Логотип
Бала

Бишектәге бишкә төрләнәме?

— Адәм баласы үз-үзен тотышына, фигыль-холкына — темпераментына карап, дүрт төргә бүленә: меланхолик (кара үт куыгы сүзеннән), холерик (үт куыгы), сангвиник  (кан) һәм флегматик (лимфа), — ди Казан шәһәренең "Априори" бизнес психологиясе һәм социаль мөнәсәбәтләр үзәге җитәкчесе, психолог Айгөл ӘХМӘТҖАНОВА.
— Кагыйдә буларак, балада аның дүртесе дә бар. Ләкин шуларның берсе һәрчак өстенлек итә. Ә менә кайсысы икәнлеген нәни баланың кыланмышына карап та аерырга мөмкин.
 
Меланхолик. Нәни меланхолик бик игътибарлы һәм сизгер күңелле. Аны рәнҗетү-үпкәләтү өчен уйламыйча әйтелгән кечкенә генә бер сүз дә җитә. Мондый балалар турында, гадәттә, “күрмибез дә, ишетмибез дә", диләр. Бишектә чагында ул еламый — “гөрелди”, көлми — елмая, сорамый — кызганыч итеп карый. Ул аз хәрәкәтләнә, тыныч. Андый бала сүзгә кушылмый, үзенең белемен, осталыгын күрсәтергә ашыкмый, күбрәк үзе генә уйнауны яисә яхшы белгән дусты белән генә аралашуны хуп күрә. Шау-шулы иптәшләре аны тиз ардыра. Меланхоликның хисләре тирәнгә яшеренгән һәм, әйтергә кирәк, озакка. Нәни меланхолик коллективка, балалар бакчасына авыр ияләшә: елый, борчыла, күнекмәләрне зур кыенлык белән үзләштерә, аның каравы, өйрәнгәне төпле була. Аның иң шәп сыйфаты — ул ярдәмчел һәм тугры дус.


 
Холерик. Холерик бала тиз кызып китүчән. Ул нәни генә уңайсызлыкны да күтәрми. Чүпрәге юешләнсә дә көрсенгәнче еларга мөмкин. Холерикларның мимикасы көчле, хәрәкәтләре кискен. Алар тиз һәм кычкырып сөйләшә, үзләрен күрсәтә алырдай хәрәкәтчән уеннарны ярата. Балалар бакчасында яисә яшьтәшләре арасында холерик һәрвакыт лидер була. Ә өйдә еш кына өлкәннәр белән дә җитәкчелек итәргә омтылып карый. Ул һәркайда, һәрвакыт үзен күрсәтергә тырыша. Аз гына чикләүләргә дә зур каршылык күрсәтә. Бала, кыенлык белән йоклап китүенә карамастан, тыныч йоклый. Аның энергиясе ташып торуына хәйраннар каласың: көнозын чабып йөргән сабый, йокы алдыннан әкият сөйләтергә дә онытмый. Бу сугыш чукмарының кермәгән тишеге юк. Коллективта андый балаларны тәрбияләү гади эш түгел. Чөнки алар кирәгеннән артык хәрәкәтчән, тавышлы, ярсучан, ул бернинди кагыйдәгә буйсынмый, уенчык өчен иптәшләре белән конфликтка керә. Өлкәннәрнең кисәтүен кабул итми, үпкәли.
 


Сангвиник. Тыныч холыклы балалар турында без шулай дибез. Андый балаларның нерв системасы нык, тыныч. Тышкы яктан алар холерикка охшаган: актив, тиз һәм хәрәкәтчән сөйләшә. Әмма бу тышкы яктан гына. Чынында, сангвиникның кәефе һәрвакыт яхшы, ул шат күңелле. Алар тиз йоклап китә һәм тиз уяна. Чабып йөргән җирдән китап укырга утыру алар өчен кыен түгел. Сангвиникларның үзенчәлеге — төрле шартларга тиз җайлашалар, куелган тәртипкә бернинди авырлыксыз күнегә алалар, өлкәннәр сүзен бер әйткәннән тыңлыйлар, кушканны теләп үтиләр. Алар тиз аралашучан, дусларны да тиз табалар, иптәшләренә боера да, аларга буйсына да алалар. Ул күргән-ишеткә- нен шундук барлый, кызыксына, сораулар яудыра. Мондый бала хакында “проблемасыз”, диләр.


 
Флегматик. Мондый характерлы бала тыныч холыклы, нык, әмма салмак хәрәкәтле нерв системасына ия. Нәни чакта үзен тыныч тота: күп йоклый, уянгач, тыныч кына ята, сирәк елый, сирәк көлә. Бала авырлык белән йоклап китә һәм авырлык белән уяна. Йокысыннан бик озак “уянып җитә” алмый. Ул күзгә ташланып тормый: әкрен көлә, мимикалары артык сизелми, артык хәрәкәт ясамый, туктап-туктап сөйләшә. Бер эшкә керешсә, озак һәм армыйча шөгыльләнергә мөмкин. Флегматик баланы чыгырыннан чыгару җиңел түгел. Эшкә бик озак өйрәнсә дә, төпле итеп өйрәнә. Ул яңалыкны шундук кабул итмәскә дә мөмкин. Шуның аркасында проблемалар килеп чыгуы да ихтимал. Бакча режимына андый холыклы бала озак ияләшә, әнисеннән елап кала, уеннарда катнашмый. Флегматиклар кунакта үзләрен уңайсыз хис итәләр, яңа кешеләр белән теләмичә танышалар.
Балагыздагы шушы үзенчәлекләрне белеп алсагыз, аны тәрбияләргә күпкә җиңелрәк булыр.

 
 

Ата-анага киңәшләр:

Сангвиник балага таләпчән һәм каты торыгыз. Аз гына гаебен дә, әйтик, уенчыкларын җыештырмавын игътибар үзәгеннән читтә калдырмагыз. Башлаган эшен ахырынача җиткерсен. Кушкан йомышны начар башкарса, яңадан эшләтегез. Балагызны дуслашырга өйрәтегез.
 
Холерик баланың активлыгын куәтләгез. Аның белән тыныч, салмак-әкрен, әмма таләпчән сөйләшегез. Бәлкем, аны телевизион тапшырулар, кино карау, китап укуларда чикләргә кирәктер. Йокыга ике сәгать кала тыныч уеннар гына уйнатыгыз. Холерикларга өстәл уеннары — конструктор, рәсем ясау һәм башкалар тәкъдим ителә.
 
Флегматиклар белән кычкырып, янап, боерып сөйләшмәгез. Нерв системасына зыян китерүегез бар. Балагызны күп көч таләп итә торган эшләрдән читләштермәгез. Аңа ярышып уйный торган уеннар файдалы. Мәсәлән, гимнастика, йөзү, йөгерү...
Аны башлаган эшеннән кискен туктатырга ярамый.
 
Меланхоликның кәефен бозу бик тиз. Ул үпкәли, елый башлый. Тик аны шатландыру да җиңел. Аның белән артык таләпчән булмагыз, ачуланмагыз, җәза бирмәгез, сүзегезне — тавышыгызны күтәрмичә, йомшак, әмма үтемле итеп әйтегез. Мондый балалар үзләренә ышанып бетмиләр: “Минем барып чыкмый, миннән көләрләр”, — дип баштан ук борчылып куялар. Ул күбрәк спорт белән шөгыльләнсен, физик эшләрне әти-әнисе белән бергәләп башкарсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар