Аша инде!

Нәрсә бирсәң шуны ашаган баладан да рәхәте юк. Ә менә ашамаса нишләргә?!
Авырган чагында баланың аппетиты бетүе, ашыйсы килмәве гаҗәп түгел. Савыккач ашар әле. Ләкин кайбер бала таза-сау килеш тә начар ашый. Мондый очракта, беренчедән, балагызның кем булуына игътибар итегез: «ябалак»мы ул, әллә «тургай»мы? «Төнге кош» бик соң уяна, торуга ук ашамый. Киреләнә дип уйламагыз, «ябалак» баланың азык эшкәртү системасы әкрен «уяна», бавыры тиешенчә, кирәкле микъдарда үт суы эшкәртеп җиткерә алмый, ашказаны асты бизләре майлы кислоталарны эретеп бетерергә әзер түгел. Шуңа күрә солы боткасын яисә йомырка тәбәсен күрү дә баланың күңелен болгата.Балагызны уянуга ук түгел, ә сәгать ярымнардан соң җиңелчә генә ашатыгыз: майсыз йогурт, җимешле күмәч ише әйберләр бирегез. Аппетиты күтәрелсен өчен бер-ике йотым минераль су яисә сок тәкъдим итегез. Төшке һәм кичке ашны да бер-ике сәгатькә соңгарак күчерегез.
Икенчедән, балагызны гел бер вакытта ашатыгыз. Физиологларның әйтүенә караганда, шулай иткәндә, организм, азык үзләштерүгә алдан ук әзерләнә башлый. Иртәнге, төшке һәм кичке аш арасында печенье, конфет ише әйберләрне онытыгыз!
Өченчедән, балага үзе ярата торган ризыкларны бирегез. Сезгә тәмле һәм файдалы тоелганны ул ошатмаска мөмкин. Пешкән балыкка, әчкелтем тәм килеп торган бавырга, тамакка «тыгылып» интектергән эремчеккә дә исе китми аның. Бәлкем балыкны балык котлеты, ә бавырны паштет итеп әзерләп караргадыр? Гомумән, бала-чага ашауга килгәндә үтә нәзберек ул.
Дүртенчедән, һаман бер ботка булмас бит инде. әгәр дә ботка өстенә варенье яисә җимешләр белән кояш сурәте ясап куйсагыз?! Пешкән йомырканы әйтик, урталай бүлеп, өстенә помидордан эшләпә кидертеп, гөмбә формасында тәкъдим итсәгез… Матур бит, кызыгып ашарсың…
Бишенчедән, баланы, уйнаган җиреннән бүлеп, ашарга чакырмагыз. Уен белән мавыккан нәниегезне берни белән дә кызыктыра алмаячаксыз. Шундый вакытта «кухня» аның уен бүлмәсенә күчә.
Шулай да, ашауга битарафлар күп очракта вак сөякле, кечкенә гәүдәле, аз хәрәкәтчән балалар арасында очрый. Аларга ярап булмый. Яраткан ризыклары да юк сыман. Ашау аларга кызык түгел. Андый баланы әти-әнисе уен белән мавыктырып ашатырга тырыша. Ләкин ул барыбер ашамый, чемченеп кенә утыра. Моңа карап, бала авырый дигән нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Сәламәт ул, тик кирәкле дозада витамин һәм микроэлементлар кабул итеп кенә җиткерә алмый. Шуңа да витаминнар кулланыгыз.
Һәм соңгысы, әз ашый торган балагызны (ә бу күбрәк дүрт яшь белән алты яшь арасында була) «әти өчен», «әни өчен», «әби өчен», дип ирексезләмәгез: авырлыгы, буе нормаль булса, борчылыр сәбәп юк. Әгәр дә инде ул, аппетиты булмау белән бергә, баш авыртудан зарланса; тиз арыса; чирләсә; еш коса башласа; эче катып китсә; температурасы күтәрелсә, йә кинәт төшеп китсә; авырлыгын югалта башласа; гел «туңам» дип зарланса, кичекмәстән, балалар табибына мөрәҗәгать итегез!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.