Логотип
Гореф-гадәт

ГОМЕРЛЕК ЯРНЫ НИЧЕК САЙЛАРГА?

Бисмилләәһир рахмәәнир рахииим!

Динебез никахны җанны тынычландыру чарасы итеп күрә. Ул ир белән хатынның бер-берсен яратып, ихласлык белән бердәм тормыш коруыдыр. Максат бәхетле һәм үзара мәхәббәт, мәрхәмәт белән тулган чын мөселман гаиләсен төзү, иманлы балалар тәрбияләп үстерү.

Моңа ничек ирешергә? Бик еш бирелә торган һәм бик күп гаиләләргә кагылышлы сорау бу. Ничек хаталанмаска? Үзеңә тиң яр табуда нинди таләпләрдән чыгып эш итәргә соң?

Ана карынындагы сабыйга 121 көн узгач, җан керә. Аңа Аллаһү Тәгалә әмере белән дүрт кәлимә языла: баланың гомере, гамәле, ризыгы, бәхете-бәхетсезлеге. Халыкта «Тәкъдиреңә нәрсә язылган шуны күрәсең» дигән сүз дә шуннан килә. Әмма язылганнарга изге гамәлләр һәм дога да тәэсир итә. Бигрәк тә Кадер кичәсендә теләгән теләкләр белән үзгәрергә мөмкин. Язмаларда намаз артыннан, Бәраәт кичәсендә, икенде белән ахшам намазы араларында Аллаһү Тәгаләдән чын ихлас күңел белән, Коръән укып, теләгеңне сорарга кирәк диелә. Халыкта «кәсеби-насыйби» дигән әйтем дә бар. Аны да истән чыгармаска кирәк. Иң элек син үзеңә ни теләвеңне, нәрсә сорарга кирәклеген ачык белергә тиешсең. Сиңа, синең холкыңа, нәселеңә ниндиерәк кеше кулай булуын ачыклау кирәк. Бу бик мөһим. Үткән чор кешеләре кебек, чалбар кисә - шул ир була дип кенә тормышка чыкмыйлар. Бу ялгыш фикерне берүк кабатлый күрмәсеннәр иде бүгенгеләр.

Ислам дине буенча, кыз бала үзенең гаилә корырга әзерлеген аңлагач та, әти-әнисенә, якын ир туганына шуны ачыктан-ачык белдерә ала. Моның һич ояты юк.

Әти яки абый! Минем тормышка чыгып, үз гаиләмне булдырасым, ана буласым килә, дип әйтүнең гаебе юк. Үз оясын кору киңәшләшеп эшләнә торган, бик җаваплы эш. Нәрсәләргә игътибар итәргә?

Беренчедән, Аллаһү Тәгаләнең биш таләбен ятларга кирәк:

  • Кавышырга ниятләгән парларның диннәре туры килергә тиеш. Ягъни егет тә, кызның да бер диндә булуы шарт.

  • Икесенең диндә торышы да бер дәрәҗәдә булса, никах тотрыклы була. Берсе намазда, ә икенчесе әлегә намазын торгызмаган булса, ай-һай, тормышта авыр. Шуңарга да таләпне, намаз укуны никахка кадәр үк хәл итү хәерле. Никахтан соң «вакыты җиткәч басармын әле» дип тартып-сузырга урын калмасын.

  • Нәсел-нәсәбен белү бик тиеш. Юкка гына Аллаһү Тәгалә моны төп шартларның берсе итеп күрсәтмәгән. Халык арасында да юкка гына «әнисенә карап кызын коч!» дигән әйтем чыкмаган. Әнисе хатын-кыз эшен белмәсә, бу вазифалар барысы да син гаилә башлыгы дип, ир иңенә өелсә, Аллаһ сакласын, бу нәселдән ераграк булу хәерле. Киресенчә, әтиләре диванда ятып, әниләре авыр сумкалар күтәреп кайтса да, кыз кеше башын азрак эшләтергә, булачак иренең дә әтисе гадәтен дәвам итүе мөмкинлеген уйларга тиеш. Тормышны икең бергә җигелеп тартканда болар вак нәрсәләр түгел.

  • Берсен-берсе сайлаган өйләнешәсе егет белән кызның белем дәрәҗәләре бер тирә булуы да исәпкә алынырга тиешле мөһим шарт. Берсе бик зур укыган, икенчесе урта мәктәп белән генә тукталып калган булсалар, сөйләшер уртак темалары, кызыксындырган өлкәләре, ай-һай, булырмы?

Бу очракта хатын-кыз «муен» түгел, бары тик өй җыештыручы гына булып кала. Хатын ирдән калышмаска тиеш. Шул вакытта гына ир хатынын тиң күрәчәк. Әгәр ир гади һөнәр иясе, хатыны исә шактый карьерага ирешеп, бүгенгечә әйтсәк, уңышлы, дәрәҗәле урын биләсә, бу очракта да ирнең мәхәббәте озакка сузылмас. Чөнки ирләрне Аллаһү Тәгалә шулай яраткан инде. Ир кеше һәрвакыт үзен гаилә башлыгы, хатыннан өстенрәк итеп күрсәтәсе килә. Әмма бит аяк «юрганына карап сузыла». Бу хакта миңа кайнатам Габделхәмит Аппаков (1900-1968) бәйнә-бәйнә аңлатыр иде. Никадәрле дә хаклы булган аның тормыш дәресләре.

Егетнең дә, кызның да тормыш дәрәҗәләре бер тирә булу хәерле. Әгәр егет баерак булып, хатынын киендерә алса, тормышлары матур гына бара кебек. Әмма бер вакыт ир дигәне «синең миңа чыкканда нәрсәң бар иде соң?» дисә, хатын күңеленә гомерлек яра дигән сүз. Хатынының сабыр итүе, нервысы бәрабәренә ир «патша» булып яшиячәк. Әгәр хатын бай булып, ире фәкыйрь булса, бу инде көн саен концерт диярлек. Хатын үзен «баш» итеп куячак, ир исә йомышчы хәлендә. Кайнар мәхәббәт тиз сүнәчәк, күпме генә үгетләмә, татуландырырга тырышма, хәлле тормышта үскән хатынның «мин-мин» дигән чире калачак.

Менә шуларны күз алдында тотып, алдын-артын нык уйлап сайлаганда да таманга гына туры килә әле ул бер түбә астында ир-хатын, бербөтен гаилә булып яшәү. Боларга өстәп, кызларга бик тә чиста, пөхтә, тыйнак йөрсәләр, егетләр (өйләнү нияте белән йөрүчеләр) күз төшерми калмый. Егетләрнең бер генә дә «айт-хайт» булып, кендек күрсәтеп йөрүче кызларга өйләнәсе килми аларның. Өйләнә башлагач, мәчеткә йөрүче, тәртипле, әдәп-инсафлы кызлар арасыннан яр сайларга тырышалар. Тагын шунысын онытмагыз, җитди, акыллы, тормышын матур итеп төзергә хыялланган егет төнге клубларда үзенә яр сайламый.

Аллаһү Тәгалә Әдәмне баш итеп ярата. Шулай булса да, җәннәттә аңа, күрәсең, күңелсез булган. Ел буена да ул елмаймаган. Аннан соң Әдәмнең сул як кабыргасыннан Анабыз һава яратылган. Әдәм шунда ук елмая башлый. Бу бит безгә гыйбрәт. Димәк, кешеләр бүген монда, иртәгә тегендә зина кылып йөрергә тиеш түгел. Киресенчә, бер гаилә булып, никахлашып яшәргә тиеш.

Гаилә ул кечкенә генә бер дәүләт. Аның үз кануннары, үз вазифалары, таләпләре шактый. Дәүләтебез шул кечкенә дәүләтчекләрдән оеша. Никах белән гаиләне ныгытабыз икән, никахларыбыз тотрыклы, озын гомерле икән, димәк дәүләтебез дә тыныч, иманлы, бай булачак, иншаллаһ. Әхлакый тәрбияле, рухи яктан бай, гыйлемле булып яшәүгә ни җитә?!

Әссәләмү галәйкүм үө рахмәтуллаһи үә бәракәтүүүһ!
«Тузмый торган бүләк» китабыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сәйдә апаның дәресләрен радиодан бик яратып тыңлыйм. Гади дә, аңлаешлы да, бик тормышчан да аның сабаклары. Рәхмәт яусын.

    Хәзер укыйлар