Логотип
Гореф-гадәт

Эшләр ният белән генә бәяләнәләр

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм мөбарәк хәдисендә: «Гамәлләр нияткә карап була һәм һәр кешенең гамәле бәрабәренә булган өлеше ниятенә карата була...» – дигән. 

 Ният – бер эш-гамәлне кылу турында уйлау ул. Һәрбер гамәлнең нәтиҗәсе – тел белән әйтеләме, кул белән эшләнәме, ягъни тән гамәлеме, ул – нияткә карап бәяләнә. Ният төзек, яхшы булса – гамәл дә яхшы; ният изге булса – гамәл дә изге; ният бозык булса, гамәл дә яман була. Димәк, ниятләр төрле-төрле була. 

 Галимнәр: «Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең «Дөреслектә, эшләр ният белән генә бәяләнәләр. Һәр кешегә үзе ирешергә ниятләгән нәрсә генә булачак...» дигән хәдисе – Исламның терәге дип аталучы хәдисләрнең берсе», – диләр. Әбү Давыт радыйаллаһу ганһү: «Чынлыкта, эшләрнең нияткә карап бәяләнүе турындагы хәдис Исламның яртысын тәшкил итә. Чөнки дин яки ачык, яки яшерен була ала. Ачыгы – гамәл, яшерене – ният», – дип нияткә карата аңлатма биргән. Ягъни, ниятнең мәгънәсен аңлаткан.

 Галимнәрнең бердәм фикере буенча, намаз, ураза, хаҗ кебек фарыз гыйбадәтләрне кылганда ният аның бер нигезе санала. Димәк, ният – зарури шарт. Нияттән башка гыйбадәт кабул булмый. Һәр эш-гамәлнең, гыйбадәтнең вакыты, урыны бар. Мәсәлән, намаз башлаганда «Аллаһу әкбәр!» дип әйтергә, хаҗда ихрам кияргә тиешбез. Шуның кебек үк, ниятнең дә урыны һәм, әйтергә кирәк, вакыты да бар. Ниятнең урыны – йөрәк, кальб. Нияткә караган зарури шарт ул – теләгән, ягъни уйлаган нәрсәне билгеләү, мисал өчен, һәр намазга: иртәнге, өйлә, икенде, ахшам һәм ястү намазларына һәркайсына аерым ният кылу. 

 Аллаһ Тәгалә ниятләребезне белүче. Аллаһ ниятебезгә карап, аның өчен әҗер дә бирә һәм, җәза да бирә. Бер кеше изге ният кылып та, авырып китү сәбәпле аны башкара алмаса, аның өчен әҗер ала. 

 Галим Бәйдәви хәзрәтләре болай дигән: «Тиешле нияттән башка кылынган гамәлләр дөрес булмый. Чөнки гамәлсез ният өчен әҗер бирелә, ә ниятсез гамәл юкка чыга. Гамәлгә карата ният – тәндәге җанга тиң: тән җансыз яши алмый, ә җан тәнсез дә юкка чыкмый». Моны ничек аңларга? Изге ният кылып та, ниндидер сәбәпләр аркасында кеше аны башкара алмаса (авырып китсә яки нәрсәдер комачауласа), ул кеше шул изгелекне кылган әҗерне ала. Мисал өчен кеше изгелек кылырга ниятләде, әмма авырып китте яисә үлде һәм ниятен тормышка ашыра алмады. Изге ниятенә күрә аңа барыбер әҗер-савап языла. Ә инде изгелекне ниятсез генә, Аллаһ ризалыгын өмет итмичә генә кылса, гамәле әҗер-савапка китерми. Аллаһка тәкъва булган мөслим-мөслимә барлык игелекле эшләрен, изгелекләрен фәкать Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен дип ниятләп кыла, әлхәмдүлилләһ. 

 Яхшы ният, ихласлык, Аллаһның ризалыгын алырга теләү сәбәпле һәр файдалы һәм яхшы гамәл гыйбадәткә әверелә. Ниятләп эшләнгән игелекле, изге эш-гамәлләргә Аллаһ Тәгалә әҗер-савап ирештерә. Исламның асылы шунда: мөслим-мөслимә нәрсә генә эшләсә дә, әгәр дә ул яхшы, изге эш-гамәл икән, аны Аллаһ ризалыгы өчен башкарса, ул эш-гамәлләр дә гыйбадәт булып исәпләнә. Хатын-кыз хәләл ризыктан аш-су әзерли башлаганчы: «Аллаһ ризалыгы өчен, якын кешеләремә (гаилә әһелемә) гамәл-гыйбадәт кылырга, кәсеп итәргә, укып гыйлем алырга көч-егәр җыяр өчен ризык әзерлим», – дип ниятли икән, аның аш-су хәстәрләве дә гыйбадәттән санала. Ир кеше кәсеп итәргә, эшкә чыгып киткәндә: «Аллаһ ризалыгы өчен, гаиләмне тәрбияләү, тормыш алып бару өчен эшкә барам», – дип изге ният кыла икән, ул кеше көне буе гыйбадәт кылган кеше әҗеренә ия була.

Исламның асылы – сүздә дә, эш-гамәлдә дә Аллаһ ризалыгына ирешүне белдерү, ихластан Аллаһка итагать итү. Ниятнең күркәмлеге, ниятнең дөреслеге инсанның Җәннәткә керүенә сәбәп була, явыз ният сәбәпле кеше Җәһәннәмгә төшәчәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Кыямәт көнендә иң элек шәһит булган кешенең язмышы хәл ителәчәк. Аны Аллаһ каршысына китерерләр. Аллаһ Тәгалә аңа дөньяда нинди мәрхәмәт күрсәткәнлеген хәбәр итәр, ул аларны таныр. Аннары ул кешедән: «Син Миңа рәхмәт йөзеннән нәрсә эшләдең?» – дип сорар. Ул: «Синең өчен һәлак булганчы көрәштем», – дип җавап бирер. Аллаһ: «Син ялганлыйсың! Син, кешеләр синең хакта: «Кыю кеше!» – дип әйтсеннәр өчен генә көрәштең. Һәм алар шулай сөйләделәр дә», – дип әйтер. Шуннан соң бу кешене Җәһәннәм утына ташларга әмер ителер. Шуннан соң белем алучы, белгәннәрен башкаларга өйрәтүче һәм Коръән укучыны китерерләр. Аллаһ Тәгалә аңа Үзенең биргән нигъмәтләре хакында хәбәр итәр, ул кеше аларны таныр. Аннары Аллаһ Тәгалә аңардан: «Син Миңа рәхмәт йөзеннән нәрсә эшләдең?» – дип сорар. Ул: «Мин – Синең хакка белем алдым. Белгәннәремне башкаларга җиткердем һәм Коръән укыдым», – дип җавап бирер. Шунда Аллаһ: «Син ялганлыйсың. Син, кешеләр синең хакта: «Ул – галим!» – дип әйтсеннәр өчен генә белем алдың һәм Коръәнне: «Ул яхшы укый!» – дип әйтсеннәр өчен генә укыдың. Һәм алар шулай әйттеләр дә», – дияр. Шуннан соң ул кешене Җәһәннәм утына ташларга боерылыр. Аннары, Аллаһ каршына, дөньяда яшәгәндә байлыклар бирелгән кешене китерерләр. Аллаһ Тәгалә аңа Үзенең биргән нигъмәтләре хакында хәбәр итәр, ул аларны таныр. Аллаһ Тәгалә: «Син Миңа рәхмәт йөзеннән нәрсә эшләдең?» – дип сорар. Ул кеше: «Малларымны Син теләгәнчә сарыф итү өчен бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмадым. Һәм аларны Синең өчен сарыф иттем», - дияр. Аллаһ: «Син – ялганлыйсың. Чөнки син моны кешеләр синең хакта: «Юмарт!» – дип әйтсеннәр өчен генә эшләдең. Һәм алар шулай дип әйттеләр дә», – дияр. Һәм аны Җәһәннәм утына ташларга әмер бирелер».

 Ошбу хәдисне фәһемебезгә салыйк һәм сабак алыйк. Ниятләребезне дөреслик һәм гамәл-гыйбадәтләрне, изге эшләрне ихластан, Аллаһ ризалыгы өчен кылыйк. Зәгыйфь иманлы яисә бөтенләй иманнан язган кешеләр, Аллаһ ризалыгы өчен дип кылган изге эш-гамәлләребездән риза булмыйлар, аларның безгә карата ачулары чыга. Аллаһ ризалыгын максат итеп куйган инсанны Аллаһ Үзенең яклавына, саклавына ала. Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Аллаһ ризалыгы өчен дип йөрүе белән кешеләрнең ачуын чыгаручы бәндәне Аллаһ Үзе яклый һәм саклый. Кешеләргә ярарга тырышып, Аллаһның ачуын чыгаручыны исә, Аллаһ Тәгалә шул кешеләрнең хөкеменә тапшыра», – дигән.

 Ислам галимнәре, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдисләренә нигезләнеп, нияткә карата хикмәтле гыйбарәләр язып калдырганнар. 
  • Аллаһтан курык, чөнки нияте булмаганның – гамәле булмас, йомшаклыгы булмаганның – малы булмас, дине булмаганның – хөрмәте булмас.  Күңел гыйбадәткә ихласлы булганда, ниятең саф булганда фарызларны да, нәфелләрне, ягъни өстәмәләрне дә укырга кирәк; ихлас булмаганда, фарызларны гына башкарырга.
 
  • Гамәлне күп кылудан бигрәк, Аллаһ хозурында кабул булырлык итеп кылырга, ягъни изге ният кылып башкарырга кирәк.
 
  •  Кайбер кешеләр Җәннәткә кызыгып гыйбадәт кыла, бу гыйбадәт – сәүдәгәрләр гыйбадәтедер. Кайберәүләр Җәһәннәмнән куркып гыйбадәт кыла, бу исә – коллар гыйбадәтедер. Кайберәүләр Аллаһның нигъмәтләренә шөкрана итеп гыйбадәт кыла, бу исә – ирекле, азат кешеләрнең гыйбадәтедер. 
 
  •  Барлык эш-гамәлләрнең нәтиҗәсе ниятнең нинди булуына карап бәяләнә.   Тормышта булган бер вакыйга ният хакында уйланырга бер сәбәп булыр. Кыйсса «Гыйбрәтле төш» дип атала.

 * * *
«Мин – эшмәкәр. Намаз укыйм. Аллаһ миңа изгелекләр кылырга мөмкинлекләр биреп тора: мәчет, шифаханә төзедем, шәкертләргә матди яктан ярдәм итеп торам. Өч ел элек бик гаҗәеп төш күрдем. Шул төшне күргәннән соң күңел тынычлыгымны югалттым. Төшемдә ике фәрештә кулларымнан тотып Җәннәт ишекләре янына китерделәр. Җәннәт ишекләренең очы-кырые күренми. Фәрештәләр мине шул ишек янында бастырып калдырдылар. Мин үземне, фани дөньяда яшәгәндә бик күп изгелекләр эшләгән кеше дип, горурланып уйлый торган идем. Шуңа күрә, ишек янына килеп басуга ук алар ачылып китәр дә, фәрештәләр мине кочаклап алып Җәннәткә алып кереп китәрләр дигән уй да башыма килде. Әмма... уйларым расланмады. Күпме генә көтсәм дә, ишекләр ачылмады. Ачуым килде. «Никадәр изгелек эшләсәң дә бәяләнми икән!..» – дип, ачынып уйлап та куйдым. Озак кына көткәннән соң ишек ачылды һәм, дөнья сүзе белән аңлатып булмаслык күркәм зат чыкты. Мин үземчә: «Бу – Аллаһ Тәгаләдер инде. Мине Үзе каршы алырга чыккан!» – дип уйладым. Әмма ул зат миңа: «Мин – Аллаһ Тәгалә түгел. Мин – Җәннәтнең бер сакчысы. Ә син нигә монда басып торасың?» – дип сорады. Минем кебек хөрмәтле кешегә шундый сорау бирелгәч бөтенләй коелып төштем, алай да: «Ничек инде нәрсә эшлим, Җәннәткә керергә көтем торам!» – дидем. Күркәм зат: «Ә син кайдан килдең?» – дип сорады. «Дөньядан, җир шарыннан килдем. Мин – Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм өммәтеннән», – дидем. Күркәм зат: «Син көтеп тор. Мин хәзер башка фәрештәләр белән киңәшим әле», – дип кереп китте. Җәннәт ишеге ябылды. Еллар буе көткән сыман булдым. Шунда Җәннәт ишеге ачылып китте һәм Җәннәт сакчысы: «Синең дөньяда ике гамәлең кабул булган. Беренчесе – кичке вакытта ниндидер бер тауда үзең генә калгансың икән. Шунда, тетрәнә-тетрәнә, курка-курка, ихлас күңелдән ике рәкәгать намаз укыгансың. Шушы ике рәкәгать намазың белән сине таптык. Икенчесе – көннәрнең берендә, бер ятим баланы күргәнсең, ихластан аның башыннан сыйпап, шул балага кесәңдә булган печеньены биргәнсең. Менә шушы ике гамәлең белән сине таптык», – дип җавап бирде.

 Шуннан соң... тиргә батып уянып киттем. Бик озак уйландым. Әйе, мәчет төзедем, әмма нинди ният белән?! Әйе, шифаханә төзедем, әмма нинди ният белән?! Әйе, фәлән кадәр шәкертләрне укытырга акча бирдем, әмма нинди ният белән?! Әйе, намазлар укыдым, нинди ният белән?!

 Үзем эшләгән, кылган бөтен гамәлләремне намус мизанына салып үлчәдем дә, әйе, чыннан да кальбемә рия кереп, кемнеңдер мактау сүзләрен ишетү, кемнедер гаҗәпләндерү өчен изге гамәлләр кылуымны, игелекләр эшләгәнлегемне аңладым».

 Ошбу кешенең төшенә һич кенә дә җиңел карарга ярамый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Аллаһ Тәгалә кайбер ихласлы бәндәләрен төш аша тәрбияли», – дигән. Адәм баласы ишеткән хәерле-файдалы вәгазь-нәсыйхәттән, укыган китабыннан, күргән һәм ишеткән хәл-вакыйгалардан сабак алырга, фикер йөртергә тиеш. Гамәл-гыйбадәтләребезне, изге эшләрне Аллаһ ризалыгына ирешү нияте белән кылыйк, Раббыбызның рәхмәтенә ирешербез, ин шәә Аллаһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар