Логотип
Галерея

Якты төсләр палитрасы

Махсус һөнәри белеме булмаса да, аның картиналары Третьяков дәүләт галереясында саклана! Сүзем – үз әсәрләре белән сәнгать тарихына кереп калган талантлы рәссам Әдия Ситдыйкова хакында.

Әдия исеме «гади» дип тәрҗемә ителә. Ул үз сәнгатендә дә бары гадиләштерү алымын гына кулланган кебек, әмма бу беренче карашка гына шулай. Рәссам композицияләренә ныклы уйланулар аша килә.

Әдия Хәбибулла кызы 1913 елда Казан губернасының Мордва авылында (хәзерге Әгерҗе районында) туган. Гаиләдә биш бала үскәннәр. Кыз кечкенәдән оста итеп теккән, чиккән, рәсемнәр дә ясаган. Ә менә иң беренче картинасын... нибары 45 яшендә язган. 16 яшеннән үк читкә китеп, Урта Азиядә, аннары Мәскәү янында яшәгән. 1934 елны Уфага килгән. Кечкенә улы Сирень белән берүзе калган Әдияне язмышы иҗатка китергән. Уфадагы Сынлы сәнгать остаханәләренең берсендә хезмәткәр булып эшли башлаган. Остаханәләр җитәкчесе, рәссам Рәшит Нурмөхәммәтов исә аңа Сынлы сәнгать фондының сынлы сәнгать остаханәләре студиясендә укырга киңәш иткән. Сәләте булуын күргәч, иҗатта актив булырга да өндәгән.
 
1958 елда рәссамның картиналары беренче тапкыр республика күргәзмәсенә куелган. Ике елдан соң Әдия Хәбибулла кызы инде беренче шәхси күргәзмәсен дә ачкан. Һәм нибары курслар гына тәмамлаган сәләтле иҗатчының хезмәтләрен барысы да уңышлы дип тапкан. 1960–1970 елларда рәссам күп эшләрен пастель каләмнәре белән дә ясаган.

Сәләтле, тырыш ханым 1983 елда БАССРның халык рәссамы исеменә, 1993 елда Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге премиясенә лаек булган. Әдия Ситдыйкованың үзенчәлекле картиналары илнең күп кенә шәһәрләрендә һәм Венесуэла, Бөекбритания, Германия, Швеция, Япония кебек дәүләтләрдә узган утызга якын күргәзмәләрдә дә катнашкан. Аларның күбесе бүгенге көндә БДБ дәүләтләре музейларында, шул исәптән, Башкортстанның М. В. Нестеров исемендәге дәүләт сынлы сәнгать музеенда да саклана. Рәссам әсәрләре – күңел байлыгын якты төсләрдәге палитра аша күрсәткән шатлыклы, тыныч, бәйрәм рухындагы хезмәтләр. Аларда сурәтләнгән әйберләр һәм җиләк-җимешләр, әйтерсең лә театр сәхнәсендә, чөнки алар урнаштырылган эскәтерләр һәм тукымалар да ачылучы сәхнә пәрдәләренә тиң. Кызганыч, соңрак инде рәссамның күзләре начар күргән, һәм ул яңа картиналар яза алмаган. Ләкин үзен бәхетле хис итәрлек сәбәпләре булган: улы – инде Академия тәмамлаган хәрби, ә дуслары – аны ихлас, игелекле холыклы ханым, төпле рәссам буларак хөрмәт итүчеләр.

 Кайберәүләр Әдия Ситдыйкова иҗатында А. Матисс, П. Сезанн иҗаты йогынтысы булуын ассызыкласа да, аның әсәрләре үз йөзе, милли төсмерләре белән сокландыра. Танылган рәссам 2000 елда Уфада дөнья куйган. Аның әсәрләре хәзер дә күп кенә күргәзмәләрдә еш экспозицияләнә. 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар