да эбекэй Хэм бабыкай дия идек инэки б/ н этки диеп эйтэ идек.Балалар энием хэм этием дилэр,оныклар дэу эни хэм дэу эти дилэр.Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 19:20Без имениЗ тапкыр укып чыктым. Бик ошады. Авторга зур рэхмэт!Якын ерак әбекәем
-
17 гыйнвар 2021 - 09:03Без имениКуп хатын-кызнын башыннан утәдер андый вакытлыча мавыгулар.Тик кочле йөрәклеләре генә гаиләсен таркатмыйча яши беләләр.Ирем ярым түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.