Күршелек һәм күршеләр белән тору

«Йорт салудан элек күршеңнең, юлга чыгудан алда юлдашыңның кем булуын кара», дигән хәдис бар («Әт-тәмису ад-дара каблә шәра ад-дар аер-рәфика каб-ләт-тарыйк»). Шунлыктан, иң элек кайда һәм кем янына йортыңны корачагыңны белешеп, аның холкын күзәтеп эш башлавың мең өлеш мәслихәт. Кеше бервакытта да ялгызы гына яшәмәс, хәтта дәрвишләр дә башкалардан качып йөрмәсләр. Илдән аерылу — үзеңне ятимлеккә вә ялгызлыкка хөкем итү ул. Ир бәхете—ил белән, хатыннарның—ир белән. Бәс, шулай булгач, үзеңне башкалардан аерып куеп, ялгыз, күршесез генә яшәү бер дә сөннәт эше түгел. Терәлеп торган күршең юк икән, бәхетең дә ким, шатлыгың да тар кылына.
Китапларда күршеләр белән тату тору хакында бик күп хәбәрләр бар. Күрше хакы—Алла хакы булган кебек, күршенең сиңа хөрмәте һәм синең аңа карата эшләгән яхшылыкларың газиз анаңның сиңа һәм синең газиз анаңа күрсәткән хөрмәтеңә тиң күрелә. Күршеңне кимсетү — газиз әнкәңне рәнҗетү белән бер дәрәҗәдә түгелме?
Хәдисләрдән күренгәнчә, ике яктан да кырык йорт дәвамында кешеләр бер-берсенә күрше булалар һәм дә хөрмәтләрен үзара тигез бүлеп бирәләр.
Хөрмәтләрнең төрлечә булуы шарт. Иң яхшы күрше бервакытта да үзе тук булган хәлендә, яндашларын ач килеш йокларга яткырмаска, аларга ризыктан өлеш чыгарырга тиеш. Әгәр дә үзендә зур туй, яки бәйрәм, яки корбан ашы була калса, күршеләрен читтә калдырмас, аларны чакырып китерер. Бигрәк тә пешкән аштан бүлеп өлеш чыгару — күршеләр өчен саваплы эш.
Әгәр дә берәүдә җимеш бакчасы булып, мул уңыш бирә икән, иң элек күршесенә күчтәнәч итеп кертсә, бу хөрмәтле сөннәт санала һәм Аллаһы Тәгаләнең мактавына ирешәчәк. Базарга барып, беренче тапкыр җимеш алып кайта икән, ул вакытта да күршесенә авыз итәрлек кенә булса да бирү мәслихәт күрелә. Әмма аның балаларыннан качырып кертү бер дә дөрес түгел. Барсына да йорт саен таратып йөрү килешми, якынына бирсә, шул да җиткән. Бигрәк тә күрше балаларын бакчаңда үскән җимешләрдән авыз иттермәү хурлыклы эш. Хәтта балалары вә күршең кяфер булса да, күрше хакын хакларга кирәк.
Яндашың белән орышу, аңа каты итеп кычкыру, караңгы йөз күрсәтү, сәламсез калдыру—болар аеруча гөнаһ эшләрдән саналалар. Әмма аларга артыгы белән ияләшеп китеп, алар юлыннан гына йөрү дә һич мактауга лаек сыйфат түгел.
Күршең авырып китсә, хәлен белешү, вафат булса, җеназасында катнашу, кабер казышу кебек авырлыкларны күтәрешү олуг фарыз эшләрдән саналалар. Гаиләсенә ярдәм итү, садакадан өзмәү дә кирәк.
Әгәр дә күршең юлга чыгып китсә, аның үтенүе-үтен-мәвенә дә карамастан, йорт-җиренә күз-баш булып торырга кирәк. Әмма өй кешеләрен кимсетеп, кыерсытып йөрү һич килешми, хәтта алар хезмәткә ялланган гына булсалар да.
Әгәр дә күршең тоз, шырпы, су кебек кирәкле әйберләр һәм ачыткы, оеткы кебек «баш» сорап керә икән, үзеңдә барыннан мөмкин кадәрлесен биреп чыгарырга кирәк. Шулай ук ярдәм үтенеп, көтәчәккә (бурычка) емет итеп керә икән, бу вакытта да ярдәм кулын сузарга тиешле. Болар барсы да хак мөселман бәндәләре эчен мактаулы эшләр.
Бервакытта да күрше күршенең балаларын кимсетергә тиеш түгел, юкса гөнаһы авыр газаплар булып өсте-нә төшәчәк. Ул балаларга киң күңелле вә мөлаем, якты йөз белән игътибар итәргә, башларыннан сыйпарга, чәчләрен алышырга, пычранган булса, битен вә кулын юындырырга кирәк. Әмма дә ләкин аларны кочакка алып иркәләү, үбү кебек галәмәтләрдән тыелу мәслихәт.
Әгәр дә күршең йорт тирәсенә агач утырта икән, моның өчен тавыш чыгарырга һәм аны ботарлауга юл куярга ярамый. Бу—хөрмәтсезлек галәмәте. Шулай ук күршеңнең ихатасына көнчелек күзе белән яки ачу белән дә карарга кирәкми, гөнаһысы була. Иң яхшысы—күршең өчен сөенү, аны мактап телгә алу.
Күршеләр бер-берсенең малларына таяк яки башка әйбер белән сугудан, аларны гарипләндерүдән саклансыннар. Хәтта этенә таш ыргыту да гөнаһ.
Әгәр дә берәү йорт-җирен сатарга җыенса, иң беренче бу хакта күршесенә әйтергә һәм аның алу-алмавы белән кызыксынырга, аңа тәкъдим ясарга тиеш. Ул баш тарткан очракта гына башкаларга сату дөрес санала.
Шулай итеп, шәригать буенча, күршеләрнең хаклары вә бурычлары бик зур. «Күршенеке — Алланыкы» булганлыктан, үзара тату яшәү, өлешләрне бутамау, ярдәмчеллек бар икән, бу ихаталар өстендә фәрештәләр йөрерләр һәм Хак Тәгаләдән изгелек нуры төшеп, бәхетл-ре вә байлыклары камиллеккә ирешер.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
Айгөл + Линар Бу язма – Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның көндәлекләре. Аларда – ире Линар белән танышу тарихы, әнисен югалту ачысы, татар кызының ерак себердә дә үз юлына тугрылык саклавы, туган якка бөтенләйгә кайту шатлыгы. Ихлас, самими хатирәләр...
Соңгы комментарийлар
-
5 июль 2022 - 20:09Без имениБик матур мәхәббәт тарихы.Үзебезнең гаиләбезнеке белән аваздаш.Айгөл + Линар
-
5 июль 2022 - 18:10Без имениКызлар, игьтибар белэн укыгыз эле, автор анда 15 ел яшэдек дип язмаган бит...Беренче мәхәббәтемнең сөяркәсенә әйләндем...
-
5 июль 2022 - 14:50Без имениЕлый елый укыдым.Айгөлнең авыр кайгысынберни белән дә җиңеләйтеп булмасын бик яхшы аңлыйм.Балалары исән имин йөрсен.Аллаһ үзе сабырлык бирсен!Айгөл + Линар
-
5 июль 2022 - 21:04Без имени15 ел яшэдек дигэн жомлэ юк бит,каян алып укый бу халык юк сузне.Беренче мәхәббәтемнең сөяркәсенә әйләндем...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.