​Күкләргә ашу...

Зәңгәр-фирәзә төн кочагында, арба тәртәсен күтәртеп ясаган чатыр киндеренең тын гына җилфердәвенә башын куеп, үзенең татлы-бизәкле уйларына чумган яшүсмер...
Уңда көне буе эшләп арган, төнге йокыга талган, дулкын-дулкын яллы көмешсу, коңгырт атлар... Йөзе кыз битедәй сылу итеп сынландырылган ат янсыны (профиле) өстендә яңа туган алтын ай чайкала. Чатыр өстенә алсу-шәмәхә чәчкәле куак капланган... Туган илнең гүзәллеген, аның гөлле-йолдызлы төннәрен, илаһи җыр-моң авазларын тоюдан туган хисләргә баткан балачак («Хыялый») – тутыкмас хәтер образы, мәңгелек иҗат этәргече, җан куәте булып күз алдына килеп баса. 

– Чынлап та, ат көткәндә шулай кешенең бөтен күңеле табигать, андагы моң, әйтелмәгән сүз, гүзәл кичерешләр белән тоташа... Безнең бөтен риваять, халык авыз иҗаты әсәрләребез шундый тылсымлы мохиттә тугандыр мөгаен, – ди әсәрнең авторы, нәкыш остасы Рабис Сәлахов. «Торналар киткән якка» дигән – тауга менеп барган, җигелгән арбадагы кыз белән егетнең серле сәяхәте булсынмы, «Мәтрүшкә исе» әсәрендәге ак күлмәкле, аягына чүәк кигән, тирә-якка искиткеч хуш ис таратып торган мәтрүшкә көлтәләре фонында гүзәл дивар бизәме итеп сурәтләнгән сылу кызмы – болар бары да ыруг-нәсел ырымнарының дәвамы, аларның рухи тотрыклылыгы булып кабул ителә. 

Рабис Сәлаховның иҗат дөньясы – шундый сагынулы образлар, балалык хатирәләре, ырым-ышанулар, символлар тулы тирәлек. Биредә татар җыры, әкиятләр, риваятьләр стихиясе хөкем сөрә. Күңелне киндерләрдән ташып чыккан көй-аһәң ритмнары («Көзге ачы җил­ләрдә», «Җир җиләге», «Ишкәкче карт», «Моңлы сазым», «Зәңгәр шәл», «Уракчы кыз» җырлары) биләп ала. Зыңгылдап, иңрәп торган табигать җисеменә өртелгән кызыл түбәле бүрәнә йортлар, моңлы калкулыклар, яшел үзәннәр, маңгай сырына халык язмышы язылган карчыклар, күпне күргән акыллы картлар, печән чабулар, гашыйк булулар – бер сүз белән әйткәндә, авыл тормышының сихри гүзәллеге бөркелеп тора. Тарих катламнарыннан безгә килеп җиткән Сөембикә, Алтын­чәч, ватаннарына тугры калып кошка әйләнгән кыз-каһарманнар («Кызлар тавы») – болар барысы да рәс­самның илаһи иҗат дөньясы, аның «сәнгати театры».

Рабис Сәлахов – беренче чиратта, гаҗәеп нәкышче, әкиятләр, мифлар тудыручы оста... Сюжетларының тәэсир итү көче – тамашачыны шигъри әфсенле дөньяга алып китүдә. Гашыйкларны тауга ашырып баручы җитез арба сыман, күкне ярып, кисеп узган торналар авазы, киек-казлар юлы, биек тау өстендә җирләнгән кызларның җаннары булып, авторның уйлары, хыялый рухы белән тоташып, халкыбызның күңел офыкларына, рухи югарылыкка, биеклеккә ашуда.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    14571
    3
    177
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    11576
    2
    121
  • Үкенечле үткәннәр... Якшәмбе булса да, иртәдән телефон шалтырады. Башкаларның иртәнге йокысы бүленмәсен дип, атлас халатын тәненә элеп кенә җибәрде дә, телефонын алып балконга йөгерде. Телефонның теге ягында карлыккан ир кеше тавышы ишетелде:
    8834
    2
    94
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    4594
    7
    85
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    5203
    4
    75
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...