​Тарихи үткәнгә йөз белән

Надия ФӘХРЕТДИНОВА Казан шәһәрендә туып-үсә. Шуңа да Казан каласындагы урам күренешләрен ул яратып, якын, үз итеп тасвирлый. Аның аулак, тыныч урамнары белән беррәттән, шау-шулы шәһәр тормышына да киң урын бирә. Рәссамның «Комлев урамы», төрле ел фасылларындагы Эрмитаж бакчасы күренешләре, зооботаник бакчасындагы җәйге үсемлекләр дөньясын сурәтләү һәм башка күп кенә хезмәтләре Казан шәһәренең үзенчәлекле бизәкләрен ассызыклыйлар.


Рәссам үз иҗатында Казанның тарихи яктан истәлекле урыннарын тасвирлауга зур игътибар бирә. Бу кызыксыну аны киң планда татар халкы тарихын өйрәнүгә, иҗат итүгә алып килә. «Сөембикә» рәсемендәге төп герой – горур, уйлап эш итүчән, акыллы, сабыр, сылу. Надия Фәхретдинова тарихи шәхесләрнең эчке бирелеше белән бергә аларны әйләндереп алган мохиткә, кием-салымнарына, бизәнү әйберләренә җитди игътибар бирә, шул тарихи чорга туры килгән башка төр үрнәкләрен дә тәкъдим итә.

Рәссамның әсәрләре татар халкының тарихи үткән көнкүрешенә, күркәм гореф-гадәтләренә багышланган, аларда халкыбызның тарихи үткәне бөтен барлыгы белән, аерым милли нечкәлекләре белән чагылыш тапкан. Гомумән, рәссамның әсәрләрендә хезмәт яратучы, нәрсәгә генә алынса да, ахырына кадәр башкарып чыга торган тырыш халкыбыз өчен горурлану хисләре кичерәбез.

Язучыларыбыз, галимнәребез китапларына да яратып, илһамланып иллюстрацияләр ясый Надия Фәхретдинова. Рәссам бүген дә үзенең ару-талуны белмәс серле кылкаләме белән халкыбызның тарихи үткәнен яктыртуга зур өлеш кертә, үткәнебез белән горурлану хисен киләчәк буыннарга җиткерә.

«Сөембикә», № 7, 2010.

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7635
    0
    53
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3268
    3
    43
  • 4422
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3464
    1
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан