​Яка чылбыры

Татар осталары камиллек, нәфислек, затлылык һәм зәвыклылык үрнәге булырлык бик күп гүзәл әсәрләр иҗат итеп калдырган.
Халкыбыз арасында гаять киң таралган хәситә, изү, алка-йөзекләр белән беррәттән, яка чылбыры да XVIII—XIX йөз зәркән сәнгатенең визит карточкасы булып саналырга лаек. Башкару осталыгының камиллеге, төсләр байлыгы — ачыклыгы, төрләренең күплеге белән әле хәзер дә сәнгать белгечләрен хәйран калдыра ул.



Бу бизәнү әйберенең исеме җисеменә туры килеп торган, баштарак ул чылбыр рәвешендә генә эшләнгән. Яка чылбырының ике төрлесе — каптырмадан гына торганы һәм каптырмага чылбыр тоташканы киң таралган. Ә мондыйларының әле тагын берничә төре билгеле. Яшь кыз-кыркын тага торганы бердән өчкә, ә олырак хатын-кызлар өчен тәгаенләнгәне биштән тугызга кадәр чылбыр берәмлеген берләштергән.

Яка чылбыры үзе өч кисәктән тора: якага беркетелгән каптырма һәм күкрәкнең яртысына кадәр төшеп тора торган чылбыр, ә чылбыр очына зур гына җиз тәңкә тагылган була. Хатын-кызлар кия торган утыртма якалар каты, киң, укалы тасма белән каелган. Сирәк кенә төсле тасмалардан күп катлы бөрмәләр ясап, аны нечкәрәк укалы тасма белән тегеп куя торган булганнар. Гадәти, йомшак якалы күлмәк өстеннән менә шундый киң, каты яка киеп, каптырмалы яка чылбырын эчтәгесенә беркетеп-каптырып кую гадәте булган. Каптырма үзе ике яктан да беркетелә торган кечкенә ыргак-каптыргычтан һәм элмәктән торган. Аларның төрләре гаҗәеп күп: турыпочмаклылары, озынча түгәрәкләре, ян-якларына өчьяфрак, йөрәк һәм яфракларга охшатып өстәмә мотивлар өстәлгәннәре очрый.



Яка чылбырының бөтеркәләп, төрле ташлар белән бизәлгәннәрен сәнгать әсәре дип шикләнмичә атап була. Түгәрәк, озынча түгәрәк, дүртпочмаклы (почмаклары киселгән һәм игәлгән булыр) зур гына асылташ каптырма капкачының уртасына беркетелеп куела. Ә эре таш тирәли ваграк топаз, зурысын кечерәкләре ураткан була: фирүзә, гранат, якут һәм төсле пыяла кисәкләре аны тагын да ачыграк, матур, затлырак итеп күрсәтә. Асылташ бөртекләре еш кына каптырма капкачы тирәли билгеле бер тәртиптә, җөй тирәли тезелеп нинди дә булса сурәт хасил итә. Бүртмәчле сурәткә тәңгәл килерлек җиз тәңкәләр еш кына яфракка охшатып ясалган, чылбырга боҗралар белән беркетелгән. Тәңкәләрнең тигез итеп эшләнгәннәре дә, бүртмәчлеләре дә кайчакта вак асылташлар белән бизәлгән, тоташ тәңкәле чылбыр очына, гадәттә, бакыр акча, ә фигуралап эшләнгәннәренекенә каптырма капкачын бизәгән кыйммәтле ташка охшатып асылташ асканнар. Бизәкләрнең милли киемнәргә ятышлылыгы, нәфислеге һәм зәвык белән, камил итеп эшләнеше, матурлыгы белән күп кенә үрнәкләр соклану һәм гаҗәпләнү хисе уята.



Яка чылбырының кайсы чорда барлыкка килеп, киң таралуын төгәл ачыклау мөмкин түгел. XVIII гасыр тикшеренүчеләре И. Лепихин,И. Георги, М. Невзоров Казан татарларында яка чылбыры булу-булмау хакында бер төрле дә мәгълүмат калдырмаганнар. әгәр дә ул көнкүрешкә кергән булса, мөгаен, мондый бизәнү  әйберен алар күрми калмас иде. XIX гасырда яка чылбыры хакында К. Фукс яза. Соңрак, җитмешенче елларда, Н. Н. Вячеслав та моны искәртеп үтә. Димәк, купшылык үрнәге саналган бу әйбер XIX йөз башында модада булган, аннан әкренләп көндәлек кулланылыштан төшеп калган дип уйларга нигез бар. Әмма ләкин Фоат Вәлиев яка чылбырының әүвәлге үрнәкләре XVIII йөзнең беренче яртысында ук кулланылышта булган, дип исәпли.

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»