Химиядән китәбез, сәламәтлек кадерлерәк...

Имезлекләрне, шешәләрне чистарта торганнарыннан алып бала киемнәрен юа торган порошокларга кадәр табарга була. Тик аларның бәяләре дә «тешли» шул. Бөтенесен җыя башласаң, «ыштансыз» каласың. Шуңа күрә без гаиләдә савыт-сабаны һәм бала киемнәрен инде онытылган чистарткычлар белән юуга күчтек. «Химия» кулланмыйбыз хәзер.
Кер юу өчен гель
Өйдә үзегез дә ясый аласыз. Уңайлы һәм арзанга төшә.
Составы:
- Кыргычтан уылган сабын ваклары (балалар киеме өчен балалар сабыны яхшы) – 100 грамм
- Кер содасы – 90 грамм
- Су – 1 литр.
- Эфир майлары. Аларын даруханәдән алырга кирәк. Синтетикмы, әллә табигыймы икәнен дә ачыклагыз. Табигый майлар кыйммәтрәк, әлбәттә, ләкин файдалырак һәм озакка җитә.
Әзерләү:
- Кайнап торган суга сабын вакларын салып, эреп беткәнче болгатабыз.
- Сода кушып, кабат яхшылап болгатабыз.
- Катнашма суынгач, эфир мае өстибез.
Гель әзер.
2 аш кашыгы өйдә ясалган гель кер юу машинасында бер тапкыр юарга җитә.
Кухня сөлгеләрен ничек агартырга?
Минем үз рецептым бар. Сез дә сынап карагыз.
Аның өчен кайнап торган бер чиләк суга
- 2 аш кашыгы үсемлек мае салабыз
- 2 аш кашыгы коры агарту порошогы өстибез («Лебедь», «Персоль», «Босс» кебек элек тә кер кайнатканда кулланганнары менә дигән)
- стакан тулар-тулмас кер порошогы кушабыз.
Шушы кайнар эретмәгә пычрак коры сөлгеләрне батырабыз һәм тәмам суынганчыга тикле шунда тотабыз. Чайкыйсы гына кала.
Анда нинди химик процесслар барадыр, белмим, әмма чәй, кофе, май таплары, керләр ялт итеп юкка чыга.
Бала чүпрәкләрен, сөлгеләрне ничек агартырга?
Пычранган бала чүпрәкләрен, кухня сөлгеләрен гадәти коры горчица порошогы ярдәмендә дә агартып була. Горчица порошогына кайнар су агызып болгатабыз да, суынгач сөзәбез. Аннары шушы сыекчага берничә сәгатькә керләребезне салабыз. Агарып кына калмыйлар, дизенфицияләнәләр дә. 500 грамм поршокка 2-3 литр су кирәк була.
Вак-төяк киңәш
1. Горчица белән савыт-саба да юганнарын белә идегезме? Аның өчен горчица порошогын дымлы губкага сибеп, майлы тәлинкәләрне ышкыйбыз – тәлинкәләр кулда шуып тормый инде!
2. Уксус белән суны бердәй катыштырып, шуңа берничә тамчы лаванда мае тамызсагыз – бөтен өйне җыештырырлык катнашма килеп чыга.
3. 1:5 микъдарында уксус белән суны кушып, тәрәзә пыялаларын юалар, аннары газета яки йомшак чүпрәк белән сөртеп корыталар. Уксус урынына лимон кислотасы да ярый.
4. Чәй содасы духовкалар чистарту өчен әйбәт. Майны бетерү өчен чирек чынаяк нашатырь спиртын төнгелеккә духовкага тыгып калдырабыз, иртән чәй содасы белән сөртеп чыгабыз. Җылы плитәләрне тоз ярдәмендә дә чистартып була.
5. Тоз канализация торбаларын чистарту өчен дә яхшы. Торбага тозны сибәсең дә кайнап торган су белән юдырасың.
6. Уксус белән суны бердәй күләмдә кушып, шул сыеклык ярдәмендә көзгеләрне чистарталар.
7. Кукуруз крахмалы келәмнәр чистартырга әйбәт. Башта аны келәмгә таратып саласың, аннары тузан суырткыч белән чистартып аласың.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
-
23 апрель 2021 - 13:15Без имениӘйе, тормышта бөтен кешенең дә язмышы төрлечә. Мин аңлыйм сезне. Мондый яратышу сирәк. Язмыш шулай кушкандыр. Бергә яшәгез, алдагысы турында күп уйларга яратабыз. Бүген яшәгез: яратыгыз, шашыгыз, хыял дөньясында йөзегез!Яраткан кешем 15 яшькә кечерәк
-
23 апрель 2021 - 11:46Без имениБу әсәр татар халкының рухын чагылдыра. Элек ул шундый булган. Хәзер... Күңелгә ятышлы итеп язылган, чын язучы язган шул аны!Энҗе бөртекләре
-
22 апрель 2021 - 17:45Без имениБик гүзәл әхләк әсәрдә.Мондый әсәрне уку рәхәтлек бирәЭнҗе бөртекләре
-
23 апрель 2021 - 07:03Без имениЙөзенең нуры калмаган. "Ябригә өйләнгән дә, кияүгә барган да шул кавемгә әйләнә" диләр иде, хактыр күрәсең.Җырчы Алсудан бәхет рецепты
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.