Логотип
Гореф-гадәт

Килен белән каенана мөгамәләсе

Ана – халыклар тәрбияләнә торган беренче мәктәп ул. Галимнәр: «Балалар төп тәрбияне ана мәктәбендә ала», – диләр.  Бала тәрбияләү шәхси эшебез генә түгел, чөнки кыз бала башка гаиләгә килен булып төшә һәм ир бала башка гаиләдә үскән кызга өйләнә һәм шул рәвешле яңа гаиләләр барлыкка килә. Ике чит кешедән, бер-берсенә якын булган гаилә төзелә. Ул гаиләнең нинди сыйфатлар белән сыйфатлануы, никахның уңышлы булу-булмавы килен-каенана мөнәсәбәтләренә дә бәйле. 

Мөхтәрәм җәмәгать! Ошбу нәсыйхәт кайнана белән килен мөгамәләсе хакында булыр, ин шәә Аллаһ.
Хатын-кыз икенче гаиләгә килен булып төшә. Киленне каенанасы йомшак мендәргә бастырып, бал-май каптырып, аркасыннан сөеп, изге теләкләрен теләп каршы ала һәм бусагадан ук үзара хөрмәткә нигез салына. Шул нигез какшамасын өчен киленнән дә, каенанадан да зур сабырлык һәм зирәклек сорала. 

Тәкъвалык белән нигъмәтләнгән мөслимәләр ирнең әнисен хөрмәтләргә тырышалар. Каенанасын хөрмәтләп яшәгән киленнең ире каршында дәрәҗәсе үсә һәм иренең күңеленә аеруча якын кешегә әйләнә. Акыллы ир әнисенә хөрмәт күрсәтелүне югары бәяли белә. Аллаһ Тәгаләне барлаган, берләгән тәкъва ир кеше өчен хатыны белән анасы арасындагы җылы мөнәсәбәт,  дуслык, үзара хөрмәтне күрүдән дә шатлыклырак нәрсә юк. Шулай ук, әйтергә кирәк, хатыны белән анасы арасындагы нәфрәт һәм начар мөгамәләне күрүдән дә нәфрәтлерәк, авыррак нәрсә юклыгын һәркем белә.  
Инсаннарның холык-фигыльләре бер-берсеннән бик нык аерыла. Кайбер каенаналар киленне колач җәеп, шатланып каршы алмаска, хәтта ки, яратып бетермәскә дә мөмкин. Әмма зирәклек белән сыйфатланган килен бу очракта да үзен сынатмаска, шәйтан вәсвәсәсенә бирелмәскә тырышыр, ин шәә Аллаһ. Бервакыт үзенең дә каенана булачагын онытмаган килен кырыслык белән сыйфатланган каенанасының холкына ярашып, күркәм сабырлык күрсәтеп, каенанасы белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калырга тырышачак, ин шәә Аллаһ. Бу изгелек Аллаһ каршында һәм аннан соң инсаннар каршында да югары бәяләнәчәк. 

Шулай да, һәр нәрсә ике яклы булган кебек, үзара мөнәсәбәтләрнең яхшы булуы, элемтәнең өзелмәве өчен каенана да бик нык тырышырга тиеш. Аллаһка итагать итүче мөслимәләр җөмләсеннән булган каенана  килененә үз кызына карагандай карап, җылы мөгамәлә күрсәтеп яшәргә тырышачак. Каенана киленне үз кызы кебек күреп яратканда гына аның хакында яхшы фикердә була ала бит. Кыскасы, киленнең холкында булган яхшы сыйфатларны барлап, шуларга өстенлек биргәндә генә үзара татулык, дустанә мөнәсәбәтләр урнашачак. Әгәр дә килен динле, тәкъва, уңган-булган, сабыр холыклы икән, аны хөрмәтләргә һәм аның кадерен белергә дә кирәк. Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Хатын-кызга малы, нәселе, матурлыгы, тәкъвалыгы өчен өйләнәләр. Беренче чиратта тәкъвалыгына карарга кирәк», – дигән. 

Инсан хата-кимчелектән азат түгел. Әгәр дә каенана килененә карата көнчелек хис итсә, ошбу начар сыйфаттан арыну өчен Аллаһ Тәгаләгә дога кылса һәм холкын яхшырту өчен тырышлык куйса гаиләдә иминлек булыр, ин шәә Аллаһ. Аллаһка дога кылып үзебезгә һәм балаларыбызга күркәм холык, зирәклек, сабырлык сорыйк. Шәйтан вәсвәсәсенә бирелмәү өчен Аллаһны зикер итик. Аллаһ Коръәндә «Әгъраф» сүрәсенең 201 нче аятендә бу хакта: «Дөреслектә, тәкъва кешеләр үзләрен шәйтан вәсвәсәләсә, Аллаһны искә алалар һәм янә хакыйкатьне күрәләр», – ди. 
Үз-үзенә исәп-хисап биреп, үзенең кылган гамәлләренә тәнкыйть күзлеге аша карый белгән каенана улын да, киленен дә яхшы үрнәге белән тәрбияли. Тәкъвалык белән нигъмәтләнгән бәхетле каенана килененең тулы канлы тормыш белән яшәргә хакы барлыгын аңлый, шуның белән килешә. Беркемнең дә ир белән хатын арасына кысылырга хакы юк. Ә менә ихлас күңелдән, яхшы ният белән изге киңәш бирү хуплана гына. 

Тәкъвалык белән нигъмәтләнгән каенана килене белән мөнәсәбәтләрендә үзен аның әнисе кебек тотарга, сердәшләр булырга тырышачак. 
Һәрбер әни кеше үзенең баласы өчен бәхетле гаилә тормышы тели. Каенана килене белән үз кызы белән аралашкан кебек аралашса, килен үзенең сөекле гаилә әгъзасы икәнлеген тоеп яши һәм, шуның белән каенана кеше киленгә дә, улына да сөекле була. 

Кайвакыт наданлык һәм кырыслык, каты күңеллелек аркасында төрле авырлыклар туарга мөмкин. Мондый очракта каенана хикмәт белән гамәл кылырга тиеш. Тормышта килеп туган, чишелмәстәй тоелган мәсьәләләрне бары тик Коръән һәм хәдисләргә таянып хәл итү генә уңышка китерә. Авыр хәлләрдә калганда «Фуссыйләт» сүрәсенең 34 нче аятен уку күңелне тынычландыра.  Аллаһы Тәгалә ошбу аятендә: 1Яхшылык белән явызлык бертигез булмаслар, чөнки яхшылыкка файда һәм савап бар, явызлыкка зарар һәм газап бар. Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа җавап итеп яхшылык кыл, ул кеше сиңа явызлыкны дошманлык белән кыладыр, әмма син сабыр ит һәм аның явызлыгына каршы һәрвакыт изгелек ит, соңра ул синдә явызлыкның юклыгын белеп, явызлык итүеннән туктар һәм тәүбә итеп, синнән гафу сорар, аннары бер-берегезгә якын дус булырсыз», – дип безгә үгет-нәсыйхәтен әйткән, яхшылык кылырга әмер иткән. 

Алда әйтелгәнчә, без – инсаннар, хатадан хали түгел. Каенана изге ниятле яхшы кеше булса, киленендә булган кимчелекләрне, хәтта ки начар якларны улына әйтмәячәк, килене белән икәү генә калып сөйләшеп, хаталарын аңлатачак, гаиләдә тынычлык, татулык булсын өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләячәк. Мондый каенананы зирәк килен иң якын дусты һәм сердәше итәчәк, ин шәә Аллаһ. 
Шундый каенаналар да була: улы киленгә карата берәр ярамаган нәрсә, начарлык кылса, мөслимә каенана килене ягына басып гаделлекне саклый. Әмма мондый гамәлне киң күңелле, гыйлемле, тәкъва аналар гына кыла ала. Чөнки алар гаиләдәге татулыкның зур нигъмәт булуын яхшы аңлыйлар һәм балаларының бәхетле булуын телиләр.      

Тату гаиләләрдән үрнәк алып, үзара йомшак мөгамәлә белән, бер-беребезне ихтирам итеп яшәргә тырышыйк. Кеше гомере сизелмичә үтә дә китә. Соңыннан үкенерлек булмасын өчен бүгенге көннән, ошбу сәгатьтән, Аллаһ ризалыгы өчен, бер-беребезгә елмаеп, дустанә кулыбызны сузыйк. Бер-беребезне яратып яшик. Раббыбыз Аллаһы Тәгалә дә безне сөяр, ин шәә Аллаһ.
Үәссәләмүгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ. 

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар