Эт белән мәче кебек

 

Сүзнең кем турында барганын аңлап алгансыздыр, мөгаен. Үзара һич кенә дә тыныша алмаган бертуган балалар турында сөйләшербез бүген.

Психологлар бертавыштан болай ди: «Әгәр дә гаиләдә балалар үзара дус-тату түгелләр икән, бу – әти-әни гаебе. Димәк, тәрбия мәсьәләсендә ниндидер чатаклык бар».

 

Өйгә кечкенәне алып кайтуга, еш кына олысына аның нәнкәсе вазыйфасы тапшырыла. «Энеңне кара!» «Сеңлең егылмасын!» «Бар, уйнатып тор әле!» – сезнең тарафтан өлкән балага күбрәк шундый фәрманнар яңгырый. Ә кечкенәгә апасы яки абыйсы дәрәҗәсенә үреләсе булачак әле: «Апаң синең кебек булмады», «Абыең сүземне тыңлый иде» – чагыштырулар күп очракта кечесе файдасына булмый.

 

Көнләшү – нормаль күренеш

Икенчесен алып кайтырга ният иткәч, әти-әниләр аларны дус-тату булып, бергә уйнап, серләрен бүлешеп үсәрләр дип уйлый. Аларның күз алдындагы картина чынлап та күңелне иркәләрлек: олысы кечкенәне җитәкләп кенә йөртә, бөтен әйберсен бүлешә... Ә чынлыкта әлеге картина баланы роддомнан алып кайткан көнне үк чәлпәрәмә килә. Олыларның нәни төргәккә ушлары китеп, үси-пүси килгәнен әле бер атна элек кенә абый яки апа булган кеше маңгай астыннан гына күзәтә. Бәләкәй янында ялгызын гына калдырсаң, ата каз сыман борып чеметеп алырга да күп сорамый.

 

Балагызның эчендә ниләр кайнаганын белер өчен шундый хәлне күз алдына китерез: ирегез өйгә яшь хатын алып кайткан, аңа өр-яңа тун, кыйммәтле муенсалар сатып алган, аның янында биеп кенә тора. Сезнең, бу кем, дигән соравыгызга: «Бу – синең туганың. Ул хәзер безнең белән яшиячәк. Бар, аңа үзең яратып кигән халатың белән йомшак башмакларыңны алып килеп бир. Кичен без аның белән ресторанга барачакбыз, син өйне җыештыр», – дисә, сезнең эчтәге «мәчеләрнең» ничегрәк улавын карар идек без.

Гаиләдәге өлкән бала, бигрәк тә әле үзе дә кечкенә булса, кичә генә бар игътибар үзенә булып, хәзер ни өчен арткы планга күчүен аңламый. Ник әле бар да теге мыжгак төргәккә мөкиббән киткән, ә аны күрмиләр дә... Ә бит моңа кадәр бар да аны сөя, аның белән генә уйный иделәр.

 

Олы балагызның кечкенәне үзенә көндәш итеп күрүенә һич тә гаҗәпләнәсе түгел. Әлбәттә, көндәш. Хәзер бит аңа туры мәгънәсендә барысын да аның белән бүлешергә туры киләчәк: әти-әни игътибарын, уенчыкларны, буш вакытны...

 

Психологлар балалар арасындагы көнләшүнең нормаль күренеш булуын әйтә. Олысы кечкенәне өнәмәвен яшерми икән, бу куркыныч түгел. Ә менә бик тырышып яшерелгән, әмма күңелне эчтән кимерүче хис белән көрәшүе кыенрак, ди алар. Балаларның киләчәктә үзара мөнәсәбәтләре ничек булачагы әти-әниләрнең үзләреннән тора.

 

Әти-әниләрнең төп хатасы

Бәләкәч туу шатлыгын олысына да йоктырырга теләп, әти-әниләр бик зур хата ясаганнарын кайчак абайламый да кала: алар баланы кечкенәнең колы итеп ясый. Идәнгә төшеп киткән имезлекне юып алып килеп каптыру, подгузник тотып чабу бала өчен бик кызык шөгыль дип уйласагыз, ялгышасыз. Мавыгып кына мультфильм карап утырган җиреннән диванда үрмәләп маташкан энесен күзәтергә кушсалар, кемгә ошар икән соң? «Ул бит синең энең! Син аны карарга тиеш!» – диләрме? Колагыгызга киртләп куегыз, хөрмәтле әти-әниләр, балагыз сезгә берни дә тиеш түгел. Ул бит сезгә нәнке булып ялланмады. Олысын кечкенәне карашырга булышырга өндәү начар әйбер түгел ул үзе, ләкин бер шарты бар: әгәр дә ул моны үзе теләсә генә! Ә сезнең бурыч: аңа энесе (яки сеңлесе) булуның никадәр дә күңелле, әйбәт әйбер булуын аңлату.

 

Икенче хата: бөтен нәрсәдә тигезлекне сакларга тырышу. Һәр балага да бертигез игътибар, бертигез күләмдә уенчыклар һәм тәм-том, матур киемнәр. Ләкин табигатьтә тигезлек юк. Барысы да шушы моментта кемнең нинди ихтыяҗы булудан тора. Кечкенәнең ашыйсы килеп елый икән, аңа әнисенең игътибары кирәк. Олысы егылып тезен канаткан икән, аңа да әнисенең игътибары бик кирәк.

 

Еш кына әти-әниләр олысына кечкенәгә карата мәхәббәт сеңдерергә тырыша: «Ул бит синең бертуганың, бер кан, бер җан булырга тиеш сез. Синең аннан да кадерлерәк кешең юк!» Без әнә шулай дибез. Дөрес сүзләр анысы. Ләкин исегезгә төшереп карагыз әле: таныш-белешләр арасында әти-әнисеннән калган милекне бүлешеп, пычакка-пычак килүчеләр юкмы? Такташның «Җир уллары» трагедиясендә бер-берсенә кул салучылар бертуганнар түгелме соң? Аларны да әти-әниләре бертигез яраткандыр, балаларының судлашып, бер-берсен үтереп йөрүен теләмәгәндер бит? Юк, әлбәттә. Ләкин алар тәрбиядәге иң зур хатаны җибәргәннәр: балаларны бер-берләре белән чагыштырганнар. «Абыеңнан үрнәк ал, ул әнә ничек әйбәт укый!» «Кемгә охшап шундый булдыксыз син, апаң бер дә андый түгел иде». Менә мондый сүзләр авызыгыздан да чыгарга тиеш түгел. Оттырган баланың күңеленә рәнҗү кереп утыра.

 

Тәрбиянең бөтен кешегә дә төп-төгәл туры килерлек рецептлары юк шул аның. Әмма берсе бөтен кешегә дә туры килә – гаиләдәге балалар арасында көндәшлек хисе булмасын. Бер-береңә ышаныч – менә анысы булырга тиеш. Балаларыгызда үзара ышаныч тәрбияли алсагыз, алар киләчәктә дус та, кечелекле туган да булырлар, иншә Аллаһ.

 

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 18 сентябрь 2019 - 00:05
    Без имени
    Бик матур тормыштан алып язылган ,дэвамы бармы ,улы исэн сау кайтамы .Мин эсэрлэрнен ахырында барлык кимсетелгэн кешелэрнен бэхетле булуын телим.
    Сүнмәс утлар булмас әле...
  • 18 сентябрь 2019 - 00:05
    Без имени
    Буталчык
    Сагыну
  • 18 сентябрь 2019 - 00:05
    Без имени
    Анлавы авыр
    Сагыну
  • 18 сентябрь 2019 - 00:05
    Без имени
    Аллам сакласын! Дошманына курергэ дэ язмасын!
    ​Үрмәкүч
  • 18 сентябрь 2019 - 00:05
    Без имени
    ,,Йэрэгемне уч тэбемдэ тотып"-дигэндэй укыдым.
    Мең дә бер... кичә?
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...