Логотип
Бала

Кыл өстендә кырык көн

(баланың беренче ае)

Күңел тулган чаклар... Кечкенә төргәгеңә карыйсың да... Мәрҗән күзләрен тутырып синнән ризык өмет итә йөрәк парәң... Уйлар, бөтерелеп, әллә кайларга алып кереп китә. Якыннарыңның проблемалары искә төшә. Бигүк якын булмаганнарыныкы да. Уйлар газиз халкың язмышына барып тоташа... Аның белән генә чикләнмичә, бөтен Җир шарын айкый башлый. Нарасыеңны күкрәгеңә кысып, гомумкешелек проблемаларына чумасың, дөньяның камил булмавы йөрәкне әрнетә... Соңгы тамчы булып, иртән иреңнең ике яңагыңнан түгел, берсеннән генә үбүе капылт кына искә килеп төшә дә... рәхәтләнеп елап җибәрәсең! 

Беренче көннән үк барлык туганнар: «Эшләмә! Китап та укыма! Ярамый! Өзлегерсең!» – дип тәкърарлый. Коточкыч стресс кичергән организмга элеккеге халәтенә кайту өчен нәкъ кырык көн кирәк икән – табибым да ай ярым ял гына итәргә кушты, ди­мәк, бүгенге медицина да халыкның зирәклегенә таяна! Ә энергиянең, үч иткәндәй, ташып торуын күр син! Бу вакытта, моңа алданып, физик эшкә тотынмавың хәерле шул, эшләүне туганнарыңның тыеп торуы яхшы. Алар ярдәм тәкъдим итсә, «Үзем булдырам!» дип үҗәтләнмә берүк! 

Көннәр узган саен, туганнар сирәгрәк килә башлады, ирем дә ялын тәмамлап эшкә чыкты. Бала белән үзем генә калдым. «Нишләп бетәрбез?» – дип, бер-беребезгә торабыз карашып. Балалы тормыш шулай башлана икән ул!
Башымда мең төрле сорау өермә­се! Бер-ике атнадан шуларның бер­ни­чәсенә булса да җавап таптым кебек.


Бала үрсәләнеп елый!

Чәчләрем үрә тора – ник елый ул?! Тиз генә мөмкин булган сәбәпләрен барлап чыгам: 
а) бала ач;
б) астын алыштырырга вакыт җиткән; 
в) киеме уңайсызлый; 
г) сабыйга йә суык, йә эссе. Аны кат-кат төрергә кирәкми. Өстемдәге киемгә карыйм да, балага бер кат кына артык киертәм. Аңа җылымы-салкынмы икәнен белү өчен борынын тотып карыйм. Кул-аяклары салкынча да булуы ихтимал – алар күрсәткеч түгел;
д) үскән саен, кулга алуны көтеп елаганнарына игътибар итмәм, күтәрмәм дип күңелгә бер­кетәм... Психологларның кайберләре: «Бер-ике айлык сабый әнисе исен тоеп торырга тиеш!» – ди. Туганнар: «Кулыңа ияләштереп бетерәсең бит, күтәрмә!» – дип әйтә килә. Ә ниш­ләргә? Бу сорауга капма-каршы җаваплар бар. Педиатр, психолог­ларның бер өлеше: «Кулга алмагыз! Бала ялгыз гына йоклап китәргә өйрәнсен», – ди. Ә икенчеләре: «Бала кечкенә вакытта әнисенең якында булуы аны тынычландыра, ана белән бала арасында физик контакт булуы мөһим», – дип әйтә. Тугыз ай буена әнисенең йөрәк тибешен ишетеп торган балага янәшәсендә аның булмавы – зур стресс! Беренче өч айны сабый әнисе кулында булырга тиеш, ди алар. Кулдан төшмәүче балалар тыныч булып үсә, дип тә өстәп куялар. Үсеп җиткәч, кулга алып сөяргә теләрсез – сөйдермәс! Кечкенә тәнне кысып кочып иркәләүләрне сагынырга гына калачак бит! Кыскасы, мин шул педиатрларның фикерен кабул иттем – бар эшемне ташлыйм да, баламны күкрәгемә кысып, тирбәтеп йөрим – юылмаган савыт-саба, керләр чыгып качмас әле! 
е) арыган. Өйгә кунаклар килеп китсә, йә поликлиникада озаграк тоткарлансак, ягъни бер көн эчендә тәэсирләр күп булса, ярсый, тиз генә йокыга китә алмый. Беркем комачауламаган аулак урында баланы тибрәтеп утырсаң – елыйсын елап бетерер дә тынычлап йокыга китәр; 
ж) авыру баланы шундук белеп була – ул ачы тавыш белән кычкыра. (Шунысы да бар – авыру бала, кире­сенчә, сүлпән дә булырга мөмкин!) Эче чәнчеп авыртса (колики), сәгать угы буенча массаж ясыйсың. Эченә җылы чүпрәк куясың. Баланың эчен үз эчеңә куеп яткырасың. Иң булышканы – аркасына яткырып, аякларын эченә кысып алу. (Өч атнадан соң, имезер алдыннан баланы эченә яткырсаң, авыртулар җәфаламас.)
 

Ничек тынычландырырга?!

Кулда тирбәтүләр, бишек җырлары гына булышмаса, биләүгә биләргә кирәк. (Суфиягә исә күп очракта эче белән диванга яки үз эчемә яткыру да җитә.) Игътибар иткәнегез бармы, урамга җыенганда, биләүсәгә салу этабында ук йоклап китә ул! Урамда йөрү турында әйтәсе дә юк. Шәһәрдә яшәүчеләрнең бер өлеше, урамда йөрергә вакыт таба алмыйча, баланы, бишек арбасына салып, балконга чыгара. Иң мөһиме, балконыгызга тәмәке төпчекләре төшү куркынычы хакында онытмагыз! 
Имгәндә ни өчен тончыга? Ашыгып имәме инде шунда? Имү тәртибен онытып җибәрәме? Берни­кадәр вакыттан соң аңладым – сөт ташкын булып акмый микән? Күкрәк­кә төшкән сөтне бала йотып өлгерми булса кирәк. Имезер алдыннан беразын савып алдым – проблема хәл ителде.
Астын юешләр алдыннан нигә көйсезләнә икән? 
Авырттырамы әллә? Сәбәпләре төрле булырга мөмкин, бу хакта гинекологка әйтегез. Анализ алыр. Безгә, мәсәлән, ромашка төнәтмәсе белән юу һәм күзгә сөртә торган мазь булышты. 


Су эчертергәме?

Табиблар бу сорауда да ике төркемгә бүленеп, әле дә уртак фикергә килә алганнары юк. 
Ничек булса да, балаңа су эчертеп кара (иң яхшысы чәй калагына салып). Кайбер имезүче хатыннарның сөте бик майлы була, мондый сөт белән тукланган бала судан баш тартмас. Җәйге челләдә, коры һавалы бүлмәдә дә баланың су эчәсе килә. Ә күп очракта ул су эчәргә яратмый. (Ә менә элек, имезгәннән соң, баланың авызына берничә тамчы су сала торган булганнар – «авызына рәхәт булсын» янәсе.) Суны, гадәттә, өстәмә азык (прикорм) бирә башлаганнан соң эчертәләр.
Беренче аебыз шулайрак узды. Әле генә аңлый башладым... мин һәм әтисе яңа туган кызыбыз өчен иң-иң якын һәм иң-иң кирәкле кешеләр бит!.. Шул уй белән түгәрәкләп куйыйк, югыйсә, күңел тулып, тагын елап җибәрермен. 
Ә минем эшем – муеннан! Йөгердем!



ИГЪТИБАР

Нинди документлар ясатырга? Нәрсәдән башларга?


1. Туу турындагы таныклыкны загста ясаталар, ә без бала табу йортында ук юнәттек! Кирәк: өйләнешү турындагы таныклык, паспортлар һәм бала туу турындагы белешмә.
2. Вакытлы полисны да шуннан гына алдым.
Кирәк: паспорт, туу турындагы таныклык.
3. Мәҗбүри иминият полисы бер ай эчендә эшләнә.

Баланы пропискага кертү өчен:
а) паспорт өстәлендә форма № 6 тутырттым (100 сум алып калдылар). 
б) йорт идарәсенә киттем. 
Кирәк: форма № 6, фатирдагы өлешемне раслаучы таныклык, баланың туу турындагы таныклыгы, паспортлар, язылышу турындагы таныклык һәм әлеге документларның күчерелмәләре.

4. Бер уңайдан йорт идарәсендә өй кенәгәсеннән чыгарылма да алдым. Аны горгазга илтәсе.
5. Паспорт өстәлендә баланы паспортларыбызга яздырдык (паспортлар һәм күчерелмәләре – фотографияле һәм пропискалы битләре). Шунда ук баланың гражданлыгын раслаучы өстәмә битне дә ясатып алдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар