Тамбур белән чигү

Купшы чәчәк бизәкләре, күбәләк һәм кошларны хәтерләткән хыялый үсемлекләр, йөзем тәлгәшләре, экзотик чәчәкләрнең тулышкан бөреләре, гади кыр чәчәкләренең бизәк-нәкышләре аша тудырылган җәннәт бакчасы образы — халыкның мәңге шиңмәс хыял җимеше, сүрелмәс иҗатының башы. Чынбарлыкны романтикалаштырып, татар осталары чигү аша үзләренең зәвыгын, күңел байлыкларын чагылдыра.

Үсемлек һәм чәчәк бизәкләрен нәфис, купшы итеп, ә төсләр балкышын акрынлап яки кискен үзгәртеп, чия, алсу-шәмәхә, көмешсу-яшел, фирүзә төсләр аша сурәтләү татар чигүенә генә хас күренеш.
Тамбур белән чигү французча tambour (барабан) дигән сүздән алынган, чөнки тукыма тарттырылган түгәрәк киерге барабанны хәтерләткән. Борын заманнардан бирле татарларда гына түгел, ә бик күп төрки халыкларда (төрекмән, башкорт, үзбәк, азәрбайҗан, казах, кыргыз) киң таралган була. Аның популярлыгы кирәкле әйберләрнең гадилеге һәм эш ысулының ансатлыгы белән аңлатыла. Тамбурлы чәнчем — тукыма аша чөпчеп алынган күз ул. Бер-бер артлы тезелеп килеп, бу күзләр чылбыр хасил итәләр. Тамбур белән чигү өчен махсус энә кулланыла (күз урынына ыргакчыгы була). Тамбур ике төрле — күпертүле һәм яссы була. Күпертүле тамбур йон җепләрдән вак атламнар белән чигелә. Нечкә ефәк яки киҗе-мамык җепләр белән чиккәне яссы тамбур дип атала. Бизәкләре нечкә һәм нәфис итеп бер сызык белән яки тутырып чигелә.

Татарларның алтынлап чигүе белән чагыштырганда, тамбур белән чигү гадирәк һәм халыкчанрак санала. Татар йортын тамбур белән чигелгән япмалар, кашагалар, эскәтер, тастымаллар, намазлык һәм данлыклы Казан сөлгеләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Хатын-кызларның күкрәкчәләре, алъяпкыч, күлмәкләре, башка яба торган өрпәләре, ирләрнең күлмәк якалары, егетләрнең бәйрәмнәрдә кия торган аяк чолгаулары һәм башка бик күп татар халык киемнәре шулай ук тамбур белән чигеп бизәлгән.
Чигү схемалары Ф.Х.Валеева "Орнамент казанских татар" китабыннан алынган

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.