Борынгы читек – яңа ачыш...

Беренче карашка, татар халык киемнәре хакында инде әйтеләсе әйтелгән, өстәрдәй яңалык юк та сыман. Мисалга, татар читекләрен алыйк. Казан татарлары йөз еллар буе теккән, кигән бизәкле, йомшак күн итекләрне кем белми? Әмма боларның да сере бар. һәм ул серне бөтен кеше белә дә алмый. Читекләрнең күнен кисү һәм махсус җөй белән кулдан ялгау — үзенчәлекле ысул. Төсле күннәрдән бизәк өстенә бизәк тегелә, ә арада чигүле бауга охшаш җөй хасил була.

XIX гасырның беренче яртысында эшләнгән бизәкле читекләр.
Россия музейларының күбесендә безнең читекләр куелган. Бер-берсенә охшаган ике пар читек сирәк очрый, ләкин музей коллекцияләре бик бай диюе кыен. Чынлыкта, XIX гасыр ахырында һәм XX йөз башында эшләнгән әйберләр белән яхшы таныш без. Ә тарихи мәгълүматлар татар читекләренең Көнбатыш Европада XIX гасыр урталарында ук киң таралуы, соралуы хакында сөйли.
2003 елның язында кулыма Германия күн музее каталогы килеп эләкте. Кызыксынып укый торгач, бизәкле татар читекләре — “күн мозаика” дип исемләнгән алты пар соклангыч гүзәл, төсле итекләр — озын кунычлы читекләр хакындагы мәгълүматка хәйран калдым. Аларны танымау мөмкин түгел — болар Казан татарларының иҗат җимешләре! Әмма немец коллегаларыбыз аларны ни өчендер Кавказда эшләнгән дип фаразлаганнар һәм “Кавказ” бүлегенә керткәннәр дә.
Оффенбах-на-Майне каласы белән хат аша бәйләнешкә кердек. Музей хезмәткәрләре хатыбызга җавап һәм экспонатларның төсле фотосурәтләрен җибәрделәр. Германия күн музееның бизәкле аяк киемнәренә багышланган экзотик күргәзмәсенә унөч әйбер куелган — унбер пар аяк киеме, янчык һәм мендәр.
Читекләрнең һәркайсы исең китәрлек, ә кайберләре читек промыселының моңарчы безгә таныш булмаган яңа сәхифәләрен ача. Йомшак читекләрнең ике пары гаҗәп: күн мозаика көмеш һәм алтын җепләр белән чигелгән. Рус тарихчысы Николай Костомаровның “тезгә җитеп торган сафьян оеклар” дигәне, күрәсең, шушы читекләр булгандыр. “Ичетыги” дигәне — төсле, кызыллы-сарылы, алтын белән чигелгән, кунычка мөгез, яфраклар каелган, энҗеләр таккан аяк киеме.

1846 елда Вена шәһәрендә Сәнәгать күргәзмәсенә куелган ирләр читеге.
Германия музеендагы читекләр, энҗе белән чигелмәсә дә, гаҗәп затлы: зәңгәр җирлеккә кызыл, ак күнне металл җепләр белән тоташтырып сурәт чигелгән, икенчесендә аклы-каралы бизәкләр кызыл фонны бизи. Киселеше, орнаментлары безнең күзләр күреп гадәтләнгәннәреннән аерылып тора. Куныч белән алгы як бизәкләре тоташ итеп эшләнгән. Кунычның өске як бизәкләре аеруча матур. Ике читек тә борынгы — берсе Европага 1812 елгы сугыш чорында килеп эләгә. Хәзер икеләнмичә әйтә алабыз: хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә бу уңайлы һәм матур аяк киемнәрен яратып кигәннәр, читекләр 39—45 нче размерлы. Яссы үкчәле, каты табанлы кунычлы читекләр 1846 елда Вена шәһәрендә Сәнәгать күргәзмәсенә куелган булган. Әлбәттә, мондый матур, чыдамлы сыгылмалы күннән тегелгән, каюлы, җайлы читекләр чит илләр белән сәүдә итүчеләрнең күз уңыннан читтә калмый.
Әлбәттә, йомшак сәхтиян итекләрнең мөселман халыклары — Казан, Кырым татарлары, Урта Азия, Төньяк Кавказ халыкларының яраткан аяк киеме булуын, һәр якта бу төр аяк киемнәрен үз ысуллары белән тегүләрен онытырга ярамый. Урамга чыкканда читек өстеннән тупасрак күннән тегелгән калошлар (кәвешләр) яки үкчәле башмаклар кигәннәр. Тарихчылар рус дворяннарының да “сапоги”, “чоботы”,

Алтын җепләр белән чигелгән каюлы сәхтиян читек. XIX гасыр башы.
“башмаки”, “ичетыгы” дигән аяк савытлары киюләрен тасвирлаганнар. Игътибар итсәгез — барысы да төрки сүзләр бит.
Кызганыч, Казан татарларының казанышы — халык иҗаты, сәнгать әсәре буларак, читекләр фәнни классификацияләнмәгән. Шуңа күрә дә немец галимнәре безнең халыкта популяр булган читекләрне башта Кавказ, аннан Кырым татарлары иҗаты дип кабул иткәннәрдә.
Әмма барыбер Германия күн музее туплаган бу экспонатлар Казан татарлары һөнәрчелеге тарихын яңа күз белән карарга мөмкинлек бирә. Күн мозаика киң таралган заманны ачыклап кына калмыйча, күптөрле, кабатланмас бизәкләргә карап, халык осталарындагы саекмас фантазия, осталыкка — камиллеккә омтылышка сокланабыз.
(Автор фотосүрәтләре.)

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
2 март 2021 - 22:12Без имениГомер ул бер генэ, Килми ул гел генэ. Син анын, кадерен бел генэ.! Марат С.Н.Карындашым – көндәшем
-
2 март 2021 - 20:39Без имениДеградациянең аргы ягы.Ир күрдем дип балаларыңны ничек эт көненә төшерергә мөмкин. Кире кайтарып булса...
-
2 март 2021 - 21:14Без имениИ бала китапларга язар лык.нилэр кылдынн?!? БИК яшьсен,...Ришат Төхвәтуллин турында китап чыгачак
-
2 март 2021 - 12:28Без имениИкесенең дә беренче никахлары булган ир белән хатын гына кавыша диләр шул ахирәт дөньясында.Вәгъдә йөзеге
-
2 март 2021 - 15:10Без имениӘйе, шөкер, Рәисә исән-сау. Карап торырга бер дә көчлегә охшамаган ул... Әмма тормышта аңа бик күп сынаулар узарга туры килә... Уза ул аларны... Лаеклы уза... Сабыр, көчле, тәвәккәл ул бүген дә...Буран эчләрендә буран
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.