Әләкче

 

Баласының әләкләвенә һәр әти-әни кайчан да булса бер шаһит булмыйча калмый. Мондый очракта үзеңне ничек тотарга һәм балага нинди киңәш бирергә соң?

 

Бала 3 яшькә кадәр әләклим дип әләкләми. Ул бары тик үзе нәрсә күргән, шуны сезнең белән генә бүлешә. Бу яшьтә бала ниндидер максатлар куеп әләкли белми.

 

3 яшьтән 6 яшькәчә дә баланы әләкли дип булмый. Ул мәгълүмат белән генә бүлешә. Бала сезнең ситуацияне бәяләвегезне тели, чөнки бу аның өчен катлаулы. Бу яшьтә балалар башкаларның гына гамәлләрен бәяли ала, ә үзләренекен бәяли белмиләр әле. Шуңа да сез аның тарафыннан башка балаларның шуклыклары турында гына ишетәсез.

 

6 яшьлекләр һәм өлкәнрәк балалар. Бу очракта да чын әләктән чын булмаганын аера белергә кирәк. Беренче очракта бала өлкән кешегә икенче бер баланың начар гадәтләре турында сөйли. Һәм ул аның җәза аласын уйлап, тәм табып сөйли. Икенче очракта бала үзе күргәнне сөйләп, сездән ярдәм сорый. Аның максаты үзенә тиешсез җәзадан котылып калу яки балалар коллективында кабул ителгән кагыйдәләрнең бозылуын кабул итә алмау.

 

Әгәр дә балагыз тәм табып әләкли дип уйлыйсыз икән, бу очракта нишләргә?

Барысын да ачыклагыз. Бала ник әләкли? Бәлки, ул үзенә куркыныч янавын тойгандыр һәм сездән ярдәм соравыдыр. Яисә аны бик нык үпкәләткәннәр, рәнҗеткәннәр, сукканнар, ялганлаганнар... Бәлки, башка баланың шуклыгы өчен укытучы аңа җәза бирергә теләгәндер һәм ул хәзер гаделлекне торгызмакчы буладыр.

 

Аның үзен тотышы турында сөйләшегез. Балагызга кешеләрнең әләкчеләрне сөймәүләрен һәм ихтирам итмәүләрен аңлатыгыз. Әләкче малай яки кыз белән берәүнең дә уйныйсы килми, аларны укытучылар да яратмый, диегез.

Балачагыгызда сезнең дә әләкче дусларыгыз булгандыр, балагызга үз тормышыгыздан берничә хәл сөйләгез, әләкчеләр турында башка балаларның нәрсә уйлавын әйтегез. Шул рәвешле сезнең бу әңгәмәгез акыл өйрәтү булып күренмәс.

 

Чыгу юлын табыгыз.

Барысын да ачыклагач, балагыз белән хәлдән чыгу юлларын тикшерегез, әмма бернинди дә әләкләү булмаска тиеш. Аны башка балалар белән килешеп уйнарга өйрәтегез.

Ә менә балагыз көнләшеп әләкләсә, аңа дуслары алдында абруен күтәрүнең башка юллары барлыгын да төшендерегез.

 

Бу мөһим!

Әләккә каршы «Әләкләмә!» дип кенә көрәшеп булмый. Турыдан-туры тыеп, балагызның үзегезгә карата ышанычын какшатасыз. Әйе, тыштан караганда, проблема хәл ителгән кебек күренер, ул башка әләкләшмәс. Әмма чынлыкта проблема катлаулана гына: баланың хәзер киңәшләшер кешесе дә юк.

Гаиләдә җитәрлек ярату, наз күрмәгән балалар ешрак әләкләшә. Шул рәвешле алар үзләренә җитешмәгән игътибарны тулыландырмакчы була.

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 19 август 2019 - 11:23
    Без имени
    Гыйбрэт алыр очен менэ дигэн хикэя. Хатын кыз бервакытта да югалып калмый. Рэхмэт хикэягез очен,ун,ышлар телим.
    Хыянәт белән генә дөнья бетми икән  
  • 19 август 2019 - 11:23
    Без имени
    Молодец хатын икэн Сез!!!
    Ирләр үзгәрә икән ул 
  • 19 август 2019 - 11:23
    Без имени
    Юньлэп анлап булмый. Загадочно.
    Язмыш җиле
  • 19 август 2019 - 11:23
    Без имени
    Бик матур язма. Укыйсы килеп тора. Шулай бер - берен,не очратып, бэхетле тормышта куанып яшэргэ насыйп ит Аллаhкаем ялгызларга.
    Күңелсез очрашу – язмыш бүләге
  • 19 август 2019 - 11:23
    Без имени
    Кыйнаганга тузеп яшэргэ ярамый👍👍👍 ин, тубэн ир - ат кына хатын кыйнап яши, ирекле коннэн кыйналып яшэу - яшэу тугел.
    Каты режимлы «никах»
Реклама
Балачак – уйнар чак...