Логотип
Дөрес туклану

Сусыл витамин

Кура җиләге файдалы үзлекләрен сакласын дисәгез, кайнатмалар, компотлар әзерләгәндә берничә серне белеп тору кирәк. 

Кура җиләгенең салкын тигәннән файдасы булуын, инфекцияләргә каршы тора алуын беләбез. Кайнаткан вакытта күп җиләк-җимешнең витаминнары таркалып, файдалы үзлекләре кимесә, кура җиләгенеке – киресенчә, кайнатмасы хәтта файдалырак та. Бу җиләкнең без белмәгән тагын әллә никадәр сыйфаты бар әле. 

Аскорбиннан тыш, кура җиләге А витаминына бай. Ул йөрәк-кан тамырлары чирләреннән, яман шештән саклый, организмның картаюын тоткарлый. РР витамины йончуны бетерә, йокысызлыкны җиңәргә булыша, аппетитны яхшырта, тән тиресен шомарта һәм нәфисләндерә. Е витамины исә яшәртүче кремнарның төп компоненты. В2 витамины да матурлык витамины – битне чистарта, чәчләрнең шомалыгы, куелыгы, ялтыравы өчен җавап бирә. 

Артык авырлыгы булганнарга да бу җиләк белән дуслашырга кирәк. Ул ашказаны эшчәнлеген көйли, гастритны дәваларга булыша, яфракларыннан ясалган төнәтмә ашказаны эшләмәгәндә шифа бирә. Моның өчен 4 чәй кашыгы җиләк яфрагын 400 мл кайнар суда төнәтеп, көненә дүрт тапкыр яртышар стакан күләмендә кулланалар.  

Кура җиләге – менә дигән бәвел кудыргыч та. Күз төпләрендәге шешенкелектән, аякларның шешүеннән арынырга булыша. 

Кәефегез төшсә дә, кура җиләгеннән авыз итегез. Бакырга бай булуы аның депрессияләргә, стрессларга каршы тору үзлеген көчәйтә.

Кура җиләге бу файдалы үзлекләрен сакласын дисәгез, кайнатмалар, компотлар әзерләгәндә берничә серне белеп тору кирәк. 

Серле кайнатма
Кура җиләге үзенең яшәртүче, организмны ныгытучы үзлекләрен җуймасын өчен, кайнатма әзерлисе ширбәткә чирек стакан гына чөгендер суы салалар. Чөгендер суын кызыл карлыган сутына алыштырырга мөмкин. Кайнтаманың төсе дә матрруак була, җиләктәге минераллар һәм витаминнар да яхшырак саклана. 

 

Дөрес тукланучылар табынына ике төрле рецепт тәкъдим итәбез

Җиләкле-алмалы крамбл

  • 100 г солы лачавы (озак әзерләнә торганы)
  • 40-50 г чистартылмаган бөртектән тарттырылган он (кокос яки миндаль оны булса, тагын да яхшы)
  • 200 г алма
  • 100 г кура җиләге
  • 40 г атланмай (чикләвек пастасына яисә үсемлек маена алыштырырга мөмкин)
  • 20-30 г бал, ярты чәй кашыгы дарчын
  • 1 чәй кашыгы крахмал. 

Мичне 180 градуска куеп, крамбол өчен эчлек әзерлибез. 
Җиләкне юып, урталай бүләбез. Алманы чистартып, вак шакмаклап турыйбыз. Туралган җиләк һәм алманы формага яисә таба төбенә салабыз. Өстенә крахмал сибәбез. 
Бер савытта – солы лачавы, он һәм дарчынны, икенчесендә бал белән майны катнаштырабыз. Баллы-майлы катнашманы солы лачавына кушып, яхшылап туглыйбыз. Дымлы-валчыклы камырны туралган җиләкләр өстенә тигезләп җәябез. 
Крамбл 180 градуслы мичтә 25 минут чамасы пешә.  Аны табынга бер йомарлам туңдырма яисә табигый йогырт белән бирергә мөмкин. 

Җиләкле-үләнле смузи

  • ярты стакан җиләк
  • үзегез яраткан үләннәр
  • 1 аш кашыгы җитен
  • 1 аш кашыгы көнҗет орлыгы кирәк. 

Үләнне эре итеп турыйбыз, җитен орлыгын кофетарткычта ваклыйбыз. Блендерга җиләк белән туралган үләнне, орлыкларны, 2 аш кашыгы су салып, 5-7 минут яхшылап туглыйбыз. Баллырак яратсагыз, бал да өсти аласыз. 

Смузи әзер! Тәмле булсын! 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар