Логотип
Бала

​Кризис чоры

Әле генә биләүдә иде ул. Инде менә чыкты. Әле генә бишектә — кулда иде, кулдан да төште, кыюсыз гына беренче адымнарын атлады. Безнең өчен зур вакыйга! «Аяз тәпи китте!» — дип куанышабыз. Җитмәгән җире калмый, бер генә минутка да тик тормаган бәләкәчебезнең кулдагы чакларын кат-кат искә төшерербез әле.

Тәпи йөри башлаган нәни өчен бары да кызык. Юлында очраган һәр нәрсәгә исе китеп, кулына алып кат-кат әйләндереп карый, авызына кабып, тәмен барлый. Идәндәге гөлләрне җәһәт кенә барып аударып килә, шкаф ишекләрен ача-яба, үзенә бер мәлгә уен-шөгыль таба. Ләкин бу «эш» тә тиз туйдыра. Кыскасы, тиктормас оныкчыгым безне дә тик торгызмый. Аның артыннан күз-колак булмасаң, тагы биш минуттан нәрсә эшләячәген күз алдына китерүе дә кыен. «Ярамый!» дигәнебезне ул үзенчә аңлый. Күзебезгә карап, тагы шул ярамаган эшне эшләп куя. үзе көлә. Бала ул, гадәттә, елап «алдыра». Ә йөзеннән беркайчан да елмаю китмәгән минем көләч улым еламыйча да үзенекен итә.


Психологларның әйтүенә караганда, яше тулган балада кризис чоры башлана. Бу нидән гыйбарәт? Балада ул ни рәвешле чагыла? Мондый вакытта әти-әнигә үзләрен ничек тотарга?
Сорауларыбызга «Априори» бизнес психологиясе һәм социаль мөнәсәбәтләр үзәге җитәкчесе Айгөл Әхмәтҗанова җавап бирә.


Ишеткәнегез бардыр: бала көйсезләнә-тыңламый башласа, бар эшне үзенчә итсә, без — өлкәннәр — аның бу кыланышын кризис чоры белән бәйлибез. Ул өч-дүрт яшьтә дә, биш-алты яшьтә дә булырга мөмкин. Әмма бала кичергән иң беренче кризис — бер яшькәчә чагында, ягъни йөри, сөйләшә, «мин»леген белгертә башлагач… Дөрес, аның иртәрәк тә — ун айлык чагында да күзәтелүе ихтимал. Сез моны сизми калмассыз: улыгыз яисә кызыгыз мөстәкыйльлеккә омтыла. Йөреп киткән баланы, инде туктатам димә. Ул теләсә кая тыгыла, бертуктаусыз нидер вата-җимерә. Шулай итеп, үзенә билгесез дөньяны ача. Кайбер бала «ярамый» дигәнгә тәгәрәп китеп елый, истерикага да бирелә әле. Ашата башласаң, ашамый, киендерә башласаң, киендертми — киреләнү, елау аша характерын күрсәтә.


Күпвакыт аларны аңлап та булмый. Иркәли башласаң, карыша, ә шул ук вакытта әти-әни назыннан башка аңа начар да.

Бер яшькә җиткәндә, бала азрак йоклый, ашау-эчүгә дә мөнәсәбәт төрле баланың төрлечә. һәм ул һәрвакыт хәрәкәттә. Аңа берәүдән дә бәйле булмау бик ошый. Балагызның үзен болай тотуын нормаль күренеш дип кабул итегез. Бала шул рәвешле үз-үзен шәхес буларак расларга өйрәнә. Аны хуп-лагыз, кушылып уйнагыз, боерып сөйләшмәгез. һәрвакыт яратканыгызны белдереп-сиздереп торыгыз. Ватыла, җимерелә торган әйберләрне ераккарак алып куегыз.


Бер яшьлек баланың теле үзенчә ачыла һәм ул өлкәннәрнекеннән аерылып тора. Сүзләрне үзе уйлап таба һәм һәр нәрсәне үзенчә аңлый да. Һәм тагы бер нәрсәгә игътибар итегез: бу чорда баланы әнисен югалту куркынычы бер генә минутка да ташламый. Ул әнисе артыннан «койрык» булып тагылып йөри. Әгәр дә сезгә каядыр барырга кирәк икән, моны күрмәгәндә эшләргә яисә аңа: «Хәзер кайтам», — дип аңлатырга кирәк. Баланы берүзен генә ирексезләп бүлмәдә калдырмагыз. Куркудан анда невроз башлануы бар.

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар