Тәрәз төбем гөлбакча

Лимон
Лимон үсемлеге җимешләнсен өчен аны дөрес итеп тәрбияләү зарур. Беренчедән, лимонны озак еллар дәвамында гел бер чүлмәктә, гел бер туфракта үстерергә ярамый. Ике-өч ел узгач башка савытка, дөрес катнашмалы туфракка күчереп утырту сорала. Мәсәлән, кальций күбәйгән туфракта гөл лимонлана алмый. һәм гөлдә, кагыйдә буларак, бер лимон барлыкка килсен өчен ботакта ундүрттән дә ким яфрак булмаска тиеш. Шулай ук лимон туфрагын эт, песи кебек йорт хайваннары бәвел белән зарарлаудан да сакларга кирәк.
Цитруслы үсемлекләр урын алыштыруны һәм яктылыкка 180 градуска әйләндереп куюны да бик авыр кичерә. Аеруча зур лимон бер урында, бер борылышта үсәргә ярата. Урынын үзгәрткән очракта лимонның яфраклары коелып, үсеше озакка туктарга мөмкин.
Алтын мыек
Күптөрле шифалау сыйфатына ия булган алтын мыек (золотой ус) үсемлеген халыкта бүлмә женьшене дип йөртәләр.
Алтын мыек үсемлеге биогенлы стимулятор булып тора. Билгеле булганча, организмга биогенлы стимуляторны кертү, кеше организмында матдәләр алмашы процессын яхшырта. ә бу, үз чиратында, күп кенә авыруларны дәваларга ярдәм итә. Шунлыктан бу үсемлекне дару гөле буларак үстерәләр һәм кулланалар.
Алтын мыек җылы һәм яктылык яратучан үсемлек. Кышын аз-азлап су сибәргә кирәк, әмма туфракны корытырга ярамый.
Яхшы үссен өчен гөлне кәсле җирдән, ком кушылган черемәдән торган җир катнашмасына утыртырга киңәш ителә. Җәй көне балконда тоту файдалы булачак. Сабагы нечкә һәм озын булып үссә, терәк куегыз.
Әгәр дә үсемлектә көрәнсу яфраклар барлыкка килсә, сез аны дөрес тәрбияләмисез дигән сүз. Тукландыргыч матдәләр җитмәү, бик кызу кояш яктысы яисә су җитмәүчәнлек моңа сәбәп булырга мөмкин. Көчле үсеш чорында алтын мыекны бүлмә гөлләре ашламасы белән тукландырырга кирәк. ә ачык туфракта үсемлекне тагын көл катнашмасы, тирес белән тукландыру һәм җирне даими дымлы тоту сорала. Шул кагыйдәләрне үтәгән очракта сез бик файдалы дару үсемлеге үстерәчәксез.
Без барыбыз да әфлисун ашарга яратабыз, ә әфлисун төнәтмәсе ярдәмендә бүлмә гөлләренең яфрагын ялтыратырга һәм талпан тозагыннан коткарырга мөмкин икәнлеген белмибез. Моның өчен биш-алты әфлисун кабыгын кайнап торган (2-2,5 литр) суга салып, каплагыз. ә иртән согын чыгарып, кабыкларны изгәләп алып ташлагыз. Аннары шул әфлисун төнәтмәсен гөл яфракларына, тәрәзә төбенә һәм чүлмәктәге туфракка бөркегез. Шул рәвешле бер-ике тапкыр сиптергәч, талпаннан зарарланган гөл сәламәтләнеп калачак, ә яфраклары ялтырап китәчәк.
Орхидея
Бүлмәдә үстерү өчен барлык төр орхидеялардан бары тик берсе — фаленопсис төре генә яраклы санала. Орхидеяны халыкта, чәчәкләре очып йөргән күбәләкләргә охшаш булган өчен, “күбәләкләр” дип йөртәләр. Яхшы үсеш алган зур орхидеяга ун көн дәвамында бөтенләй су сибәргә ярамый, бары тик бераз су бөркеп торырга гына кирәк. Үзенең тышкы аристократик кыяфәтенә карамастан, ул өй шартларында бер дә нәзберекләнмичә яхшы үсә. Гадәттә, бу үсемлек көйсезлегеннән түгел, кешенең чамадан тыш кайгыртучанлык күрсәтүеннән үлә.
Табигатьтә күп кенә орхидеялар туклану җирлеге булмаган, туфраксыз урында, агач ботакларында үсәләр. Бу шартларда орхидея үзенең үсеше өчен суны тамырлары белән һавадан ала. ә агачтагы корыган кайры, мүк, черегән яфраклар орхидеяның туклану чыганагы булып тора. Шунлыктан орхидеяга туфракны гади бакча җиреннән түгел, иске нарат кайрысыннан, утын күмереннән, черегән агач төбе калдыкларыннан һәм кипкән абага тамырларыннан ясарга кирәк. Орхидеяга суны аз-азлап һәм сирәк кенә (атнага бер тапкыр) сибү сорала. ә менә тирә-юнен гел дымлы итеп тоту өчен, аңа көнгә берничә тапкыр су бөркү яхшы.
Су сибү өчен бүлмә температурасындагы йомшак су кулланыгыз. Суны иртән сибү, бөркү кичкегә караганда гөл өчен күпкә файдалырак. Орхидеяның җирлеге су сипкәннән соң тизрәк корысын өчен, аның чүлмәге төптән генә түгел, ян-яктан да тишкәләнгән булырга тиеш. Су сибүнең иң яхшы ысулы чүлмәктәге “җирлек”кә су бөркү.
Орхидея яхшы үссен өчен аңа зур яктылык төшкән һәм кышын 22 градуслы, ә җәен 20 градуслы җылылык булган идеаль температуралы, күләгәле урын булдыру зарур.
фото: https://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
21 май 2022 - 08:38Без имениБәхетегеҙҙе ебәрмәге ҙ, ҡыҙығыҙ күнер, аңлар һуңлап булһалаКызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
21 май 2022 - 08:38Без имениЙорэгем суга башлады укый башлау бн, мин энием лечение алган да бергэ болницада ятам.. Оендэ ашарына юк шуна ияреп йори ул дие кешелэргэ.. Узе мине инде 2 ел танымый..«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
-
22 май 2022 - 16:37Без имени5 оланын булганчы 1 усырак ирен булсын дилэр картлык турында уйлагыз да сезне анлыйм мин ерэгегезне тонлагызКызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
22 май 2022 - 10:16Без имениИрегезнен урыны ожмахта булсын🙏🏻 Ана тугрылык саклап, ярты гомер яшэгэнсез, сынар канат белэн балалар устереп, аларны олы тормыш юлына бастыргансыз, инде узегез очен яши башлар вакыт, ханым! Бэхетле, яратулы картлык насыйп булсын Сезгэ, чын кунелемнэн телим🙏🏻 Олыгайган конегездэ ялгыз калмавыгызга ирегезнен рухы да шат булыр дип уйлыйм! Бэхетегезне кулдан ычкындырмагыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
22 май 2022 - 10:24Без имениКызлар, матур язасыз, элбэттэ. Но ир-егетлэрне дэ анлагыз. Ул бит сезне, кемнэндер калганны алган, ойлэнгэн. Сезгэ обязательно кемнэндер бала ясатып, кияугэ чыгарга кирэк идеме? Эле гаеплисез, ташлап, аерылып киткэн? Баланы ташлаган? Хурлангандыр, бэлки. Ботен кеше бертосле тугел. Хатын-кыз шулай, торле ир-егетлэр белэн йоклап йорергэ тиеш тугел, бу инде проститутка кебек була бит. Тэртибегезне яхшыртыгыз. Ничек оялмыйча егетне гаеплэргэ? Ботен егетлэр дэ бозау булмыйлар, арасында кэттэ , горур ирлэр дэ очрый, бик аз гына булса да...Илдар Беренче
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.