Август - 2015

Кучкар
Эшегез һәм бурычларыгыз күбәеп китәр. Көтелмәгән эшләр килеп чыгу ихтималы зур. Талантыгызны ачу өчен бик яхшы ай. Ниндидер бер очраклылык тормышыгызны үзгәртеп җибәрер. Гаиләгезне игътибарсыз калдырмагыз.
Үгезбозау
Үзгәрешләр күп, ләкин аларның барысы да сезнең өчен файдалы түгел. Иркенәергә җай чыкмас. Җитәкчеләр белән бернинди дә бәхәскә кермәгез. Тыныч кына яшисегез килсә, күндәмлек күрсәтегез. Яңа эш башлау өчен җайсыз вакыт.
Игезәкләр

Теләсә кайсы бәхәстән җиңеп чыгачаксыз. Бу айда җиң сызганып эшләсәгез, киләчәктә моның файдасын күрерсез. Тормыш биргән мөмкинлекләрне файдаланып калырга тырышыгыз – отарсыз. Эшегездә күтәрелер өчен дә яхшы ай.
Кысла
Тоткан юлыгыздан бераз читкә каерырга туры килер. Тормыш гел үзгәрештә шул, кичә яраган бүгенгә ярамаска да мөмкин. Элек бик кызыксыз тоелган нәрсәләр белән мавыга башлавыгызны үзегез дә сизми калмагаегыз. Иске гадәтләрдән җиңел генә котылырсыз.
Арыслан
Мәшәкатьле, ыгы-зыгылы ай булырга охшаган. Проблемаларны хәл итү өчен чып-чын актерлык осталыгы күрсәтергә туры килер. Дусларыгызның ярдәмен тоярсыз, алар сезне кирәкле вакытта кирәкле кеше белән таныштырырлар.
Сөмбелә

Әлегә кадәр сез гел саклык күрсәтә килдегез. Инде аяк терәп, үз сүзегезне әйтер вакыт җитте. Сезгә тәвәккәл булырга, кыю гамәлләр кылырга туры килер. Яңача яши башлау өчен кулай вакыт. Эштәге авырлыкларны җиңеп чыгачаксыз.
Бизмән

Тормышка яңалык һәм үзгәреш кертү өчен кулай ай түгел. Барлык мәсьәләләрне дә гадәти юл белән хәл итегез, ниндидер мөгез чыгару сезгә файда китерми. Өйдән читтә тукланырга туры килсә, сак булыгыз, агулану ихтималы зур.
Чаян
Хыялларга чумарсыз. Шушы хыялый халәтегез тирә-юньдәге мәшәкатьләргә күз йомдырачак. Ә бит мәсьәләне вакытында хәл итү кирәк, югыйсә ахырдан сезне гаепләүчеләр табылачак. Җитәкчеләр белән уртак тел табу өчен яхшы вакыт.
Укчы

Кайсы да булса бер өлкәдә үсеш кичерерсез. Бу карьера үсеше дә, рухи үсеш тә булырга мөмкин. Элек бик катлаулы тоелган вакыйгалар да хәзер җиңел генә хәл ителер. Сентябрь – тормышның яңа этабын башлар өчен уңай ай.
Кәҗәмөгез
Нәрсәнедер үзгәртер өчен башка бер вакытны көтегез. Ә менә яңа планнар корыр өчен шәп ай, башыгыз бик яхшы эшли. Эштә көтелмәгән «урак өсте» башланыр. Тәкъдимнәрегез булса да, аларны берәүгә дә белдерми торыгыз, вакыты ул түгел.
Сукояр
Бу айда үз-үзегезгә генә ышаныгыз. Бер егылып, бер торырсыз – катлаулы чор. Шулай да өметсезлеккә бирелмәгез, иң кирәкле вакытта көтмәгән җирдән ярдәм ирешер. Һәр карарны мең кат үлчәгәч кенә кабул итегез, ялгышу ихтималы бик зур.
Балык
Баштарак уңышсыз ай кебек тоелса да, соңга таба яхшы нәтиҗәләр күренә башлаячак. Әллә кайчаннан ияреп килгән эшләрне менә дигән итеп башкарып куячаксыз. Яңа тәкъдим һәм идеяләрегезне яшереп яткырмагыз. Җитәкчеләр дә бәяләрләр үзегезне.
фото: pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.