Логотип
Бала

Син көткән сүз

Кызым, чишелеп китеп, хатирәләре белән бүлешә. Еламый инде, басылган. Бу хәлнең нигә килеп чыгуын, хәерлесе нидә булуын бергәләп аңларга тырышабыз, дөрес җавап эзлибез...

Кызыбызны Пенза шәһәренә ярышка озатабыз. Кайсы ярышы соңгысы булуы билгесез. «Җитте! Мин спорттан китәм!» Берәр көнне бу хәлиткеч сүзләр яңгырарга тиеш инде, вакыттыр. Хәзер ярышлар алдыннан элеккеге кебек курку, борчылулар да юк. Аларны тәҗрибә һәм бик зур җаваплылык алыштырды.

Иртәнге биштә поездга озатасы. Бүген әзерләнү, юлга җыену көне. Чемодан тутырасы, автозагар ясатасы, чәчен җыярга лак, поездда ашарга бер пешерерлек коры ботка, җиләк-җимеш, чикләвекләр аласы. Йөз тапкыр эшләгән эшләр. Мин үземчә җыенам. Спортчы кызыма нинди сүз әйтергә бу юлы? Ул көткән сүзне таба алырмынмы? Хәтер киштәләреннән берсен алам, икенчесен куям... 

Берәр вакыт: «Синең кызың халыкара класслы спорт мастеры исемен алачак», – дисәләр, бу сүзләр кемгә атап әйтелде соң дигән кебек, як-ягыма каранып иясен эзләр идем. Миңа әйтелгән сүз түгел бит инде! Моңа ничек ирешәсен күз алдына да китермим. Кая инде миңа, авылда туып-үсеп, физкультура дәресеннән тыш спортның ни икәнен дә белмәгән әнигә! Моның өчен ниндидер икенче бер сорттагы кеше булырга, дөрес сүзләр табып, баланы үсендереп, мактап, максатлар куеп үстерергә кирәктер... Ә мин белмим! Мине өйрәтмәделәр! 

13 ел буе, параллель дөньяда яшәгән кебек, нәфис гимнастика дөньясында тренер булып эшләрлек тәҗрибә тупласам да, балага иң кирәкле сүзләрнең кайсы булуын белмим. Кайсысы җиңүгә алып килә? Нинди сүзләр егылгач торырга ярдәм итә? Кайсылары инде спортны ташлыйм дигәннән соң да яңадан рюкзагын аркасына элеп тренировкага китәрлек көч бирә?

Хәер, кирәкле сүзләрне үзе дә белә. Тик энесе ярышка, Россия беренчелегенә киткәч: 

– «Без синнән берни көтмибез, син әле тәҗрибә туплыйсың, мондый зур ярышта беренче тапкыр гына катнашасың. Шуның рәхәтен тоеп кал, дип әйттегезме Азаматка?» – дип сорады. 

– Юк, – дим. 

– Әйтегез! Хәзер үк языгыз, ярышы башлана бит инде! – дип борчылды. Җаваплылык хисенең никадәр авыр, кайвакыт бала күтәрә алмаслык булуын үзе белә. Шуңа да энесен кайгырта... 

Ә хәзер мин аның үзенә әйтерлек сүзләр эзлим. Хәтер киштәсендәге иң еш кулланыла торган сүзләргә үреләм. «Кызым, син булдырасың! Борчылма. Бар да яхшы булыр!» Шунда ук колакта кызымның җавабы яңгыраган кебек була:

– Нәнә, бу – буш сүзләр. Син булдырасың, без булдырабыз... Ике көннең берендә әйтелә торган сүзләр. Борчылма, дисең. Ә үзең борчылмыйсыңмы? Минем 20 хөкемдар каршына чыгып басасым бар. Борчылмаска җүләр түгел бит мин! 

Ярый, алайса боларын кулланып карыйк. «Сиңа язганы – сиңа була. Насыйп булмаганы сине урап узачак». 

– Булса – була, булмаса – юк, диюеңме? Әллә сезгә барыберме? Спортта мондый сүзләр белән «нечего делать». Ә көрәш, максат, нәрсәгәдер ирешү теләге? Кешенең үзеннән бик күп тора! Тырышлык куймасаң бернигә дә ирешәм димә. Үзеңнән торганын эшләсәң генә калганын Аллаһка тапшырып була, – дип, бу сүзләремне дә кабул итмәде.

Бәлки, күп сүз әйтү кирәкмидер? «Уңышлар!» – диярмен дә, вокзалда кочаклап үбәрмен.

– Иң яратмаган теләк! Минем өчен очраклы җиңүгә ишарәләүче, бәхет елмайса гына максатка ирешеп була дигән кебек яңгырый ул, – ди тагын уемдагы Азалия. 

Беләм сәнә... Кечкенәдән бу сүзне әйтергә кушмый. Кайвакыт ярышка киткәндә әби-бабасы, туганнары шулай дип озатып кала. Аларга сиздермәсә дә, канәгатьсез карашын мин сизми каламмы соң инде?! Кайвакыт җиңелүгә дә сәбәпче була әле ул бер гаебе булмаган сүз.
Шул сүзне әйткәнгә җиңелдем, ди...

«Менә күреп тор, медаль белән кайтачаксың! Әйтте диярсең!» Кәефен күтәреп, «позитив»ка күмәм үземчә, дөрес программа салам.

– «Без синнән җиңү көтәбез!» – диюегез инде... Бу сүзләр белән сез мине хата ясаудан тыясыз. Сезнең өметләрне җилкәләремә салып чыгып китәм инде өйдән. Келәмдә бер хата ясасам да, алга таба көрәшергә көчем калмый кебек. Бер хата да мине җиңүдән ерагайта бит.
Ә өйдә миннән җиңү көтәләр. «Булмас инде... Әти-әнинең өметен аклый алмам». Бирешмичә һәр элемент өчен көрәшәсе урынга мине әнә шундый кирәкмәгән уйлар битәрли. Бу сүзләр минем өчен түгел.

Кечкенә булганда җайлырак иде әле. «Иң мөһиме – хисләреңне күрсәт, артистизмга басым яса», «Әйдә бу ярышта «захват в кольцо» элементын яхшы итеп эшләргә тырыш!» дип, бәләкәй генә максат куя идек тә, шуны эшли алса, «менә бит», дип сөенә идек, кибеттән батон алып ашата идек (көндәлектә тыелган ризыкны ярыштан соң сорый иде). Мәктәп тәмамлап килүче үсмерне бу сүзләр белән аптыратып булмый, сөзеп кенә карап куячак. 

Үземчә иң отышлы ысулга тотынам. Баланы сөйләштерергә, тел төбен белергә кирәк. Ул көткән сүзне шул сөйләшүдән эзлим. 

– Борчыласыңмы?

– Әлегә юк. Ярыш алдыннан башлана ул «мандраж». 

– Нәрсә куркыта сине?

– Мин үз программамны тиешенчә башкарып чыга алмаудан куркам. Предметны кулдан төшереп җибәрүдән дә... «Без потерь» чыгыш ясарга кирәк.

– Курыккан өлешләрен бераз җиңеләйтергәдер, бәлки? 

– Бәлки... Программа бераз җиңеләйсә, ышанычым артыр иде. Куркырлык сәбәп тә калмый... Тренерга языйм әле!

Йомгак сүтелгән саен, бала күбрәк сөйләшә, борчуның сәбәбе ачыклана, бала аның чишелешен үзе дә күрә башлый. Ярышка борчылмыйча бару – ярты уңыш дигән сүз. Куркуның һәрвакыт җирлеге була. Ул – баланың йомшак урыны: аның йә тәҗрибәсе җитми, йә ничек эшләнәсен аңламый. Курку хисен менә шулай җепкә тезеп, чын борчуын эзләп таба алсагыз, бала күзгә күренеп үзгәрәчәк. Менә алар тренеры белән программаның кискен урыннарын бераз җиңеләйтергә хәл итеп тә куйдылар.

Хәтерлисеңдер, кызым, кайвакыт син көткән сүзләрне язып җибәрә идем. Озатып калганда кирәклеләрен таба алмый азаплансам да, көтмәгәндә синең чыгышың алдыннан килә алар. Шундук телефонны алып тиз-тиз генә сүзләрне җыям. Соңга калмаска иде! «Бирешмә! Көрәш! Мизгелендә генә авыр була ул, аннары никадәр хисләр алып киләчәк сиңа бу тырышуың!» «Син үзең генә түгел! Синең артыңда без, тренерларың, бөтен Татарстан командасы тора! Барыбыз да синең белән бергә чыгыш ясыйбыз!» 

Икәү поезд киләсе платформа буйлап атлыйбыз. Мин кызыма иң кирәкле сүзләрне сөйлим. Еллар буе әйтеп, хаталанып, төзәлеп җыйган, туплаган сүзләрем ул:

Кызым, без синең белән шулкадәр горурланабыз! Уңышларың белән шушы яшеңдә безне дә узып киттең инде. Син безгә никадәр хисләр бүләк итәсең! Спортның гомере кыска, бигрәк тә нәфис гимнастиканың. Шушы вакытның кадерен белеп кал, үзең әйтмешли, һәр мизгелен тоеп яшә. Соңыннан сагынып искә ала торган елларың бу! Алар кабатланмаячак. Нинди матур, җиңүләргә бай юл үттек. Күпме кызлар өчен үрнәк син. Рәхәтләнеп йөреп кайт әле! Менә күрерсең, иң истә кала торган ярыш булыр бу!

Ә менә бу сүзләрне балаларым гел көтә. Әйтергә онытсам, үзләре искә төшерә хәтта.

Без дога кылып, теләк теләп торырбыз. Әбиләреңә дә әйтербез, бабаң мәчеттә сәдака биреп дога кылдырыр. Төнлә торып тәхәҗҗүд намазы укырмын, догалар кабул була торган вакыт ул.

...Ярыш тәмам. Пензадан кайту-чы Татарстан җыелма командасын вокзалда каршы алабыз. Иң соңгысы булып вагоннан Азалия чыга.
Аксаклап... Ике көнлек ярыштан соң, өченче көнне иң көчле спортчылар арасында финалга чыгып, чыгышына ике минут кала, уң аягының тез капкачы чыкты... (Моны, әлбәттә, кайткач, МРТ ясатып, табибка күренгәч кенә белдек. Тез капкачы чыгып, шундук кире кереп тә утырган. Ул мизгелдә нәрсә булганын аңламый да калган.) Өзгәләнеп – елап миңа шалтырата. «Нәнә, мин Россиягә үтә ала идем бит! Ник болай булды соң бу? Шундый яхшы гына бара идем бит! Күптән болай уңышлы ярышым булмаган иде! Шулкадәр обидно!» 

Тынычландыра торган бер сүз дә ярдәм итми. Дежур сүзләр ходка китә. «Иң мөһиме: сәламәтлек, спорт белән дөнья бетми», һәм башкалар, һәм башкалар... Үзең дә стресс хәлендә булып кирәкле сүзләрне табып буламы соң?! Үзем, әлбәттә, иң начарын уйлыйм: мениск өзелгәнме, чалыш бәйләвеч (крестообразные связки) җәрәхәтеме? Нәрсәләр күрәсе булыр тагын, и Аллам, тагын операция кирәк булыр микәнни инде... 

Бала сине ишетми дә әле, үз хәле – хәл. Тынычландырудан файда булмагач: «Кызым, авыртуың басылган булса, бар, чык коверга! Бирешмә!» – дидем, тешләрне кысып. Шушы сүзләрне әйткәнемне берәрсе белсә, мине җүләр ди инде, әйе. Тик хәзер кызыма ни кирәген бер мин генә беләм!

Шым булды! Элемтәгә чыкмый. Шалтыратканга җавап бирми. Бераздан СМС хәбәр килде: «Тырышып карадым, нәнә, булмый, мин аксамыйча йөри дә алмыйм». Чыгышын бераз кичектереп торсалар да, дежур торучы медиклар өшетеп, авыртуны басучы дарулар биреп карасалар да, ярыштан баш тартырга туры килде. Хәерлесе... Нинди очрак булса да, шушы сүз минем үземә бик нык ярдәм итә. 

...Перронда Азалияне кочаклап алабыз. Хәзер иң мөһиме – бу күңелсез хәлдән дә бер уңай якны табып баланың күңелен күтәрү. Авыр узган, җиңелү белән тәмамланган ярыштан соң очрашкач әйтелә торган иң беренче сүзне табу тагын да катлаулырак. 

– Кызым, иң истә кала торган ярыш булыр бу, дигән идем. Моны онытып булмас инде, – дип шаяртудан ук башлыйм. «Цы», – диде башта, нәрсә сөйлисең инде дигән кебек. Бетте, җиңелдең, Алсу, дип уйлап куярга өлгермәдем, шаяртуны күтәреп тә алды: 

– Онытырсың, бар, балтырым кайда чыгып китте дип торам. Ярый шундук кире кереп утырды. Кем генә ярдәм итмәде миңа ул вакытта, белсәгез. Тейп та бирделәр, тезлек тә кидерттеләр, сүз белән дә ярдәм иттеләр. Андый чакта көндәшләр юк, барыбыз да травманың нәрсә икәнен белгән гап-гади кызлар икән без...

Кызым, чишелеп китеп, хатирәләре белән бүлешә. Еламый инде, басылган. Бу хәлнең нигә килеп чыгуын, хәерлесе нидә булуын бергәләп аңларга тырышабыз, дөрес җавап эзлибез. Һәрвакыт табыла ул! Таба алмаган очракта да, димәк, без әле нигә шулай булганын аңламыйбыз, ә менә Аллаһ инде белә, дип бу сернең ачылуын көтә башлыйбыз. Ярышлар ничек тәмамланса да иремнең бер бик үтемле, һәрвакыт кәефне күтәрә торган сүзләре бар: «Әйдәге, берәр кафега кереп, тәмле десерт белән чәй эчеп алабыз!» 

Җиңелүне аеруча авыр кичергән чакта юлдан кайткан чемоданны бушатып та тормыйбыз, ераграк яшереп куям. Ярышны искә төшереп тормасын әле, иртәгә бушатырбыз. Хәзер балага аның тормышында берни үзгәрмәгәнен, бу вакыйгалар артта калганын, барысын да яңадан башлап булганын сүзсез генә аңлатырга кирәк. Бушлыкны эш белән каплыйбыз. Кер машинасыннан юылган керләрне алып элсен, кибеткә чыгып ипи алып керсен, кечерәеп калган киемнәрен барлап куйсын... 

Олы бала – өйрәнчек, юл салучы. Иң беренче тәҗрибәң дә, хаталарың да, ялгышларың да беренче бала белән уза. Ничек дөрес, ничек дөрес булмаганын аңламыйсың да, эчке тоемлау белән «дөрес» әни булырга тырышасың. Килеп чыгамы, юкмы – билгесез. Балага салган орлыкларың киләчәктә нинди уңыш бирер? Тигәнәк кебек чәнчи торган чүп үләне үсәрме, чәчәк атып сөендерерлек, мул уңыш бирерлек җимеш агачы булып өлгерерме... 

Май ае чыгарылыш сыйныф укучылары өчен яңа сынаулар белән килә. Бердәм дәүләт имтиханын биргәндә кайсыларыбыз ныграк борчыла икән: имтиханга барып утырган баламы, зарыгып хәбәр көтүче анамы?! Баланы иртән мәктәпкә озатканда әйтергә кирәкле сүзләрне төне буе барлап, дога урынына кабатлап үткәрәсе көннәрне ваклыйбыз. Бөтен дөнья мәшәкатен читкә куеп, бу көннәрне бала янында уздырам. «Кызым, нәрсә пешерим?», «Нәрсә ашыйсың килә?», «Ял итеп алмыйсыңмы?», «Әйдә, һава сулап кайтабыз!» дип, күңелен күрергә тырышу, өстәлендә ул яраткан шоколадны куеп калдыру, яңа ручкалар алып кайтып кую кебек вак-төяк эшләрем аңа ярдәм итәдерме, белмим. Әмма кызымның йөзендә сизелер-сизелмәс елмаю күреп бер рәхәтлек кичерәм. Тәгаен белмим, тоемлап, чамалап кына... Үзем дә бу юлны беренче тапкыр узам. Беренче балам белән бала табу йортында чакта бер шәфкать туташы әйткән сүзләрне әле дә хәтерлим. «Беркемне дә тыңлама, үзең тойганча эшлә. Үз балаңны синнән дә яхшырак белүче юк!» 

Һәр бала – үзе бер дөнья.

Тик менә бу сүзләрне аларның һәрберсе ишетергә тиеш дип саныйбыз! Без аны халыкара класслы спорт мастеры белән бергә төзедек...

– Мин сине яратам!
– Мин синең белән шундый горурланам!
– Мин һәрвакыт янәшә булырмын!
– Беркем дә камил түгел! 
– Нәрсә булса да, әттәң белән без хәл итә алмаган проблема юк!
– Без бу юлны бергә узарбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар