Кырым әрнүе

Берничә ел элек «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Кырым татарлары сәнгате» дип исемләнгән күргәзмә узды.
Ул Мәдәният министрлыгы, Сынлы сәнгать музее тарафыннан һәм Мәскәүдәге Ш. Мәрҗани исемендәге мәдәнияткә, фәнгә ярдәм фонды, химаяче, коллекционер Низами Ибраимов ярдәме белән әзерләнде. Күргәзмәнең беренче өлешендә борынгы гамәли бизәү әйберләре һәм XIX гасыр фотосурәтләре урын алган. Тагын бер залда рәссамнар И. Шишкин, К. Богаевский һәм башкаларның Кырым табигатен сурәтләгән гравюраларын күрергә булды. Өченче зал кырым татарларының хәзерге заман сәнгатенә багышланган.1996 елда БМО миссиясе заказы буенча Кырымга барып, татарларның көнкүрешен фотога төшергән Риф Якуповның фоторәсемнәре күргәзмәне тагын да тулыландыра.
Экспозициянең хәзерге заман Кырым татарлары сәнгатенә багышланган өлешендә Сабрие Әюпованың келәмнәре, Рөстәм Скибинның керәч сәнгате әйберләре, Кырым татарлары хатын-кызларыннан Ульвие Аблаева беренчеләрдән булып яңарткан XIX гасырга караган костюмнары, зәркән остасы Айдер Асановның чулпы, беләзек, алкалары, график Рәмис Нетовкинның Кырымның аклы-каралы күренешләре сокландыра.
Рәссам Рамазан Үсәенов Сәмәркандта туган, Ташкентта белем алган. Балачактан күңеленә шәрык рухын сеңдергән. Майлы буяу белән иҗат ителгән картиналары да шәрык рухы белән сугарылган.
Рәссам Мамут Чурлу үзенең картиналарында 1944 елның 18 май төнендә Кырым татарлары башыннан кичкән фаҗигане һәм аның ачы нәтиҗәләрен символлар ярдәмендә чагылдыра. Аның «Депортация» дип исемләнгән картинасында Кырым башы көньякка каратылган таш плитә рәвешендә тасвирланган. Ә татарлар төялгән вагоннар шуның буйлап упкынга шуып төшеп бара. Караңгы төсле, саран чаралар белән сурәтләнгән бу картина күңелне шомландыра.
Аның өчен рәссам Мамут Чурлуга «Украинаның халык рәссамы» исемен биргәннәр.
Рәссам Мамут Чурлу 1990 елларда Кырым татарлары сәнгатен тергезү максатында гамәли бизәү осталарын, сурәтчеләрне берләштергән кеше дә әле ул.
Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Ш. Мәрҗани исемендәге фондның җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов, Татарстан Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, Россия Фәннәр Академиясе академигы Наил Вәлиев, Республикабызның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова, коллекционер Низами Ибраимов, рәссам Мамут Чурлу катнашты.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.