Балаңны чит кеше ачуланса

 

Мондый хәл еш кына балалар уйнаган комлыкта, балалар бакчасында, мәктәптә күзәтелә. Кызганыч, бездә әле бар кеше дә балага хөрмәт белән карарга кирәклекне уйламый. Кайвакыт чит кешенең агрессиясенә кечкенә бала гына түгел, олы кеше дә ничек җавап кайтырырга белми.

Олы кеше каршында бала көчсез, ул үзен-үзе яклый алмый. Әгәр дә аны үзенең якын кешесе (әти-әнисе, әби-бабасы, апа-абыйлары) ачулана икән, күп очракта бала моны норма буларак кабул итә, чөнки якын кешесеннән үзенә куркыныч янамаганын белә. Ачуланучы белән үзарадагы якын мөнәсәбәтләр аның таянычы булып тора. Әмма баланы чит кеше ачулана икән, ул  аны үзенә куркыныч янау итеп кабул итә, чөнки, көчләрнең тигез түгелеген аңлый, олы кешенең үзеннән өстенлеген абайлый.


Мәсәлән, шундый хәлне күз алдына китерик: улыгыз башка бер малайның уенчыгын алган, хәзер аны бирергә теләми. Теге малайның әнисе балагызны ачуланып, аны тәрбияләмәкче була.


Бала үзен хәвефсез итеп тойсын өчен, әни кеше иң беренче чиратта баласын ул кешедән капларга – ягъни ике арага басарга тиеш. Шул рәвешле әни кеше низагны горизонталь буенча тигезли, ягъни аны баладан үзенә күчерә. Иң элек теге әни белән исәнләшергә, танышырга һәм ни булганын сорарга кирәк. Болай сез балагызга да тәрбиялелек үрнәге күрсәтәчәксез.


Хәзер инде сезгә үз балагызны ихтирам итүегезне белдерергә кирәк. Моның өчен сез аның янына чүгәлисез, ягъни психологик яктан аның белән тигезләшәсез. Сез балагызның ул уенчыкны начар ният белән алмавын, аның әйбәт, тәртипле малай булуын беләсез бит. Хәзер улыгызга бик авыр булуын да чамалыйсыз. Балагыз сезнең йөздән, күзләрегездән үзен аңлавыгызны, аны ачуланмавыгызны, аның яклы булуыгызны тоярга тиеш. Шуңа да балага ачу белән түгел, яратып, кайгыртып карарга тиешсез. «Улым, бу кем уенчыгы?» дип сорагыз. Аны хуҗасына кире кайтырырга кирәклеген әйтегез. «Син дә яраткан уенчыгыңны кемдер булса алуын теләмәс идең бит», – диегез.


Дөрестән дә, улыгыз, явыз нияттән булмаса да, кеше әйберсенә тияргә ярамый дигән кагыйдәне бозган бит. Димәк, теге әнидән гафу үтенәсез (балагыз өйрәнеп торсын өчен дә кирәк бу). Балалар гел очрашып торганлыктан, мондый хәлнең тагын да кабатлануын күздә тотып: «Киләчәктә улыма кагылышлы шундый проблемалар килеп чыкса, зинһар, балага түгел, минем үземә әйтегез», – дисез. Моны ишетеп, бала үзенең кадерле булуын, сезнең аны бер кешедән дә рәнҗеттермәвегезне төшенәчәк. Ә бу аның өчен бик мөһим.


Улыгызның чит кеше уенчыгына кагылуында аны урлап, үзенеке итү нияте булмаган. Шуңа да бу очракны хаталану очрагы гына дип бәяләп, балага бернинди дә җәза бирмибез. Өстәвенә, теге әнинең ачулануы аның өчен инде болай да җәза булды.


Бала боларны бераз онытып, тынычланганчы, бу хакта башкача сүз кузгатып, исенә төшермибез. Ләкин бераздан, кеше әйберсенә тияргә ярамаганын, әгәр дә берәр уенчык белән уйныйсы килсә, иң элек аның кемнеке икәнен белергә һәм хуҗасыннан рөхсәт сорарга кирәген әйтәбез. Мөмкинлегегез булса, бала бик ошаткан теге уенчыкны бәйрәмгә бүләк тә итәргә тырышыгыз. «Минем беркайчан да андый уенчыгым булмый инде», – дигән уй күңелендә калмасын.


 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...