Логотип
Гореф-гадәт

Алкалар

Казан татарларының зәркән сәнгате мәдәният тарихында якты эз калдырган, үзенчәлекле вакыйга буларак билгеле. Әкияти феникс кошы сыман көлдән яралып, унсигезенче гасыр ахырыннан егерменче гасыр башларына кадәр  татарларның зәркән сәнгате яктырып-балкып ала. Әйтер­сең лә, гасырларны тоташтыручы «вакыт чылбыры» хәрәкәткә килә — бай мираслы Идел буе Болгарста­нының югары сәнгать һәм рухи куәткә ия  милли бизәнү әйберләре янәшә яшәүче халыкларның сәнгате белән үрелә һәм га­җәеп гүзәл, соклангыч  комплекс туа. 

Зәвык, нәфислеге белән бар дөньяны гаҗәпкә калдыра. Металл белән эшләүнең  гадәти ысулларын саклап, филигрань техникасын — алтын-көмеш чыбыклардан үреп бизәнү әйберләре  ясауны  — тагын да камилләштереп, шул чор зәркәнчеләренең осталыгын күрсәтә торган үзенчәлекле, чын сән­­гать әсәрләре дип бәя­ләнерлек алка-йөзекләр, белә­зек-муенсалар эшләү киң тарала. Тикше­ренүчеләр унтугызынчы гасырда эшләнгән  югары сыйфатлы, карап торышка  бер-берсенә ох­шаш  ул әйберләрнең күпләп — серияләп эшләп чыгарылмавын, ә бәлки аерым авторлар — оста зәркәнче-рәссамнар тарафыннан берәмләп эшләнгән булырга  тиешлеген   гоманлыйлар. Осталар, ихтимал, читкә чыгып та эшләгәннәрдер. Ә буш вакытларында, заказлар булмаганда,  җир эшкәртү белән дә шөгыльләнгәннәрдер. Бизәнү  әйберләре, чагыштырмача, аз күләмдә генә ясалса да, озын гомерле булып чыкканнар. Чөнки һәр гаилә аларның кадерен белеп, кыйммәтле байлык итеп сак­ларга тырышкан. Буын­нан-буынга мирас булып күчкәннәре дә байтак булган. Чөнки шәрык хатын-кызларын алкасыз, беләзек-йөзексез итеп күз алдына да китереп булмый. Һәркем­дә, хәтта ярлырак гаиләләрдә дә көмеш алка, беләзек-йөзекләр кыз-кыркын, ханым-туташларның күңелен җылыта торган байлыкка әверелгән. Иң зәвыклы, купшы, нәфис бизәнү әйберләрен, билгеле инде, шәһәрдәге хәллерәк кешеләр ясаткан. Һәм ул әйберләр сәнгать әсәрләре буларак мәдәниятне баеткан.  Гадәт­тә, бизәнү әйберләре көмештән коелган. Сирәк кенә алтын алка, балдаклар да ясаганнар. Алтын йөгертелгән көмеш бизәнү әйберләре дә киң таралган. Бакыр, җиз, аккургаш, мельхиор, никель кушылмаларыннан бизәнү әйберләре эшләү ул чакта кулланылмаган. Кө­меш алка, йөзек, беләзек, муенсалар милли киемгә ямь, матурлык, миллилек өсти торган өстәмә, аның бер өлеше итеп кабул ителгән. Һәм менә шул хәл аларның язмышына да тәэсир итми калмаган. Кием фасоннары үзгәрү белән бизәнү әйберләре көнкүрештән төшеп калган. Аларга музей җыелмаларында гына сак­лану язмышы язган. Хәер, әбиләр сандыгын актарып караган яңа буыннар гаилә ядкаре булып иң төптә яткан кадерле, нәфис бизәнү әйберләренең  матурлыгына еллар үткәч тә сокланадыр. Шунысын да әйтергә кирәк, аларны төрләргә бүлеп тикшерү эше җайга салынса да, семантикасы — кайсы әйбернең нинди мәгънәгә ия булуы — әле ныклап өйрәнелмәгән.

Бу санда Казан кремленең милли галереясында саклана торган, унтугызынчы гасыр казанышына әверелгән алкалар тәкъдим итәбез. Бу чор сәнгате кызыксындырса яки үзегездә шул заманнан калган әйберләр сакланган булса, безгә язуыгызны үтенәбез.  Бел­геч­ләр сезгә җавап бирергә тырышачак. Ә мин исә Милли галерея хезмәткәрләренә кызыклы материал өчен зур рәхмәт белдерәм.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар