Якты моң

Рәссам Ирек Мусин картиналарындагы образлар – табигать балалары. Табигать белән гармониядә яшәүче ул кешеләргә карап яшәү дәрте арткандай була, аларның күзләрендәге якты моң табигать-ананың якты сагышы белән бер дулкынга көйләнгән. 
Төсләр дә үзенә бер моң көйли кебек. Кайберләреннән бәллү көе ишетелә, кайберсе думбыра авазлары белән үзенә чакырып ала. Бәгъзеләре моңлы саз кебек күңелнең иң нечкә кылларын тарткалап кала... «Нәкъ безнеңчә, матур, милли көй» диясе килә бу картиналар яныннан узганда. Төрки тамырлар турындагы тарихи хәтерне дә яңартып җибәрә алар. Киң далалар, ирек хисе, ирекле җил, җил белән узышып чабучы юртаклар, ат өстендәге курку белмәс яугир җайдаклар, нечкә билле сылу кызлар... 

Үз халкыңны, аның тарихын, рухи һәм матди мәдәниятен, гореф-гадәтләрен эчке бер тоемлау белән яратыр өчен читтә, башка милләт вәкилләре арасында туып үсәргә кирәк булгандыр Ирек Мусинга. Казахстанның Петропавловск шәһәрендә канат ярган егет 1991 елда Чаллының сәнгать училищесын тәмамлый һәм Казанда яшәп кала. «Татар халкын милләт буларак кына түгел, ә үз кавемем, үз тамырым итеп яраттыра алган, аның тарихы, бүгенгесе белән горурланырга өйрәткән әтием Рәшит Шәех улы белән әнием Фәния Госман кызына рәхмәтлемен. Мин хәзер Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Төбәкләрдә, республикада оештырылган күргәзмәләрдә даими катнашып киләм. Күргәзмәләрне тамаша кылырга килгән кешеләр иҗатымда милли төсмерләрне аерып билгели. Бу исә иҗатчы белән сәнгать сөюче арасындагы диалогны аңлата. Димәк, без бер-беребез белән шушы телдә аңлашабыз. Иҗат кешесе өчен тагын ни кирәк?» – ди рәссам. 

Ирек Мусин – хәзерге заман сәнгате халыкара конкурсларында җиңүләр яулаган, сынлы сәнгатьне яратучы зыялылар арасында шактый танылган рәссам. Аның эшләре Россия һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана. Күңелләргә якты моң сала торган рәссамга киләчәктә дә илһамлы иҗат бәхете телик! 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
    7796
    1
    107
  • Хәшәрәт – Әни, без Фәридә белән өйләнешергә булдык. Син каршы түгелсең бит, әйеме? Зөлфия, улының бу хәбәренә күптән әзер булса да, каушап калды. Бу минутта теленнән нинди генә сүз төшсә дә, ничектер урынсыз, ялгыш булыр кебек тоелды.
    6236
    1
    96
  • Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
    4990
    4
    76
  • Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
    4159
    5
    47
  • Карындашым – көндәшем  Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт. 
    7409
    1
    43
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...