Логотип
Рәссам сәхифәсе

Кояшка манылган сурәтләр

Җанан Бәрбәр кечкенәдән кулына кыл­каләм алып, балачак күген үз төсләре белән бизи башый. Ә 1977 ел­да Истан­булда яшәүче 10 яшьлек төрек кызы инде Һиндстанда узган Бөтендөнья балаларының рәсем бәйгесендә катнашып, Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршында эшләп килүче ЮНИСЕФ фондының махсус призына ия була. Кызык бит: узган ел бу фонд, әлеге рәссамның эшләрен үзенең котлау открыткаларында файдалана башлый.



Берьяклы гына рәссам түгел Бәрбәр. Аның тупланмасында киндергә иңдерелгән картиналардан тыш, сыннар, керамик эшләнмә­ләрне дә күрергә мөмкин.

Казанлылар исә аны үз өслүбе, үз егәре, үзенең кабатланмас җете-җылы төсләре, милли йөзе булган рәссам буларак ачты, яратып калды. Төрек рәссамының «Хәзинә» милли сәнгать галереясында узган «Салават күпере» дип аталган шәхси күргәзмәсе чыннан да җетелек, шәркыйлык, чаялык белән истә кала. Җанан Бәрбәр, әйтерсен, эшләрен салават күперенә манып-манып алган да, күзләрне камаштырырлык нур иңсен әле дип, кояшка чыгарып элгән. Чамасыз яктылык, нур бөркелә ул эшләрдән. Җитмәсә, рәссам, җаен туры китереп бик отышлы файдаланган асылташлар, төймә-сәйләннәр, стразлар, көзге, пыяла кыйпылчыклары көзнең тансык кояшында җем-җем килеп, һәркайсы сиңа күз кыса. Монысы – Женевада, Лондонда Швейца­риянең Adler зәркәнчелек бренды белән дизайнер бу­ла­рак хезмәттәшлек итү йогынтысы. Хәер, аның көяз ханымнарын, кәләшләрен әлеге ялтыравык бизәнү әйбер­ләреннән башка күзаллап та булмый. Рәссам иҗатында тагын бер әйбергә – мулдан «сибелгән» анар, алма кебек «символ» җимешләргә игътибар итәсең. Шул бер символ белән әллә ничә мәгънә бирә автор. Бер карыйсың, ул үзе гүзәллек алиһәсе иткән туташларының баш өстенә анар җимешләре куеп, аларны таҗлы хакимә ясый. Икенче юлы, анарның урынын алыштыра да, «минем киленнәр өлгергән-җитлеккән – алар дөньяга яңа буын тудыручылар, алар тормыш чыганагы», ди кебек. Әмма шул ук вакытта Җананның хатын-кызлары күзгә туры карарга да кыймаган оялчан, әдәпле, инсафлы затлар да әле. Тышкы яктан никадәр янып тормасыннар, күзләрендә ниндидер әйтелмәгән моң-сагыш та бар әле үзләрендә. Әмма ни генә булмасын, символларның – бу очракта анар­ның – янып торган төсе дә, формасы да, эчке төзелеше дә рәссам файдасына «эшли». Камиллек белән бергә уңыш-уңдырыш, гаилә бөтенлеге, үрчем, дөньяның берлегенә дә ишарә ясала монда. Тулыш­кан алмаларны да ул, бер карыйсың, хатын-кызның ике күкрәгенә куя, икенче юлы, «күз тимәсен» дигәндәй, анысының да хәстәрен таба. Шунда ук борынгы келәм тукучылыктан килгән яхшы теләк рәвешендәге тамга-бизәк­ләр дә җитәрлек бу эшләрдә. Күпме булуларына карамастан, аның тормыш тәгәрмәчләре дә, балыклары да, киленнәре дә, хатыннары, күбәләкләре дә бер-берсен һич кабатламый.

– Миңа аеруча үзем үскән, яшәгән Анатолия төбәге илһам бирә. Төрле тамга-символларны да шушы җирдән алам, – ди рәссам. Һәм ул Казанны да яратып, кабат күрешүгә өмет белән китә.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар