Кыз егълату

Татар халкы гореф-гадәтләргә гаять бай. Кызганыч, аларның күбесе инде онытылган. Шундыйларның берсе — кыз егълату йоласы. Ул кыз егълату (елату) дип аталса да, бу хактагы җырлар кыз исеменнән иҗат ителгән булсалар да, аны кияүгә бирелгән кыз үзе түгел, башкалар үтәгән. Йоланы төрле җирдә төрлечә, әйтик, бер урында кызның якыннары, икенче урында аны яхшы белгән карчыклар башкарган.
«Татар халык иҗаты»ның «Йола һәм уен җырлары» китабында кайчандыр туй йолаларының аерылмас бер өлеше булган кыз елатуга багышланган 45 кә якын җыр тексты урнаштырылган.
һай авыр ташлап китүләре. Кемгә генә бирмәгәннәр элек буе җиткән кыз баланы, һич тә кызганып тормаганнар. Үзе аны күрмәгән-белмәгән егеткә, үзеннән ничәмә-ничә яшькә олырак картка, икенче яки өченче хатынлыкка — көндәш өстенә ярәшкәннәр мескенемне — бик еракка, күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә биреп җибәргәннәр. Менә ни өчен кыз елату борынгы заманнарда бик тә урынлы йола булган.
Туган йортын, авылын, ата-анасын, туганнарын, якыннарын калдырып китүче кыз:
Мәскәүләрдән алган ак җепне
Тетүеннән авыр сүтүе;
Әткәй кәбәмнең өеннән
Әҗәлләрдән авыр китүе,— дип офтана торган булган. Өстәвенә кем кулына эләгә бит әле кыз бала. Г. Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми?» моның ачык мисалы.
Булачак киленнәр:
Әтиемнең мин өендә урыным иде түрдә;
Ят кешеләрнең өендә Булырмын ишек төбендә,— дип җырлаганнар.
Кыз елатуның бигрәк тә мишәрләрдә, керәшеннәрдә һәм Себер татарларында аеруча нык таралган булуы мәгълүм.
«Шура» журналының 1911 елгы егерменче санында XVIII гасыр ахырында булган конкрет бер вакыйга бәян ителә. Шул заманның күренекле журналисты Мәхбуб- җамал Акчурина әлеге вакыйганы түбәндәгечә тасвирлый:
...Зөләйха карчык Солтанбикә исемле кызын күрше авылның Бикмәмәд дигән кешенең улына вәгъдәләтеп озатырга әзерләнә. Ана өчен бу көннәр аеруча авыр.
Зөләйха үзенең кайчандыр зур кайниш арасына төшүен, таңнан торып, кыш көне әвендә киптерелгән арышны сугуларын, егерме биш кешелек гаиләгә кул тегермәнендә ярма ярып, иртәнге ашка ботка пешерүен, аягындагы чабатаны салырга да вакыт тапмыйча, киенгән килеш ятып йоклавын, аз гына гаеп тапса да каенанасының табагач, уклау ашатуын, биш-алты ел ата-анасына бара алмыйча зар булганнарын исенә төшереп, кызының да башына шундый ямьсез бәләләр килүеннән куркып, калтырап китә. Аның күзенә йокы керми.
Үз башыннан шундый куркыныч хәлләр узгангадыр инде, Зөләйха әби үз килененә бик кешелекле мөнәсәбәттә була. Ул аңа: «Килен балакай!» дип кенә эндәшә. «Иртәгә иртәрәк торып тарыны куярсың. Солткайның тиңдәшләре җыелыр, ботка пешерергә кирәк булыр», дип иртәге көн турында кайгыртырга да онытмый.
Таң беленә башлауга карчык киленен уята, үзе кайништән күп җәза күргәнгәме яки йөрәге йомшак идеме? Зөләйха әби килене илә әнә шулай яхшы мөгамәлә кылып, эш кушканда кычкырмаган, бакырмаган.
«Урыныннан торып, таһәрәт алгач, кызын уятмакчы булды,— ди журналист.— Кызы кулларын башы астына куеп, рәхәтләнеп йоклаганга уятырга кызганды. «Йокла, кызым, йокла Солткаем! Тыныч йоклавыңның ахыр көннәре», дип уятмый китте.
Алга таба автор вакыйганың барышын болай тасвирлый:
«Көн яктырды, кызлар берәм-берәм җыелдылар. Килен барып «Кыз егъла- ту»га оста Хаслия тутайны чакырып китерде. Хаслия тутай килеп керү илә өйгә әллә нинди моңлы төс керде. Зөләйха илә Солтанбикәнең күзләре бер-берсенә тугъ- ры килеп, аерылачак көнләрне сизгән төсле исәнләшкән карау илә карашдылар. Солтанбикә пич алдындагы ашханә урынына торган кечкенә бүлмәгә керде».
Хаслия тутай дога кылып, саулык сорашкач, үзенең хезмәтенә кереште. Зөләйха әбине «түр урындыюжа, агасыны (абыйсын— Ф. И.) «тар урдыюжа, тиңдәш кызларны скәмияләргә утыртты. Әзерләп куйган ак чаршауны Солтанбикәнең башына ябиб бүлмәдән алып чыкты. Идән уртасына туктап, моңлы тавыш илә, ер- лый башлады.
«Әгүзе белән башладым... укып ташладым:
Кече яшьтән җыйган яшемне
әле генә түгә башладым».
Андан анасы каршына туктап:
«Әгүз белән бисмилла, ул иманнарның башы икән.
Карадым анакай йөзенә, ике күзе тулы яшь икән.
Аткынаем борган китәргә,
Килдем күңелеңне бәкил итәргә!
Синдән аерылуга вакыт етде,
Инде миңа нихәл итәргә?»
Зөләйха әбинең җыерчыкланган бите бу
енча яшьләре ага, агасы да егълый, кызларның да күзләрендән мөлдер-мөлдер яшьләр коела. Чаршау илә капланганга Солтанбикәнең йөзе күренмәсә дә иң башлары калтыраганга чиксез егълавы сизелә. Хаслия тутай эшендә кимчелек кылмый ерлый:
«Мин анакайга барырмын .
Аппак кына чатыр ябынып,
Алда анай кәбәмне күрдең,
Баксаң елар идең сагынып.
Китмә, анай кәбәм, күреп кал!
Тагы да килә алмам юлым тар.
Чыбылдыккынам чүб-чуар
Чебенләр ук кунса кем куар?
Туган илемне сагынып елаганда
еламачы диуб кем тыяр?
Тар урындыкларның буена куш
чыбыллар корылган.
Минем буемгынам борылган анакай
Кәбәмнең югындан.
Китәм, анай китәм, күреп кал.
Тагы да килә алмам юлым тар!»
Зөләйха әби тартышып-тартышып егълый. Солтанбикәнең бөтен тәне калтырый, ачынган тавышы ишетелә.
Хаслия тутай Солтанбикәнең агасы тарафына биреп:
«Борылыш кына борылыш юл килсә,
борылмасын анакай?!
Кереп хәлемне белүгә хурланмасын
агакай?!»
— Юк, сеңелем, юк! Алла сакласын. Синең хәлеңне сорау миңа фарыз булсын!— дип, агасы җәвап кайтара.
Андан кызлар тарафына борылып:
«Күнчегемдә (изүемдә — Ф. И.) Минем
күк нәкыш.
Күчерәлмәм, дустлар, мин яңгыз!
Эчкәнем үк тулган кайгы-сагыш,
Тараталмам, дустлар, мин яңгыз!
Бик каты егъладыктан Солтанбикәнең аяк өстендә көчкә тордыкыны Хаслия тутай сизеп, тотыгыз дип, кызларга ишарә кылды. Ике кыз Солтанбикәне тотып, урындыкка илттеләр. Башыннан чаршауны ачып карасалар, йөзе аппак булып, һушы китәрлек дәрәҗәгә килмеш. Баш астына ястык куеп, йөзенә салкын су сиптеләр. Тиңдәш кызларның һәммәсенең дә егышудан йөзләре, күзләре шешенеп беткән иде.
«Кыз егълатудан өч-дүрт көн соң никах мәҗлесе булды. Каен анамыннан Солтан- бикәгә тастар (шарыфка охшаган яулык — Ф. И.), салавыч (баш киеме), ике данә башлы инә (булавка) килде. Киленне алып китәр көн янә ыруг-кардәш җыелып, Солтанбикәнең башына тастар кидереп, алача чаршау илә үртәлмеш көймәле арбага утыртып озатып җибәрделәр».
«Кыз елату» йоласы безнең көннәрдә кулланылмый гына түгел, бөтенләй диярлек онытылган. Әмма үзенең үткәнен ихтирам иткән халык кына киләчәккә өмет белән карый ала.
Фатих ИБРАҺИМОВ, педагогия фәннәре кандидаты.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Яратып яшәмәдем ...Ул көнне мин үлдем... Җаным үлде. Миңа инде барыбер иде: кем белән яшим, кайда яшим... Күз алдымда гел Фаил генә торды.
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
Соңгы комментарийлар
-
16 гыйнвар 2021 - 07:36Без имениЯрты гомереннэн артыгын яшэгэнсен, купкэ тузгэнне , азга гына түз инде, беребез дэ белми күпме яшэячэгебезне, бары Аллахы гына белэ, курэ, ишетэ кунелдэ нилэр барын, гонах кылмый гына яшэсэн жанын тынычрак була, э иреннен бу гадэте кешегә яла ягу була. Бу бик зур гонах. Күңел тынычлыгы намазда. Сабырлыгын өчен савабы ахирэттэ булыр.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
16 гыйнвар 2021 - 09:02Без имениЭйе эби(без дэу эни дип эйтэ идек) бн ускэн балалар барыбер башкачарак шул,тэуфикьлырак дип эйтимме инде.безнен чор балалары башка торлерэк иде шул,хэзергелэр бик эбилэрне тынламыйлар,кыз бала эле эзерэк колак сала сузлэренэ.э малайлар алай тугел икэн.Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 09:58Без имениСабыр итэ белергэ Иде эти энидэн урнэк булмаган сезгэБайлар да елый
-
16 гыйнвар 2021 - 09:16Без имениТөрмэ, тэкэ дилэр, Башкортостан, Илеш районы.Булат Бәйрәмовны кызык иткәннәр
-
16 гыйнвар 2021 - 09:42Без имениБездэ дэ эбекэй дилэр. Минзэлэ ягы. Эбилэр урамда була ул ди иде курше эби. Минем эбекэйлэр дэ нэкь шундый иде. Гел башта Алла бирса дип сойлэшергэ, бисмилла дип йокларга ятарга, Аллах тагалэнен барлыгына ышандырып устерделэр. Урыннары ожмахта булсын. Икеседэ минем беренче баламны куреп калдылар. И 1ел аралыгы бн китептэ бардылар. Кирэк чакта соеп, кирэк чакта сугеп. Эшкэ ойрэтеп устерделэр. Мен рэхмэтЯкын ерак әбекәем
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.