Ахирәтләргә киңәшләр

Дус кызыгыз кияүгә чыкканчы, сез тигез идегез: икегез дә укыйсыз (эшлисез), бергәләшеп ял итәсез, күңел ачасыз, шатлыкларны бергә уртаклашасыз, хәсрәтләрне бергә, проблемаларны иңгә-иң куеп хәл итәсез.
Матурлык салонына барсагыз, берегез – массаж, икенчегез маникюр ясата; кибеттә дә бер-берегез өчен – стилист. Маҗараларны бергә табасыз – борылып карасаң, сагынып сөйләрлек хатирәләр шактый. Егетләр мәсьәләсендә фикерләр бераз үзгә булса да, социаль хәлегез уртак: икегез дә менә дигән булачак кәләшләр... иде.
Һәм көннәрдән бер көнне ахирәтегезнең күкләрдә укылган никах сәгате сукты да, ул ир хатынына әйләнде. Аннан, тугыз ай узуга, әни булып куйды. Әйтерсең лә, тормыш эстафетасындагы таякны ул алданрак эләктерде...
Юллар әкренләп аерыла кебек – һәркайсыгыз үз дөньясында яши хәзер. Әмма дуслыктан алай гына баш тартып буламыни? Һәм көннәрдән бер көнне сез ахирәтегезгә шалтыратып, кунакка килергә җыенуыгыз турында хәбәр итәсез. Бу җөмләдә «кунакка» сүзен кызыл белән язасым килә, чөнки ахирәтегез бәби тапканчы аларга кунакка килеп йөргән булсагыз, монысы ул барулардан бөтенләй аерылачак.
Иң яхшысы: бәбигә нинди бүләк алып килергә икәнен алдан белешегез. Әлбәттә, сез, үзегезчә, матур да, кыйммәтле дә бүләк алырга мөмкин. Ләкин бәби тугач, аны туганнары, якын кешеләре киләсе ике-өч елга җитәрлек кием-салым, уенчык белән тәэмин итеп куя: сезнеке мең дә беренче күлмәк булуы ихтимал.
Бу – беренчедән. Икенчедән, әни кеше балага әйбер алганда, һәрнәрсәнең составын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыга, зыянлы булырдай әйберләрне матур, дип тормый, бракка чыгара. Хәтта ки дус кызыгызның моңа кадәр андый гадәте булмаса да, ул сез күрмәгән арада кинәт кенә параноикка әйләнгән. Ә менә кабы белән подгузник алсагыз – оттырмассыз. Дус кызыгыз моның өчен сезгә әле бик озак рәхмәт укыр. Бигрәк тә эшкуар яки күп акчалар алып эшли торган түрәгә кияүгә чыкмаган булса, ихтимал, ул әле коляска, карават һәм бала өчен кирәкле булган бихисап әйберләрне сатып алганнан соң, экономияли дә башлагандыр.
Ни дисәң дә, өч кешелек гаиләдә бер әти кешенең генә эшләве сиздерә ул.
Үзенә бүләккә исә яраткан авторының яңа китабын алып килергә була. Моның белән сез дус кызыгызның бу дөнья кешесе икәнен исенә төшерерсез. Югыйсә соңгы ике-өч айда ул үзе турында бөтенләй онытты, кибеткә чыкканда (кибеткә чыгу – дөнья тирәли сәяхәткә тиң!) балалар әйберләре сатыла торган бүлектән узганы юк. Ә инде кайчандыр интеллектуалка булуын социаль челтәрләрдә бик күптәннән яңартылмаган сәхифәләре генә искә төшереп тора. Аның каруы, ул хәзер педиатрия буенча үзе дә күпмедер дәрәҗәдә лекцияләр укый ала. Теләсә кемгә, хәтта сезгә дә. Шуңа да тамак кырып, бу турыда вакыты җиткәч сорашырмын әле, дип бүлдерергә дә мөмкин.
Ишек ачылуга дус кызыгыз урынына аңа охшаган кешене күрсәгез, аптырап калмагыз. Бу – ул, ләкин бизәнмәгән, бары түгәрәкләнгән генә. Кайчандыр
үзенә генә күңелсез булмасын өчен сезне дә мәҗбүри диетада тоткан кеше шушы инде, шушы. Бәлки болай күбрәк тә килешәдер әле үзенә. Гәрчә бала тапканнан соң, котылгысыз рәвештә үзенә сөйрәп ала торган депрессия галәмәте дә булырга мөмкин аның бу кыяфәте. Әгәр шулай икән, сез – аның өчен коткаручы. Бүген генә булса да.
Кайчандыр юылмаган савыт тормасын, дип, яңа пешкән ашны да түгеп, кәстрүлен юып куя торган дустыгызның раковинасына күз салыгыз. Тау кадәр өелгәнме? Чәй кайнаган арада аны юа торсагыз да була.
Сүз уңаеннан, килешли аның яраткан ризыгын алсагыз да була. Баласына аллергия бирерлек булмаса, әлбәттә. Яисә, килгәч, үзегез пешерегез. Шулай ук кер үтүкләргә, дустыгызны ваннага юынырга кертеп җибәреп, бала карап торырга да мөмкин. Баланы киендереп бирүен сорап, урамга алып чыгып китәргә дә була. Иркенләп юынсын – соңгы ике-өч айда ул, бәлки, өстенә су гына коеп чыгадыр.
Дус кызыгызның сезнең белән сөйләшеп утырырга да вакыты кала икән, иманым камил, ул сезгә бала тудыру йортында күргәннәрен сөйләячәк. Әзер булыгыз, сабырлыгыгызны туплагыз. Әлбәттә, сезнең өчен кызык тема түгел, чөнки сез әле анда булмадыгыз, сезнең өчен бикле дөнья ул. Дус кызыгызга исә анда күргәннәре турында кат-кат сөйләргә – эчен бушатырга кирәк.
Нишләп бу мәшәкатьләрне ире дә азрак үз өстенә алмый икән, дигән вәсвәсәле уй үтмәдеме башыгыздан? Дөрсен әйтәм, дус кызыгыз да бу хакта иренә үпкә белдереп караган инде. «Миңа булышмыйсың, без сине күрмибез, иртән китәсең, кич кайтасың», янәсе. Ире дәшмәде. Ләкин аның мәшәкатьләре дә бихисап булып чыкты: гаилә хакына эшли, аптекадан – дарулар, кибетләрдән бөтен кирәк-яракны алып кайта... Кайда ватылган, кайда кителгән – төзәтә. Квитанцияләр, кредитлар вакытында түләнеп бара, өйдә телефон, интернет ише коммуникацияләр төгәл эшләве – аның өстендә. Ял көннәрендә бала белән саф һавада йөри.
Йә ничек? Кунак булу ошыймы сезгә? Тизрәк кияүгә чыгып, бәби алып кайтасы килү теләге сүрелмәдеме әле? Арыдыгызмы? Ахирәтегез хакына түзәсез инде:
ул көн дә башкара бит бу эшләрне. Аның һәр минуты исәптә, эш режимыннан бераз тайпылдымы, бөтен көненең асты-өскә килә. Шуңа да кунакка килгәч, сезгә тиешле игътибар күрсәтә алмаса, үпкәләмәгез. Ярдәм итегез, югыйсә нинди ахирәт инде сез? Ул моны гомерендә дә онытмаячак. Һәм үз чиратында сезгә дә шундый ук игелекләр кылачак. Әгәр оныта икән – бигайбә. Игелек эшлә дә суга сал, диләрме әле?
P. S. Һәм сез шалтыратканда, телефонын алмаса, зинһар, үпкәләмәгез. Юк, ул эреләнмәгән. Борынын да күтәрмәгән. Ул элеккечә сезне сагына, хөрмәт итә, дуслыкның кадерен белә. Телефон алмавының сәбәбе исә бик гади – вакыты юк. Вакыты булгач, үзе шалтыратыр. Бүген булмаса, берәр айдан.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
Вәгъдә йөзеге Җамалия әби җырлый-җырлый җеп эрли. Тәрәздән кергән кояш нурлары аның ак яулыгына, кара бөрчекләр төшерелгән ситсы күлмәгенә төшә...
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.