Логотип
Рәссам сәхифәсе

Рәсем ханбикәсе

Лениногорскида ул күптән үз кеше инде. Олысы-кечесе аны «безнең рәссам!» дип йөртә. Тамара Ивановна Самойлова картиналарында – шул як, шул төбәк (Бәкер таулары, камышлы күлләре, көрткә чумган кышкы авыл), аның уңган-булган кешеләре (Ирина, Дамиралар), кашкарыйлар, сиреньнәр, хәтта сары көнбагыш чәчәкләре дә вазада ничек матур икән... Эчкерсезлек, күңел җылысы, җиңеллек, табигыйлек бөркелә алардан. Яратып кына шулай язып, тасвирлап була! Тамара Ивановна безнең якларны яраткан, димәк. Дөнья күреп, илләр гизеп, иҗатының нәкъ егәр­ле, чәчәк аткан чорында килеп төпләнгән ул нефть­челәр шәһәренә. Калинин өлкәсенең Кимры шәһәрендә хәрбиләр гаиләсендә туган кыз кечкенәдән үк бу дөнья­ны алсу-зәңгәр төсләргә манып, хыялындагы әкияти тылсымны, якты нурны кушып, матур сурәтләр төшер­гән: күкләре аяз, офыклары киң, һәр рәсемдә кояш, чәчәкләр... 1964 елда Иваново сәнгать-педагогика көл­лия­тен «бишле»гә генә тәмамлый. Аннары – Герма­ния­гә китүләр, хәрби частьта рәссам булып эшләү, «Советский патриот» газетасы белән хезмәттәшлек итүләр, Бранд шәһәрендә шәхси күргәз­мәсе ачылу... Соңрак Киевтагы югары авиация училищесында да рәссам булып эшләп ала ул.

Тамара Самойлова 1974 елдан Лениногорскида. Чын-чынлап җитлеккән, абруй казанган рәссам булып өлгерүе дә шушы шәһәр белән бәйле. Ул инде СССР, Россия, Татарстан Рәссамнар берлекләре әгъзасы, Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты, нефть төбәге рәссамнары арасында үзенә бер урын алып торучы талант иясе. Тамара Самойлова – киңкырлы рәссам: график та, монументаль әсәрләр дә иҗат итә, ташлар кырлау остасы да. Картиналары республика, төбәк күргәзмәләрендә катнаша. Лирик пейзажлар, җете натюрмортлар, төгәл күзәтүләр аша геройла­рының төс-кыяфәтен генә түгел, эчке кичерешләрен дә психолог кебек оста ачып салган портретлар күңелгә үтеп керәләр.

«Тормыш миңа үз эшем белән шөгыльләнү бәхетен бүләк итте, – ди Тамара Ивановна. – Бу чир дә, газап та, һәм бернәрсәгә алыштыргысыз иҗат ләззәте дә. Гүзәл табигатьне, яхшы күңелле кешеләрне, көчле һәм тирән хисләрне яратам».

 Күптән түгел бөтен нефть төбәгендә мәдәни вакыйгага әйләнгән шәхси күргәзмәсе исеме белән үк җанга ятышлы иде: чөнки ул Илһамга, Хыялга багышланган! Аны «Рәсемнәр ханбикәсе» дип атадылар. «Картина­лары әйбәт энергетикага төрелгән», – дип бәяләделәр. Кара, чыннан да шулай бит! Натюрмортларына карый­сың да авторын күрәсе килә башлый. Бу кәбестә, кыярларны, суган, кишер, чөгендерләрне бакчасында ул үзе үстергәндер, әлбәттә, үзедер. Күр инде монысын! Слива, йөзем, кавын, грушалар куелган өстәлне... үзебездә үскән кызыл миләшләр ничек бизи!

Сары, кызгылт кипкән чәчәкләре тәрәзәдән яңгыр чирткән көзге кичләрдә, һичшиксез, җылытадыр... Балачактан бик тә таныш кечкенә авыл өйләре, ак карга чумып уйланып утыралар, ак көрткә күмелгән урамнар, морҗалардан ак төтен күтәрелә... Ак, рәхәт дөнья! Бәкернең гүзәл табигате, таулары, камышлы күлләре тагын... Матур! Ә портретларындагы хатын-кызлар үзләре гади, үзләре сөйкемле. Әнә «Ирина Никаноровна». Монысы – Лиля. Рәссамның оста-ханәсенә килгәннәр. Без дә килдек менә. Һәм яратып китәбез...

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар